Советск (Киров өлкәсе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
шәһәр (1937 елдан)
Советск
чирм. Кукарка
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Русия
Өлкә Киров өлкәсе
Район Советск районы
Координаталар 57°36′04.7″ т. к. 48°56'19.0" кч. о. (G)
Беренче телгә алу 1594
Элеккеге исемнәр 1918 елга кадәр: Кукарка
Мәркәз биеклеге 100 м
Халык саны 16 592 кеше (2010)
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 83375
Почта индексы 613340
Рәсми сайт http://sovetsk.moy.su/
Советск (Киров өлкәсе) (Россия)
Red pog.png
Советск (Киров өлкәсе) (Киров өлкәсе)
Red pog.png


Советск (рус. Советск), (чирм. Кукарка) — Киров өлкәсендәге кече шәһәр, Советск районының административ үзәге.

Халык саны — 16 592 кеше (2010).[1]

География[үзгәртү]

Шәһәр Нократка Пижма елгасы кушылу урыны янында, Кировтан 140 километр көньяк-көнбатыштарак урнашкан. Якындагы тимер юл станциясе — Котельнич (103 километр ераклыкта).

Тарих[үзгәртү]

Советск 1594 елда марилар җирләрендә Кукарка бистәсе буларак нигезләнә.

XVIIIXIX гасырларда — Вятка губернасының эре сәүдә һәм һөнәрчелек үзәге.

1918 елда Вятка губернасы башкарма комитеты карары буенча Кукарка бистәсенә Советск шәһәре исеме кушыла, ләкин рәсми рәвештә Советск шәһәр статусны 1937 елда гына ала.

Халык[үзгәртү]

1939[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[1]
~10 800 14 643 17 027 18 436 19 368 18 167 16 652

Милли состав (2002): руслар — 95,3%, марилар — 1,5%.[8]

Икътисад[үзгәртү]

Ит комбинаты, май ясау заводы, азык-төлек комбинаты. Басылган аяк киеме, перчаткалар, тегү фабрикалары.

Агач эшкәртү комбинаты. Элеватор.

Танылган шәхесләр[үзгәртү]

Галерея[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]