Совет хәрби мемориалы (Панков)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Совет хәрби мемориалы (Панков) latin yazuında])
Мемориал
Панковтагы Совет хәрби мемориалы
Шәһәр Берлин
Сынчы И.Г. Першудчев
Төзелеш 19471949 еллар
Биеклек 33,5 метр
Сайт berlin.de/senuvk/umwelt/stadtgruen/friedhoefe_begraebnisstaetten/de/sowjet_ehrenmale/schoenholzerheide/index.shtml

Совет гаскәре хәрбиләренә зират-һәйкәл

Панковтагы Совет хәрби мемориалы яки рәсми атамасы - Совет гаскәре хәрбиләренә зират-һәйкәл (алманча Sowjetische Ehrenmal in der Schönholzer Heide) - Берлин өчен сугышта һәлак булган совет гаскәриләренә багышланган мемориаль комплекс. Берлинның Панков бүлгесендә урнашкан. Берлиндагы өч Совет хәрби мемориалынның берсе (тагын Азат итүче гаскәри һәм Һәлак булган совет гаскәриләренә һәйкәл (Тиргартен) бар).

Мемориалда 13 200 чамалап совет гаскәрие күмелгән, аларның 3180 исеме билгеле. Берлин өчен сугышта 75000 совет хәрбие һәлак булган.

Мемориал үзәгендә 33,5 м биеклегендәге сиенит баганасы тора, тирәсендә һәлак булган совет гаскәриләре исемнәре белән 100 бронза тактасы һәм 8 күмү кыры урнашкан, һәр кырда 1182 кеше җирләнгән.

2011-2013 елларда мемориалның тулы реставрациясе уза.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]