Статистик физика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Статисти́к фи́зикафизиканың, ихтималлык теориясе ысуллары белән тигезләнеш, яисә тигезләнештә булмаган халәттәге элементар кисәкчекләр системаларының торышын өйрәнүче бүлеге. Статистик физиканы тигезләнешле һәм тигезләнешсез (физик кинетика) бүлекләргә бүләләр.

Гадәттә, мондый системаларны тикшергәндә һәрбер конкрет кисәкчекнең үз-үзен тотышы игътибарга лаек. Статистик физика системаның кисәкчекләренең хәрәкәтеннән, тулаем системаның уртачаланган эволюциясе төзелгәнен тасвирлый.

Статистик физика күп реаль системаларның – идеаль газларның, реаль газларның, квант газларның, гади конденсацияләнгән тирәлекләрнең ( мәсәлән, идеаль кристаллларның, спин чылбырларының) термодинамика нәтиҗәләрен бирә. Аерым очракта, ул термодинамикада кулланылган термодинамик энтропия, термодинамик эш, эчке энергия тигезләмәләрен бирә һәм энтропиянең кимемәү законын аңлата.

Тигезләнешсез статистик механика һәм физик кинетикасистеманың ничек билгеле тигезләнеш хәленә кергәнен өйрәнә. Статистик физиканың ысуллары атом һәм молекулаларга гына түгел, ә башка системаларга карата да кулланылырга мөмкин. Статистик физиканың ярашлы бүлекчәсен катлаулы системалар физикасы дип атарга мөмкин.

Моны да карагыз[үзгәртү]