Стәрлетамак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
1781
Стәрлетамак
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Русия
Төбәк Башкортстан
Район Стәрлетамак районы
Координаталар 53°38′00″ т. к. 55°57'00" кч. о. (G)
Шәһәр башлыгы Алексей Изотов
Халык саны Green Arrow Up Darker.svg273 394 кеше (2010)
Телефон коды +7 3473
Почта индексы 453100
Рәсми сайт http://starletamaq.narod.ru/
Стәрлетамак (Россия)
Red pog.png
Стәрлетамак (Башкортостан)
Red pog.png


Стәрлетамак (рус. Стерлитамак) шәһәре — зурлыгы буенча Башкортстанның икенче каласы, зур үсеш алган индустрияле, бай мәдәни-милли мираслы һәм чирек миллионлы Көньяк Уралның шактый зур Татар мегаполисы. Стәрлетамак районы үзәге. 2010 елның 1 гыйнварына 273 394 кеше яши[1]. Агыйдел урта агымының уң ярында, Ашказар һәм Стәрле елгалары кушылган җирдә урнашкан. Стәрле сүзе фарсы телендә су дигәнне аңлата. Шәһәр, нигездә, сода чыгару, каучук эшләү белән бөтен ил күләмендә танылган.[2]

Тарихи мәгълүматлар[үзгәртү]

«Стәрлетамак» исемле татар авылы турында беренче мәгълүматлар 1747 елдан килә. Тарихи документларына таянып, 1762 елның 8 маенда үткән 3 нче ревизия (халык санын алу) буенча Юрматы олысы (улус, волость) Юлдаш-бәк Котлы җирендә урнашкан татар СтәрлеТамак(борыңгы кагәзьдә нәкъ шулай язылган) авылында ошбу кешеләре яшәгән:

  1. Казан губернасы Зөя өязенең Ишәй-морза командасын татар Танай Торай авылыннан килгән Уразай Али (яше: 1747 елда — 35 яшь, 1762 елда — 50 яшь), аның хатыны Тимәй морзаның татар Борнаш авылыннан Үлмәс Али ирдән 2 яшькә олырак булган, балалары — 10 яшьле Сәйдаш һәм 8 яшьле Шәрип.
  2. Казан губернасы Зөя өязе Идрис Тинәй авылында бертуган Уразай (47-62), Сәет (30-45) һәм Илмәт (25-40) Ишкә; Уразайның 2 хатыны, Сәетнең хатыны Хәнифә вә үги малае Али Атна, Илмәтнең 25 яшьтән алып 35 яшькә тиклем 4 хатыны һәм 2 кызыкай булган.
  3. татар Пүчинкә авылыннан килгән Курамша Уразмәт(32-48) 55 яшьле татар Карлыман авылында туган хатыны Мөкминә Хуҗа һәм аларның өйләнмәгән 29 — яшьлек Бәйрәм малае белән;
  4. Татар Каргалысы авылыннан булган Сөләт Аймәт, аның сеңеле һәм 36 яшьле сеңеленең ире Йосып Якуп ...

1917 елда урыс патшасын бәреп төшерүгә кадәр Стәрлетамакта төгәл милли чикләре булган – татарлар славяннар белән бергә яшәргә теләмәделәр. Хәтта урысча “мырылдау” (сөйләшү) — искеткеч оятсызлык саналган. Шуңа күрә калабыз нәкъ 2 кисәктән торган — Татар бистәсе вә христиан (урыс белән мукшы) бистәсе Дворянский урамы (хәзер Тынычлык(Мир) урамы) һәм Базар мәйданы (хәзер "Салават" кинотеатры) белән аерылып торган. Дыуарянскидан Стәрле елгасына кадәр Татарлар яшәгәннәр, Дыуарянскидан Ашказарга тиклем — калганнары. Сайган татар бистәсе Стәрлетамак янында Усман тавына(хәзер "Содовик" стадионы") кадәр торган. Михайловка авылында (1960нчы елларда шәһәргә кушылган) мордва яшәгән. Косяковка авылында (Строймаш бистәсе янында) чуаш халкы яшәгән.

Стәрлетамак татарларында 4 мәхәллә — мөселман җәмгыяте булган. Шуңа күрә, Стәрледә 4 татар мәчете (3 агачтан, 1 — таштан) булган.

1906 елда шәһәрдә китаплар тарату һәм бастыру максатында татар "Каләм" ширкәте оештырыла. 1910 елда Стәрлетамакта Базар мәйданында(Олы Заводский — Мәчет урамнары почмагында) Татар "Нур" нәшрияте барлыкка килә. Аның директоры Сәйфи әфәнде Фәйзи була. Бу татар нәшриятендә татарча чыккан китаплары: Галимҗан Ибраһим "Татар хатынының язмышы", Сафуан Якшыгол "Башкорт вакыйгалары", Зия Ярмәки "Күрсәтермен!", Зия Үлмәти "Башкорт кәвем җырлары вә бәетләре" һ.б.[3]

Тарихи хроникасы[үзгәртү]

  • 1919, ноябрь — Iнче Бәләкәй Башкордистанның большевиклар (РКП(б) конференциясе.
  • 1919, декабрь — Башкорт сператистлары аерым Башкорт Шурави Республикасы оештыру аркасында Татар — Башкорт Республикасы оештыру турындагы декреты юка чыга. Шуннан соң аерым Татар Республикасы — Татарстан оештырыла. Уфа губернасы (Стәрлетамак шул исәптә) бәхәсле территория булып кала һәм урындагы референдумнар буенча бүленелергә тиеш иде.
  • 1919, декабрь — Вәлиулла Мортазин-Иманский җитәкләгән Стәрлетамак татар драма театрына «башкорт» статусы бирелә (хәзер Уфадагы Башкорт дәүләт академия театры), ул биредә 1922 елга кадәр, Уфага күченгәнче уйнады. Башкорт сөйләшендәге язма булдыруына кадәр (1924 елга кадәр) бөтен спектакльләре татарча уйнала.
  • 1920, июль — I Бәләкәй Башкордистан Шуралар җыены.
  • 1921, июль — II Бәләкәй Башкордистан Шуралар җыены.
  • 1922, март — Стәрлетамак татар театры сәхнәсендә Хәбибулла — әфәнде Ибраһим язган «Башмагым» музыкаль комедия беренче тапкыр куела.
  • 1922, 14 июнь — Уфа губернасы бетерелә һәм аның территориясенең зурлыгы, шул исәптә Стәрлетамак өязе, Бәләкәй Башкордистанга кушыла(Башкорт Шурави Республикасы – БШР). БШРның башкаласы Стәрлетамактан Уфага күчерелә. Бәләкәй Башкордистан Хөкүмәте Уфага күчә. БШРга кушылу турында урындагы референдумнары үткәрелми.
  • 1922, 10 декабрь — Стәрлетамакка электр уты килә
  • 1923 — хезмәт кануннары буенча һәм Башоблсовпроф ризалыгы белән БАССРда Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме вә Мәүлид — бәйрәмнәрен — ял көннәре дип игълан итәләр
  • 1924 — «Фәрман» аэропланы өчен утыру мәйданчыгы ясалган. «Уфа-Стәрлетамак-Уфа» авиарейсы ачыла
  • 1925 — БАССРда татарларда шәригать вә гадәткә нигезләнгән мөселман мәхкәмәсе(суды) тыелган. Шул вакыттан бөтен мәхкәмәләре Русия — РСФСР кануннарына буйсына.
  • 1926 — БАССРның ЦИК һәм СНК «башкорт дәүләт теле» сүзләренә карап «урындагы татар теле»н уйларга.
  • 1927 — Стәрлетамакның татар халкы саны 7 140 кеше тәшкил иткән.
  • 1930 — Стәрлетамак яңа оештырылган Стәрлетамак районының үзәге.
  • 1931 — Стәрлетамак якларында татар Ишембай авылы янында карамай чыгара башладылар.
  • 1932 — Стәрлетамакта эфирга радиотапшырулар чыга башлаган.
  • 1934 – Куйбышев тимер юлының «Уфа — Стәрлетамак — Ишембай»(177 км) тимер юлы төзелгән.
  • 1945 — Икенче Дөньяви сугыш беткәннән соң урыс өлкәләрдән сәбәп табып күчеп килгәннәрнең күбесе өйгә кайтудан баш тартты.
  • 1946 — читтән килгән урыслар Баязит йортында урыс драма театры ачалар.
  • 1955 — Шәкетауның өчтән бер өлешен юкка чыгарып Стәрлетамак сода заводы 1 млн. тонн сода җитештергән.
  • 1957 — Стәрлетамак ТЭЦы эшли башлаган.
  • 1958 — Синтетик кaучук(СК) заводын һәм сода-цемент комбинатын төзү дип сәбәп табып Стәрлетамак Бөтен СССР комсомол төзелеше игълан ителгән булган. Шуның аркасында татар Стәрлетамагыбызга маҗара белән яңа сизүләр үз өстенә эзләп эш көче булып Русия, Белоруссия, Украина һ.б. дан меңнәрләп надан комсомолчылар күчеп киләләр. Шулай итеп Стәрлетамакта ашамлык та кием-салым да торак урыннарын-йортларын төп халкына да җитми башлый.
  • 1960 — урыс өлкәләрдән иммигрантлар күчеп килер өчен Стәрлетамакта 2-заллы «Салават» кинотеатры төзелә.
  • 1961 — троллейбуслар йөрү өчен юлы эшли башлады. Троллейбус хәрәкәте вакытында барлык язмалар вә игъланнары урыс телендә генә бирелә. Шушы хәл каты рәвештә үткәрелгән урыслаштыруы турында сөйли.
  • 1963 — интернационализм һәм "халыклар дуслыгы" дигән булып шәһәрдә яшәгән татарларның бөтен тормыш якларын, берсен дә калдырмыйча, урыслаштыру башлана Массакүләм төп(татар) халкының аңында аңлашылган туган телдән шәхси вә җәмәгати яшәештә баш тартырга чакыралар. Урындагы(милли) телләрнең кулланышын ясалма рәвештә тараю сәясәте үткәрелә.
  • 1964 — Стәрлетамакта бөтен татар мәктәпләре ябыла. Татар укучылары аңлаешлы туган телендә укырга хокугыннан мәхрүм ителгән булган. Өстәмә аларны урыс мәктәпләренә күчереп чит (урыс) телендә укырга мәҗбүрлиләр.
  • 1966 — "Искра" урыс исемле кинотеатр төзелгән.
  • 1967 — Икенче Дөньяви сугышында һәлак булган Стәрлетамактагы җәүгир(гаскәр)ләре истәлегенә "Мәңгелек ут" һәйкәле ачылган (урыс скульпторы М. — әфәнде Шабалтин юри славян кыяфәтле салдатны сурәтләнгән).
  • 1972 — Сода — цемент комбинатының тоз суы булдыру цехында вакытыннан алдан 10 млн. кубометр тоз суы булдырылган. Шул сәбәптә Шәкетауның җир өсте өлеше бүтенләй юкка чыкты, тауның исе дә калмаган.
  • 1973 — Латыйп/ов/ (искечә — Бохара) урамы, 47нче йорт адресы буенча урнашкан татар мәчетенә 100 ел тула.
  • 1981 — Мәскәү(Русия)дән килгән боерыгы буенча бүтенләй кирәк булмаган күн-аяк киеме комбинатын төзүе башалана.
  • 1982 — Югары төгәллекле станоклар(ВТС) заводы төзелгән.
  • 1991 — татар гимназиясен ачу планлаштырыла.
  • 1992 — мэр җитәкләгән шәһәр Хакимияте оештырыла.
  • 1993 — БРның дәүләт Суверенитеты(мөстәкыйльлеге) турында Декларация игълан ителә. Шул вакыттан башлап Стәрлетамак — БРның республикага буйсындырган үз идарә итүче шәһәре була.
  • 2001 — Стәрлетамакта 10 ел үткәч урыс телендә укытылган татар гимназиясе эшли башлаган.
  • 2002 — Стәрлетамакта бердән-бер шәһри (җәмәгати) «Мәйдан» татар гәзите ябыла.
  • 2003 — Латыйп/ов/ (искечә — Бохара) урамы, 47нче йорт адресы буенча урнашкан татар мәчетенә 130 ел тула.
  • 2004 — Бөтенрусия халык исәбен алуы нәтиҗәләре буенча Стәрлетамакның татар телле халкы саны 80 мең кешегә җиткән. Шул вакытта Стәрлетамакта бер дә татар театры, татар филармониясе, татар гәзите, татар ТВсе, татар радиосы юк. Татар балаларының 75%ыннан артык аңлаешлы туган татар телен бер нинди формада да өйрәнмиләр. Стәрлетамакта татар укучыларның 100%-ы чит телдә укытыла.
  • 2005 — Татарстан спонсорлары акчаларына Стәрлетамакның 4 — манаралы "Нур — әл — Иман" мәчетен торгызуы башлана.[3]

Стәрлетамакның татар урамнары[үзгәртү]

Татар Стәрлетамак урамнарны турында беренче дөрес хәбәрләре 1858 елда картограф-әфәнде Эгерц төзегән кала картасында нигезләнгән. Стәрлетамакта тагын 20-30нчы вә 50-60нчы елларында күп нинди урамнарын исемнәрен алмаштыруы булган.

  • Бакча(Садовая)
  • Богдан Хмельницкий: Зират тыкрыгы(1858 елдагы карта буенча) > Верхнеуральский урамы (1890-1920еллар) > Уральский урамы(1920-1954еллар) > Богдан Хмельницкий урамы(1954 елдан башлап)
  • Латыйп/ов/: Иске урам (1858 елдагы карта буенча) > Иске Татар урамы > Бохара урамы(1890 ел) > Лотфулла Латыйп/ов/ урамы
  • Гафури: Яңавыл урамы > Яңавыл Татар урамы >Мәҗит Гафури урамы(1935 елдан башлап)
  • Карл Маркс: Олы Заводский урамы(1858 ел) > Үзәк урам(февраль 1917-1918 еллар) > Карл Маркс урамы(с 1918г.)
  • Комсомольская(Комсомол): Чиркәү урамы(1858 ел) > Базар урамы (1917 елдан Базарны 1930нчы елларда күчүенә кадәр) > Пролетарский урамы(1948 елга кадәр) > Комсомольский урамы(1948 елдан комсомолның 30-еллылыгы уңаеннан)
  • Коммунарлар: Ярминкә урамы("Каучук/ФизкультАкадемия" стадионы — иске Ярминкә мәйданы булган) > Коммунарлар урамы
  • Кутузов: Төрмә тыкрыгы(1858 ел) > Төрмә урамы(1890 — 1924 еллар) > Азатлык урамы(1924 —1946 еллар) > Кутузов (Котдус/ов/) урамы(1946 елдан башлап)
  • Мир(Тынычлык): Дворянский урамы (1858 ел) > Гражданский урамы(февраль 1917 — 1920нчы еллар) > Советский урамы (1920нчы еллар — 1937еллар) > Тынычлык урамы (1959 елдан)
  • Ногъман/ов/: Шәһәрдән чыгу урамы(1858 ел) > Бүлнис урамы(вакытлы исеме) > Шәһәрдән чыгу урамы > Ногъман/ов/ урамы (1964 елдан)
  • Пантелькин: Нагорный урамы > Пантелькин урамы (1967 елдан)
  • Пушкин: Красногородский урамы > Пушкин урамы
  • Ивлев: Печән урамы > Ивлев урамы(1966 елдан)
  • Садовая(Бакча): Соборный тыкрыгы(1858 ел) > Парковый урамы > Садовый (Бакча) урамы
  • Сакко һәм Ванцетти: Быковский тыкрыгы (1858 ел) > Миллионный урамы(1900ел) >Сакко һәм Ванцетти урамы
  • Советская(Совет): Кече Татар урамы(1858 ел) > Советский(Совет) урамы (1920нчы еллар)
  • Тынычлык(Мир)
  • Халтурин: Новый(урыс) урамы > Ашказар урамы (1858 ел) + Кече Заводский урамы(Стәрледән алып Шәһәрдән чыгу/Ногъман/ов/ урамына кадәр) > Степан Халтурин урамы(1920нчы еллардан)
  • Ходайбирде/-ин/: Шафран юлы > Мәчет тыкрыгы(1858 ел) > Мәчет урамы(1890 ел) > Ходайбирде/-ин/ урамы(1925 елдан)
  • Шәфи/ев/ урамы: Кырым урамы (1914 ел) > Шәфи/ев/ урамы
  • 7 Ноябрь: Олы Татар урамы (1858 ел) + Ливәшәү урамы(1858 ел) > 7 Ноябрь урамы(1920нчы еллардан)

Демография[үзгәртү]

1840[4] 1856[5] 1877[6] 1897[7] 1913[5] 1926[5] 1939[5] 1959[8] 1970[9] 1979[10] 1989[11] 2002[12] 2010[13]
3 496 ~5 500 5 779 15 550 ~20 100 ~25 000 ~38 800 111 575 184 894 220 122 247 457 264 362 273 486
  • Стәлетамакта 70 меңләп татар яши, алар халыкның 23%ын тәшкил итә. Шуның өстәвенә 15%тан артык башкорт милләте вәкилләре бар.
  • урыслар — 49%,
  • башкалар — 11%.

Мәгариф[үзгәртү]

Стәрлетамакның үз югары уку йорты — Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе бар.

Стәрлетамакта 38 гомуми урта мәктәп, гимназия һәм лицей арасында 5нче номерлы татар гимназиясе эшли.

Атаклы кешеләр[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel
  2. Ленар Шәех Уфа-Казан арасы. Ничек сукмак саласы?
  3. 3,0 3,1 Стәрлетамак тарихы
  4. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 http://www.mojgorod.ru/r_bashkortst/sterlitamak/
  6. Уфа губернасы торак урыннары исемлеге, 1866
  7. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1595
  8. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  13. Өземтә китерү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок .D0.B3.D0.BA.D1.81 не указан текст

Сылтамалар[үзгәртү]