Су

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
су
водород оксиды
су молекуласы
Химик формула Н2O
Моляр масса 18,01528  г/моль
Эрү темп. 0 °C  K
Кайнау темп. 100 °C  K
Критик нокта 374 °C, 22,064 MПа
Тыгызлык 0,9982  г/см³

Су (водород оксиды) — төссез һәм иссез үтә күренмәле сыеклык. Химик формуласы: Н2O. Каты хәле боз яки кар дип атала, газсыман хәле пар дип. Җир өслегенең 71 % су белән капланган (океаннар, диңгезләр, күлләр, елгалар, полюслардагы бозлыклар).

Су тере организмнарның химик төзелешендә мөһим урын биләп тора.

Иң зур төче су запаслары — поляр бозлыкларда. Ул Җир шарындагы барлык су күләменең 3 процентын тәшкил итә.

Бүген дөньяда кеше файдаланган суның 70 проценты авыл хуҗалыгы җирләрен сугаруга туры килә. Җир шарында елдан-ел арта баручы халыкны азык-төлек белән тәэмин итү максатында авыл хуҗалыгында җитештерүне арттыру мөмкинлекләре фәкать туфракны сугарып эшкәртүгә нигезләнә.

ХХI гасыр урталарында төче су җитмәү мәсьәләсе кискенләшәчәк. Бүген бу проблемадан дөньяның 43 илендә яшәүче 700 миллион кеше җәфа чигә. 2025 елга аларның саны 3 миллиардка җитәчәк, дип фаразлана.

Кеше организмының 70-80 проценты судан гыйбарәт. Судан башка организмның күп кенә функцияләре эшли алмый. Су тән температурасын көйли, организмны чистарта, туклыклы матдәләр белән баета, күзәнәкләргә кислород белән глюкоза җиткерә, көне буена җитәрлек энергия белән баета, тәнне һәм тән тукымаларын сулыландыра, мускулларны ныгыта, ашкайнату системасын нормальләштерә. Кеше тәүлегенә 2-4 литр су эчә, шулай ук 2-2,5 литр су югалта.

22 март — Бөтендөнья су көне. Ул дөньяда — 1993 елдан, Русиядә “Су — тормыш ул” девизы астында 1995 елдан үткәрелә. 2013 елда бу көн Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясе тарафыннан “Халыкара су хезмәттәшлеге көне” дип игълан ителгән.

Сылтамалар[үзгәртү]