Су-24

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Су-24 latin yazuında])
Су-24
Максат бомбага тотучы
Эшкәртүче Калып:Байрак/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Сухой ОКБсы
Эшләп чыгаручы Калып:Байрак/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр БеpᴫеᴦеРоссия байрагы Улан-Удэнский авиазавод
Калып:Байрак/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр БеpᴫеᴦеКалып:Флаг Грузии Тбилисский авиазавод
Баш конструктор Е. С. Фельснер
Беренче очыш 1970 елның 17 гыйнварендә (Т-6-2И)
Статус файдаланыла
Төрләре Су-25УТГ
Су-28
Су-25Т

Су-24 «Грач» — штурмовик Су-24 («Т-8» эшләнмәсе, НАТО кодификациясе буенча: Frogfoot) — Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе/Россия бомбага тотучы очкычы.

Ике урынлы, ике моторлы очкыч үзенең беренче очышын 1967 елда ясаган. Кулланышка 1974 елда кертелгән. Су-24 урынына Россиядә 2010 елга заманчарак Су-34 хәрби очкычын тәкъдим итү планы бар иде.

Россия Су-24 хәрби очкычларын кулланыштан ала.

Модификациялар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авиаһәлакәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

• 30.10.2012 — Чиләбе өлкәсенең Эткүл районында Су-24 бомбалау очкычы төшеп җимерелде. Россия Федерациясе саклану министрлыгы белдерүенчә, очкыч идарәсендә җитешсезлекләр башлангач һәм очкычны коткарып булмаячагы ачыклангач, андагы ике очучы аны кешеләр яшәгән урыннан читкә юнәлткән һәм катапульт белән сикереп котылган. Очкыч тиздән чираттагы төзекләндерүгә озатылырга тиеш булган. Барлык Су-24 очышлары вакытлыча туктатылды.[1]

• 20.10.2011 — Россиянең Амур өлкәсендә Су-24 очкычы каза кичерде. Нәтиҗәдә ике очучы һәлак булды. Воронеждан Воздвиженкага очкан очкыч Украинка аэродромына ягулык алу өчен төшкәндә җимерелән.

Казаның сәбәпләрен хәзер Россия Саклану министрлыгының комиссиясе ачыклый. Беренче мәгълүматларга караганда, очкыч юлга бозык килеш чыккан. Каза очучы хатасы аркасында да килеп чыгарга мөмкин.

Җинаять эше “очу кагыйдәләрен бозу” матдәсе нигезендә тикшерелә.[2]

• 19.06.2009 — Ростов өлкәсендә Су-24 хәрби очкычы төшеп җимерелгән. Очкычтагы 2 очучы пәрәшүт белән сикереп исән калган. Очкыч бер утар янына төшкән, әмма бернинди дә зыян китермәгән.[3]

Сурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]