Су борчалары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Су борчалары latin yazuında])

Су борчалары (Daph­nia) - тармакмыеклы кысласыманнар ыругы. 26 төре билгеле. Татарстан территориясендә дафнияләр pulex, дафнияләр magna, дафнияләр cristata, дафнияләр longispina, дафнияләр cucullata һ.б. очрый. Төче сулыклар планктонында күп.

0,5-6 мм озынлыкта (аталары аналарыннан ваграк); яннарын каплаган үтә күренмәле кабырчык алгы якта томшыксыман орыга күчә, өскә тырпаеп, ишү органы ролен уйнаучы бер пар тармаклы мыекчасы бар. Башында кечкенә мыекчалар пары (кыска мыекчалар) һәм өзлексез хәрәкәтчел катлаулы зур күз урнашкан. Арка ягында, тән һәм кабырчык арасында, йомырка җитлегә торган оя камерасы бар. Дафнияләр аерым җенесле. Ана затлар җәйге чорда партеногенез ысулы белән (аталанудан башка) үрчиләр һәм берничә буын бирәләр. Ата затлар, гадәттә, уңай булмаган шартлар башлангач яки көзен күренәләр. Аталанудан соң ана дафнияләр калын тышча белән капланган 1-2 йомырка сала. Язын алардан ана дафнияләр җитлегә. Дафнияләр бактерияләр, беркүзәнәкле суүсемнәр, иң түбән төзелешлеләр һәм үсемлек детриты кисәкчәләре белән тукланалар.

Балыклар өчен яхшы азык; аквариумчылар тарафыннан үрчетелә. Дафнияләр magna биотест үткәрүдә кулланыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]