Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионаты 2015

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионаты 2015 latin yazuında])
Чара логотибы

Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионаты 2015 (ингл. 16th FINA World Championships 2015, рус. 16-й Чемпионат мира ФИНА по водным видам спорта 2015 года) — 2015 елда Татарстанда, Казан шәһәрендә узучы 16нчы ФИНА су спорт төрләре буенча дөнья беренчелеге. Чара 24 июльдан — 9 августка кадәр узачак. Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты – Халыкара йөзү федерациясе тарафыннан уздырылган су спорт төрләре буенча иң эре халыкара ярышлар. 2015 елгы ярышларда 2,4 мең спортчы, 1800 рәсми зат, 190 илдән вәкилләр катнашыр дип кѳтелә. 2015 елда 6 спорт төре буенча 75 медаль комплекты уйнатылачак, бу — су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары тарихында рекордлы сан. Татар теле - чараның рәсми телләренең берсе булачак.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чара беренче тапкыр 1973 елда Белград шәһәрендә (Югославия) уздырылды. 1978-1998 елларда дөнья чемпионатлары дүрт елга бер тапкыр җәйге Олимпиадалар арасында җөп сандагы елда уздырыла. 2001 елдан башлап чемпионатлар ике елга бер тапкыр так елда үткәрелә 2015 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Рәсәйдә беренче тапкыр узачак. Ярышларны 2011 елның июлендә җиңү яулаган Татарстанның Казан шәһәре кабул итәчәк. Бу бәйгедә ул Һоңкоң һәм Мексиканың Гвадалахара калаларыннан ѳстен чыкты. Шулай ук иң күп рейтинг җыючы халыкара спорт турнирларының берсе. Соңгы тикшеренүләрдән күренгәнчә, чемпионатның бөтен ил буенча гомуми телеаудиториясе 4,5 млрд. тамашачыдан гыйбарәт.

Спорт төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Катнашучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чемпионатта барлыгы 190 ил вәкилләре катнаша.

Җәдвәл (ярышлар тезмәсе)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ачу тантанасы 2015 елның 24 июлендә, ябу тантанасы - 9 августында булачак.[1]

  1   Финаллар саны
  ●   Башка ярышлар
Июль–Август, 2015 24
Җом
25
Шмб
26
Якш
27
Дүш
28
Сиш
29
Чрш
30
Пнҗ
31
Җом
1
Шмб
2
Якш
3
Дүш
4
Сиш
5
Чрш
6
Пнҗ
7
Җом
8
Шмб
9
Якш
Алтын
медальләр
Суга сикерү 2 1 2 2 1 1 1 1 2 13
Хай-дайвинг 1 1 2
Ачык суда йөзү 2 1 1 1 2 7
Йөзү 4 4 5 5 5 5 6 8 42
Синхрон йөзү 1 2 1 1 2 1 1 9
Су полосы 1 1 2
Барлыгы алтын медальләр 5 3 4 3 2 4 2 4 6 4 6 6 5 6 7 8 75
Гомуми 5 9 12 15 17 21 23 27 33 37 43 49 54 60 67 75

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • http://kazan2015.com/tat/ 2015 елның 1 август көнендә архивланган. Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2015-08-07, retrieved 2015-05-29