Сызгыра торган ук

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сызгыра торган ук latin yazuında])

Сызгыра торган ук дип борынгы төркиләр кулланган ук төре атала. Ул чыгарган тавышы белән дошманнарны куркытып пошаманга салыр өчен һәм гаскәргә кая хәрәкәт итәргә кирәклекне белдерер өчен кулланылган. Тавыш чыгарсын өчен укның очлыгында куыш ясала торган булган. Тарих буенча сызгыра торган укларны беренче булып Мөде хан куллана. Алар шулай ук күпмедер вакыт дәвамында Госманлы дәүләте гаскәрләрендә хәрәкәт юнәлешен күрсәтү өчен кулланыла торган була.