Сюита

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сюита latin yazuında])

Сюи́та (фр. Suite — «рәт», «чиратлашу») — музыкада берничә зур өлештән торган циклик форма.

«Сюита» терминының икенче мәгънәсе — берничә биюдән торган музыкаль-хореографик композиция, мәсәлән, «балет сюитасы». Мисаллар: П. И. Чайковский («Щелкунчик», «Спящая красавица», «Лебединое озеро») балетларыннан сюиталары.

Сюита өчен җыр һәм бию белән бәйләнеш булуы үзенчәлекле. Соната һәм симфониядан катгый канунлык булмавы, мөстәкыйльлеге аерып тора.

Сюита — берничә үзаллы өлештән торган, ләкин ниндидер уртак фикергә буйсынган форма. Ул соната формасына кадәр үк һәм бию сәнгатенә бәйле булып туа. Бу формадагы әсәрләрнең югары үрнәген И. C. Бах (1685—1750) һәм Г. Ф. Һендел (1685—1759) бирәләр. Бию сюиталарын П. И. Чайковский (вальс), А. Дворжак («Чех сюитасы»), Г. M. Римский-Корсаков («Шахерезада»), балет сюиталарын C. C. Прокофьев һәм А. И. Хачатурян һ. б иҗат итә.

А. Ключаревның кыллы оркестр өчен язган «Волга буе халыклары темаларына сюита»сы (ул 5 өлештән тора) рус, чуаш, мари, башкорт һәм татар көйләре нигезендә халыклар дуслыгы идеясен гәүдәләндәрә[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гиззәтов К.Т. Ике китап. Икенче китап.: Югары уку йортлары өчен дәреслек/ К.Т. Гиззәтов. - .Казан. Мәгариф, 2006. -479 б.: ISBN 5-7761-1423-3