Сәмәрканд
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
|
Сәмәрканд
|
Сәмәрка́нд (үзб. Samarqand) — дөньядагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе, Согыд тарихи өлкәсе һәм дәүләте мәркәзе, Үзбәкстанның зурлыгы буенча икенче шәһәре, Сәмәрканд өлкәсенең мәркәзе.
Халык исәбе — 388,6 мең кеше (2011).
Ике мең ел артык дәвамында Бөек ефәк юлының мөһим пункты иде. XIV гасырда Аксак Тимер һәм Тимуриләр империясенең башкаласы булды.
Шәһәр диңгез өстеннән 702 м биеклектә урнашкан. Шәһәрнең тарихи үзәге — Регистан мәйданы.
Сәмәркандта Регистан мәйданында Тиллә Кари мәдрәсәсе
Сәмәркандта Регистан мәйданында Ширдар мәдрәсәсе
Сәмәркандта Регистан мәйданында Олугбәк мәдрәсәсе
Шаһи Зинда төрбәләр ансамбле
Гүри Әмир төрбәсе