Сөембикә ханбикә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Улы белән бергә. Билгесез художник рәсеме

Сөембикә (шулай ук Сөенбикә) — улы Үтәмеш-Гәрәй бәлигъ булмаган вакытта Казан ханлыгы патшабикәсе (1549-1551). Юсыф бәк кызы, Җангали, Сафа-Гәрәй, Шаһгали ханнары хатыны. Сөембикә — Ислам тарихында ил белән идарә иткән беренче мөселман хатын-кызларның берсе.

Туу һәм үлү даталары билгесез. 1551 елда ул казанлылар тарафыннан акча белән бергә Мәскәүгә озатыла. Бер ярым елдан соң үзе теләмәгән килеш Шаһгалига кияүгә чыга.

Сөембикә бәете

Сөембикә турында риваятьләр[үзгәртү]

Бервакыт Мәскәү патшасы Явыз Иван Сөембикә ханбикәнең гүзәллеге турында ишетеп, аңа димчеләрен җибәрә. Горур ханбикә рус патшасына кияүгә чыгудан баш тарта. Явыз Иван үз теләгең белән чыкмасаң, мин сине яу чабып алам ди һәм ишле гаскәре белән Казанны камый. Сөембикә Казан халкын коткару өчен, рус падишаһына җиде көндә күкләргә тиеп торган җиде катлы биек манара төзесәң, кияүгә чыгам, ди. Җиденче көн тәмамлануга патшаның осталары манараны төзеп бетерә. Шул чагында Сөембикә манараның иң югары катына менеп, аска ташлана. Гүзәл ханбикә рус хөкемдары кулына төшәргә теләмичә, әнә шулай һәлак була. Халык горур кызы хөрмәтенә манараны Сөембикә исеме белән атап йөртә башлаган.

Башка бер риваятьтә манараны яраткан ире Сафагәрәй хөрмәтенә Сөембикә салдырган дип сөйләнә. Аның мәете манара янындагы таш төрбәгә салынган булган. Сөембикә иренең үле гәүдәсе янында еш булып, күз яшьләрен күп агызган. Рус елъязмачысы Сөембикәнең ире кабере белән хушлашуын менә ничек сурәтли: “Кайгы баскан ханбикә ире төрбәсенә керде, каберне кочаклап, канлы яшьләр түгеп, елый башлады: Бөек ханым! Сөекле хатының һәм улың белән ниләр булганын белмисең! Явыз рус патшасы кулларына калдык. Аңа каршы торырга үземнең генә көч-гайрәтем җитмәде. Ярдәм итә алырлык беркем юк, сөекле ханым! Караңгы гүрләрдән чыгып, мине үзеңә ала, икебезгә бер кабер булсын!” ханбикә ире кабере янында шулай үксеп озак елаган, хәтта аны алырга килгән гаскәр башлыгы түзмәгән, төрбәгә җыелган бар халык күз яшьләрен агызган. Соңыннан Казан халкы гүзәл, акыллы, игелекле ханбикәсен канлы яшьләр түгеп Мәскәүгә зурлап озаткан.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Wikibooks-logo.png
Викикитапта? бу тема буенча мәкалә бар: