Сөмбелә (бәйрәм)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Сөмбелә (гарәп. سنبلهсөнбелә — «башак»[1]) — татарларда көзге көн-төн тигезлеге (22–23 сентябрь), яучылык һәм уңыш бәйрәме. Заманалар, чорлар аша сакланып калып “Сөмбел” “сөнбел-сөнбеләгә”, бүгенге “Сөмбелә”гә әйләнгән.

Зодиак календарендә 23 августтан 23 сентябрьгә кадәр вакытны, алтынчы айны сөмбелә дип тә атаганнар. Гарәпләр йолдыз кебек янып торган кызгылт-сары һәм сап-сары төстәге лалә чәчәген дә һәм күпсанлы вак чәчәкләре башакка охшаулы тәлгәшкә берләшеп торучы үсемлекне дә (гиацинт) “сөнбел” дип йөртәләр.

Башак — ул үрчем-уңыш белән бәйләнгән, димәк биредә хатын-кыз башлангычы бар дигән сүз.

Татарларда Юлиан календаренә кадәр зодиак календарь кулланылган һәм сигезенче ай “Сөмбелә” дип йөртелгән. Бу күренеш мәкальләрдә яхшы сакланган:

  • Сөмбелә туса, су суыныр
  • Сөмбеләдә өелеп килер
  • Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал

Нәүрүз бәйрәме язның башы булса, Сөмбелә көзне түгәрәкләү ае, чөнки бу вакытта урып-җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә, ашлык сугылып келәт-амбарларга тутырылган.

“Сөмбелә” табыны камыр ашларына бай була, муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән.

“Сөмбелә” гомер-гомергә уңыш бәйрәме булган. Сөмбелә ул шундый бәйрәм Җәйне көздән белдерә.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • “Туган тел” исемле Самара өлкә татар җәмгыяте
  • Самара шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте

Моны да кара[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Сөнбелә — август ае, ашлык башагы; сөнбел — башак, ашлык башагы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 533.