Сөркә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Steppenmurmeltier.jpg

Сөркә яки байбак, суыр, торбаган — эре кимерүче, аның авырлыгы 10 кг га җитә. Ул далалы районнарда колонияләре белән ояларда яши. Байбак авыл хуҗалыгы культураларына зыян китерми, үләнчел үсемлекләр белән туклана. Бер тәүлек эчендә олы җәнлек 400 г га кадәр чи үлән массасы ашый. Ә бөтен яшәү дәверендә 100—120 кг төрле үлән ашый. Көзгә алар нык симерәләр һәм кышкы йокыга талалар. Апрельдә уяналар.

Бу җәнлек берничә исем белән йөртелә: сөркә, суыр, байбак, торбаган. Ул Евразия материгының көньяк өлешендә киң таралган, шулай ук Камчатка һәм Алтай җирлегендә очрыйлар. Кайбер белгечләр аларның тау җәнлеге булуын раслый. Татарстан җирлегендәге сөркәләрне дала җәнлеге дип әйтергә була, ләкин алар да калкулыкларда оялыйлар. Ни өчен дигәндә, бу җәнлекләр суны яратмый. Хәзер суырларның 15 төре билгеле, шулардан БДБ илләрендә - 6, Татарстанда 1 төре (гадәти суыр - байбак) яши. Кимерүчеләр классына керүче бу хайван Татарстанның көньяк Һәм көнчыгыш районнарындагы далаларда яши.

Алар үзләренә якын китермиләр, фотога төшерергә килгәч, сызгырып куркыныч килгәнен хәбәр итәләр һәм һәрберсе үз өненә кереп кача. Байбаклар тыныч, көтү йөрмәгән, йомшак, сусыл үләннәр куп булган (алар каты үләнне чәйни алмыйлар) авылның печәнлек тирәсен өннәрен казу өчен сайлыйлар. Суыр колониаль җәнлек. Тирән итеп казылган өннәрендә яшилләр. Өннәренең авазы көньяк-көнбатышка караган. Өннәрен сөзәк итеп һәм төньяк-көнчыгышка борылыш ясап казыйлар. Өннең диаметры 18-45см, тирәнлеге 1 м (күренгән өлеш), аннан кискен төньяк-көнбатышка борылыш ясап эчкә кереп китә. 100-150 м ераклыкта тагын колонияләр урнашкан. Өннәр арасында сукмак салынган. Бер тирәдәге сукмаклар берләшеп аска - инкүлеккә төшеп китә. Суырлар аска сусыл улгән ашау өчен төшеп йөриләр. Өннәр тирәсендәге үләннәр һәрвакыт ашап торганга сусыл, яшел төстә. Суырлар яшь, сусыл, ачы 9-10 төрле үлән ашыйлар. Алар үзләренең тормышында 100 -120 кг үлән ашыйлар. Көнгә олы суыр 400 га кадәр яшел масса ашый. Бер суырга сезон дәвамында туклану өчен 200-300 m² җир кирәк. Алар кышка азык әзерләмиләр. Көзгә таба, үләннәр ката башлагач, суырлар сирәк күренә башладылар, бу вакытта алар аз хәрәкәтләнәләр һәм үзләренә май запасы туплый башлыйлар, симерәләр.

Картларнының сөйләве буенча 1921 - 1922 еллардагы ачлыкта крестьяннар байбакларны меңәрләп тотканнар. Күп кенә урыннарда байбаклар бөтенләй юкка чыкканнар. Шуңа күрә 1930 елда байбакларны саклау турында закон кабул ителә. Аның мехы йомшак, шома, ите ашарга яраклы. Маенда төрле витаминнар бар. Шуңа күрә ул файдалы җәнлекләрдән санала, аулау тыелган. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән була, ләкин популяциясенең хәзерге торышы аны бу исемлектән чыгарырга мөмкинлек бирә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]