Сөрән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөрән latin yazuında])

Сөрәнтатар халкының төрле этник төркемнәрендә билгеле булган язгы яки җәйге кәлиндәр йола бәйрәме.

Сөрән – татар халкының борынгыдан килгән йола бәйрәмнәреннән берсе. Ул Совет чорында да уздырыла. Казан арты, Ык буе, Мамадыш районнарында, Пермь өлкәсенең Барда, Октябрь районнары татар авылларында ул ХХ гасырның 30 нчы елларына хәтле яши. Яшьләр тарафыннан сөрән бәйрәмендә төрле җырлар башкару йоланың төп бизәге булган. ХХ гасырда язып алынган җыр текстлары да нәкъ әнә шуны раслый.

Идел-Урал тирәләрендә гомер итүче башка халыкларга да билгеле булган һәм һәр очракта үзенчә аталган: башкортларда һөрән, чуашларда сөрән, чирмешләрда сюрен, арларда сүрен.

Бу очракта махсус әзерләнгән, оештырылган һәм авыл халкы тормышында, аеруча язын һәм җәен мөһим урын алып торган мөстәкыйль бәйрәм турында сүз бара.

Ләкин «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» сөрән сүзен тар мәгънәдә генә аңлата: «Сөрән:

1. Авыл бәйрәмендәге атлы спорт уеннары һәм ярышлары.

2. Шундый ярышларга өндәп, чакырып, аваз салып йөрү».

Сөрәнләү сүзен шул ук сүзлек түбәндәгечә аңлата: «Сөрәнләү, өндәп, чакырып аваз салу, кычкыру».

Сөрән – язгы яки җәйге кәлиндәр йола бәйрәме һәм шул бәйрәмгә чакыру авазы. Сөрән бәйрәменең төп магик функ- циясе – үзеңне, авылны һәм авыл халкын зур һәм мөһим эшләргә кере- шер алдыннан төрле явыз көчләрдән, куркыныч рухлардан, мөмкин булган яки кылынган гөнаһлардан арындыру. Сөрән бәйрәмен уздырганда, гадәттә, авыл урамы уртасында учак яндырып, шул ут аша сикереп чыгып, шуннан соң С. сала торган булганнар.

Казан татарларында сөрән, Ф. Баязитова мәгълүматлары буенча, Сабан туена бүләк җыю буларак уздырыла: «Иртәгә Сабантуй дигәндә сөрән сугалар ыйы, көне буе йөриләр. Җәш киленнәрдән тастимал җийалар. Җүкә тайакны теләләр, шунда элдереп сөрән җийалар. Ике-өч кеше тотып йөри, җаураннарына (җилкәләренә) салып».

Керәшеннәрдә йоланың шул ук өлеше бераз башкачарак уздырыла: «Олы көннең өченче көнне сөрән сугу була. Шул чагында җәшләр атка атланып чыгалар. Без аларга кыйма өстеннән күкәй бирәбез, кампит бирәбез, перәнек бирәбез. Аннары берсе черемә җыйа. Ул черемә күкәен басуга илтеп күмәләр, игеннәр уңсын дип».

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урманче Ф., Татар мифологиясе: Энциклопедик сүзлек. 2 том.