Тазкара

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Тазкара
Тазкара

Тазкара (лат. Aegypius monachus) — карчыга кошлар семьялыгына керүче үләксә кошы. Көрән тазкаралар (лат. Aegypius) ыругының бердәнбер төре.

Тасвир[үзгәртү]

Авырлыгы 7–12 кг, озынлыгы 75–100 см, канат озынлыгы 72–85 см, канатлар колачы 250–300 см. Таулар һәм таулар алдындагы утрак кош. Көньяк Аурупа, Төньяк Африка, Алгы һәм Урта Азиядә яши. Аз гына көньяк-көнчыгыш Алтайда да бар. Үләксә белән туклана. Ояларны агачларда ясый. Ояда 1–2 күкәй.