Тазкаралар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Nubianvulture.jpeg

Тазкаралар (лат. Aegypiinae) — карчыга кошлар семьялыгының ассемьялыгы.

95–114 см зурлыктагы кошлар. Күбесенең муенында һәм башының алгы өлешендә йоннары аз. Канатлары киң, һавада канат какмый озак очарга җайлашканнар. Үләксә, калдык-постык белән туклналар, шулай итеп табигый санитар ролен башкаралар. Таулы урыннарда кыяташлар арасында яки агачларда оялыйлар. Элек Советлар Берлегендә 5 төре очрый: тазкара, комай, ак башлы комай, үләксә ашаучы, бәрән карчыгасы.

Төрләр[үзгәртү]

Көрән тазкаралар (Aegypius)

Комайлар (Gyps)

Көрән үләксә ашаучылар (Necrosyrtes)

Колаклы тазкаралар (Sarcogyps)

Африка колаклы тазкаралары (Torgos)

Африка ак башлы тазкаралары (Trigonoceps)

Бәрән карчыгалары (Gypaetus)

Пальма тазкаралары (Gypohierax)

Үләксә ашаучылар (Neophron)