Такхи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Такхи
Такхи
Фәнни классификация
Патшалык: Хайваннар
Тип: Хордалылар
Астип: Умырткалылар
Сыйныф: Имезүчеләр
Инфрасыйныф: Плаценталылар
Отряд: Тактояклылар
Гаиләлек: Атсыманнар
Ыруг: Атлар
Төр: Кыргый ат
Астөр: Такхи
Латин атамасы
Poliakov, 1881
Ареал
рәсем

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр
Викиҗыентыкта

ITIS 180113
NCBI 62621

Такхи (лат. Equus ferus przewalskii), «Пржевальский аты» - Үзәк Азия төбәгендә яшәүче кыргый атлар төре. Такхи аты Кызыл китапка керә. Табигатьтә алар тулысынча кешеләр тарафыннан кырылып бетү сәбәпле, аларның популяциясен табигый шартларга яңадан чыгару процессы бара.

Такхи – бик борынгы ат. Аның сурәтен Испаниянең борынгы мәгарәләре стеналарында күрергә мөмкин: неолит чорында бу ат Пиреней ярымутравында яшәгән. Якынча Халыкларның Бөек күченешендә такхилар Европаның көньяк чикләреннән Кара диңгез буйларына, Идел артына, Ырымбур далаларына, Азиянең үзәгенә таба күченгәннәр. Ырымбур галимнәре дә такхины (бездә «Пржевальский аты» дияргә яраталар) далада иркендә үрчетү эше белән шөгыльләнергә исәплиләр.

1878 елда Н.М.Пржевальскийның географик экспедициясе көньяк Монголия үзәннәренә килеп чыга. Эссе көннәрнең берсендә ялга туктагач, болар күзенә еракта, рәшә эчендә ат көтүе чалына. Сизгер атлар, кешеләр төркемен күрү белән, ә дигәнче юкка чыгалар. Әле шул чакларда ук бу кыргый ат бик сирәк очрый торган җан иясе була. Монголлар аларны ите бик тәмле булган өчен аулыйлар. Пржевальскийга да ике атны тотып бирәләр, тикшергәч, әлеге кыска аяклы, төз гәүдәле һәм ирек сөючән бу атның әле фәнгә билгеле булмаган токым икәнлеге ачыклана.

ХХ гасыр башында Монголиядә такхилар тулысынча юкка чыга. Дөрес, Европа зоопаркларына йөзләп кыргый атны алып чыгарга өлгерәләр-өлгерүен. Моннан 47 еллар элек монгол журналистлары Гоби тирәсендә такхилар сакланып калган, дигән сүз тараталар. Әлеге мәгълүматны ул чактагы совет галимнәре тикшерергә алына, әмма алар атларны тапмыйлар.

Кырык еллар элек инглиз зоологлары монгол далаларына зоопаркларда үстерелгән такхиларны җибәрәләр. Исәпләре – аларны иректә үрчетү була. Әмма әлеге игелекле ният бик аяныч тәмамлана – монгол аратлары (крестьяннары) бу атларны аулап, тәмле итеп ашап бетерәләр. Шуны да өстәргә кирәк, Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Аурупа зоопаркларындагы такхилар иткә озатыла. Украинаның Аскания-Нова тыюлыгында такхиларның зур булмаган көтүе саклана.

1978 елны ике голланд энтузиасты – Ян Боуман һәм Инга Хейнсдийк такхи атларын эзләү, табу, торгызу эшен башлап җибәрәләр. Эзләүгә һәм Монголия далаларына җибәрергә яраклыларын сайлап алуга җиде ел вакыт китә. Такхи аты ул вакытларда Чехословакия, Алмания, Англия, Куба, Австралия, Уругвай һәм Украина зоопаркларында була. Акрынлап, голланд фермасына 53 яшь ат туплыйлар. Аларны иреккә җибәрү өчен Монголиядә яраклы урын табу бурычы алга килеп баса.

Беренче табун өчен далада яраклы төбәк табу гына җитми әле, монда тулы бер системаны эшкә җигәргә туры килә: атларны саклау, читкә таратмау, ветеринария хезмәте, бүреләрдән саклау өчен егерьлар отряды булдыру хаҗәте алга килеп баса. Ниһаять, олы яшьтәге бер монгол яраклы урынны табарга ярдәм итә. Кечерәк таулар белән уратып алынган Хөстәин Нороос дигән 50 мең гектарлы җирдә, аның әйтүе буенча, борын заманнарда ук киек-җанвар яшәгән, бирегә ханнар, ә соңгырак елларда партия «ханнары» ауга килә торган булганнар.

Шулай итеп, 1992 елның июлендә 16 такхи атын әлеге җиргә алып киләләр. 1995 елны тагын бер төркем такхины китерәләр. Ә инде 1997 елда далада 140 такхи чабышып йөри, боларның яртысы инде – Монголия җирендә иректә туган атлар була. 2000 елда исә баш саны икеләтә арта.

Монгол тыюлыгындагы атлар өчен төп куркыныч бүреләр була. Әмма борынгы инстинктлары аларга ерткычлардан әйбәт сакланырга булыша. Берсендә зоологлар ат көтүенә бүре өере һөҗүм итүнең шаһиты булалар. Башлыкка ияреп, атлар, колыннарны эчтә калдырып, бик тиз генә түгәрәк ясап басалар. Башлык исә үзе әйләнә тирәли сикереп чабып йөри: бүреләргә тоягы белән дә эләктерә, тешләп тә ала. Бер сәгать буе ерткычлар оборонаны өзәргә маташалар, әмма бер генә колынны да, атны да эләктерә алмыйча китеп барырга мәҗбүр булалар.

Ә атлар өчен икенче куркыныч – кеше. Якын-тирәләрдә яшәүчеләр яшертен генә хуҗалыктагы атларын такхилар белән кушалар. Ә токымны бозарга ярамый. Киләчәктә, такхиларның баш саны Монголиядә тиешле күләмгә – 30 меңгә җиткәч, җирле атларны да кыргыйлар белән «иснәштерергә» мөмкин булачак, ди белгечләр.

Чыганаклар[үзгәртү]