Таллий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таллий latin yazuında])
ТерекөмешТаллий / Thallium (Tl) Кургаш
Атом номеры 81
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
204,3833 (2) а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы пм
Ион радиусы пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 11,85 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек Вт/(м·K)
Эрү температурасы K
Эрү җылылыгы 303,6 кДж/моль
Кайнау температурасы 1457 K
Парга әйләнү җылылыгы кДж/моль
Моляр күләм см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрлары Å
Дебай температурасы K

Таллий (лат. Thallium, Tl) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 13 төркем элементы. Тәртип номеры - 81. Авыр металлар төркеменә карый. Гади матдә таллий — йомшак, бик агулы, көмешсу-ак төс белән көрәнсу-зәңгәррәк төсмерле металл.

Символы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таллий элементының символы — Tl (Таллий дип укыла).

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таллийны 1861 елда инглиз галиме Уильям Крукс Гарц тау массивларында урнашкан Абберод каласы янындагы күкерт кислотасы заводының кургаш камераларында калган шламны спектраль ысул белән тикшереп ача.

1862 елда металлик таллий Уильям Крукс һәм француз химигы Клод-Огюст Лами тарафыннан да мөстәкыйль эзләнгәндә табыла[1].

Табигатьтә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таллий — таркау элемент. Сфалерит, цинк, бакыр һәм тимер колчеданы, калий тозы һәм слюдаларда була. Таллий — авыр металл. Аның җиде генә минералы билгеле (круксит (Cu, Tl, Ag)2Se, лорандит TlAsS2, врбаит Tl4Hg3Sb2As8S20, гутчинсонит (Pb, Tl)S • Ag2S • 5As2S5, авиценнит Tl2O3), аларның барысы да бик сирәк очрый. Төп массасы сульфидлар, иң әүвәл — тимер дисульфиды белән бәйле.

Таллийның уртача нисбәте (авырлыгы буенча):

  • Җир кабыгында 4,5×10−5 %;
  • ультранигез 10−6 % токымнарда;
  • төп токымнарда 2×10−5 %;
  • диңгез суында 10−9 %.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Crookes, William (March 30, 1861) "On the existence of a new element, probably of the sulphur group, " Chemical News, vol. 3, pp. 193—194; reprinted in: Crookes, William {{{башлык}}}(ингл.) // Philosophical Magazine : journal. — Т. 21. — № 140. — С. 301—305. — DOI:10.1080/14786446108643058;

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Таллий// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 25-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Таллий//Большая российская энциклопедия(үле сылтама)
  • Таллий (неопр.). Популярная библиотека химических элементов. Дата обращения 20 августа 2013.
  • Таллий (неопр.) (20 ноября 2006). — News.ru. Дата обращения 20 августа 2013.