Татарлар
Bu mäqäläneñ Latin älifbasındağı igezäge bar.
| Татарлар | |
|---|---|
|
Ruslan Chagaev • Динара Сафина Шиһабетдин Мәрҗани • Петр Гаврилов • Алсу • Динияр Биләлетдинов • Габдулла Тукай |
|
| Гомуми саны: | 6,8 млн [1] |
| Таралышы: | Русия, Үзбәкстан, Казакстан, Украина, Таҗикстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Румыния, Әзербайҗан, Төркия, Беларусия, Польша, Литва, Болгария, Алмания, Финляндия, АКШ, Австралия, Кытай һ. б. |
| Тел: | Татар теле |
| Дин: | Күпчелек дини татарларда – Ислам, кайберәүләрендә – Христиан дине |
| Якын халык: | Башкортлар, башка Төрки халыклар |
Татарлар (tatarlar) — күбесенчә Авразия кыйтгасында яшәгән төрки халык. Русиядә татарларның саны 5 310 649 кеше. Шуларның якынча 4,6 млн Идел-Урал буенда урнашкан[2]. Русия Федерациясендә сан буенча икенче халык, Татарстан Җөмһүриятнең төп халкы. Татарлар өч төп төркемгә бүленәләр: идел буе-урал, себер, әстерхан. Революциягә кадәр үк татарларның берничә этнотерриториаль төркемгә бүленгәнлеге (Идел буе, Себер, Әстерхан, Кырым, Литва, Буджак) турында фикерләр яшәгән. Ләкин бу классификация татар берлеген гади бер географик яктан бүлеп карау гына була.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Тарих
Татарларның тарихы катлаулы. Тарихта «татар» дип күп халыкларны атап йөргәннәр. Мәсәлән, безнең эрага кадәр 4-3 нче йөзләрдә Бөек Кытай стенасы (дивары) татарлардан саклану өчен төзелгән. Ә унөченче йөздән башлап руслар үзләреннән көнчыгышта булган бөтен халыкларны «татары» дип атаганнар. Унтугызынчы гасырның уртасына кадәр руслар һәм европалылар барлык төркиләрне татар дип атыйлар.
[үзгәртү] Дәүләтчелек
Татарларның дәүләтчелек тарихлары Урта гасырларның башлангыч чорларыннан алып аның ахырларына кадәр бара: һун берләшмәләре, Төрки каганлыгы һәм аның варислары, Бөек, ягъни Кара диңгез буе Болгарстаны, Хәзәр каһанлыгы, Идел буе Болгарстаны, Кимәк каһанлыгы һәм Кыпчак берләшмәләре, XII йоз Үзәк Азия татар дәүләтләре, Җүчи Олысы, XV-XVI йозләрдәге татар ханлыклары һәм урдалары (Казан, Касыйм, Әстерхан, Себер һәм соңгысының элгәреләре булган Төмән һәм Шибанилар ханлыклары, 1783 елга кадәр яшәгән Кырым ханлыгы, 1504 елда юкка чыккан Олы Урда, XVII йознең беренче чирекләреннән соң таркалган Нугай Урдасы, 16 гасырга кадәр яшәгән Җагалдай ханлыгы).
[үзгәртү] Һуннар
Һуннар — б. э. к. IX гасырдан ук хунну исеме белән мәгълүм булган төрки телле күчмә кабиләләр. Алар шул чордагы Үзәк Монголиядә һәм Төньяк Кытайда яшәгәннәр. Б. э. к. II гасырда башында Модэ торган ярымфеодаль дәүләт оешкан. Тагын күпмедер вакыт үткәч, каршылыклар ныграк кискенләшкән, һәм күчмә дәүләт ике өлешкә аерылган: көньяк хуннулар үз җирләрендә торып калганнар, ә төньяктагылары Җидесу ягына, хәзерге кыргыз-казакъ далаларына таба күченеп киткәннәр. Аларның да бер кадәресе далада калган, икенче өлеше исә, көньяк Уралга таба юлын дәвам иттергән.
Һуннар Ауропа һәм Азиядәге күп халыкларның һәм, әлбәттә, беренче чиратта төрки телле халыкларның ерак тарихында зур эз калдырганнар.
[үзгәртү] Каһанлыклар
- Абар каһанлыгы. Һуннар урдасы таркалганнан соң оешкан берләшмәләрдән берсе итеп Үзәк һәм Урта Азиядән чыккан күчмә авар (абар) кабиләләрен аерып күрсәтергә кирәк. Көнбатышка таба хәрәкәт иткәндә алар үзләренә башка күп кенә төрки кабиләләрне буйсындырганнар.
- Төрки каһанлыгы, борынгы төрки кабиләләрне бергә туплауда, берләштерүдә мөһим урын тоткан. Халкының күпчелеге борынгы татарлар булган Көнчыгыш каханлыгы, сүз дә юк, татар халкы дәүләтчелегенең башлангычы булып тора.VII йөз башында каханлык икегә аерылган: Көнбатыш Төрки каханлыгы һәм Көнчыгыш Төрки каханлыгы барлыкка килгән.
- Көнбатыш Төрки каһанлыгы. Көнбатыштагысы, нигездә, Урта Азия җирләрен биләгән һәм ун төрки кабиләне берләштергән.
- Көнчыгыш Төрки каһанлыгына, җирләре янәшә булганлыктан, Кытай империясеннән саклану өчен тагын да күбрәк көч куярга туры килгән. Баштарак ул үз бәйсезлеген саклый алган, ләкин бераздан яңадан шул ук империягә бәйле булып калган.
- Кимәк каһанлыгы - Көнбатыш Себердәге дәүләт. Каханлыкның төп җирле халкы шулай ук төрки телле кабиләләр, кыпчаклар белән кардәш кимәкләр булган. Дөресрәге, әлеге кабиләләр берлегенең зур бер өлеше, көнбатыш төркеме, кыпчаклар дип йөртелгән.
- Хәзәр каһанлыгы— Көнчыгыш Ауропаның Идел буе, Төньяк Кавказ һәм, гомумән, Урта Ауразия халыклары тарихында зур эз калдырган беренче феодаль дәүләт.
[үзгәртү] Болгар илләре
- Бөек Болгар иле Азак буе, Донның түбәнге агымындагы һәм Таман ярымутравындагы җирләрне биләп торган. Башкаласы Тамандагы элекке грек шәһәр-порты Фанагурис (Фанагория) булган. Таматарха да зур шәһәрләрдән саналган, соңрак рус чыганакларында ул Тмутаракань исеме белән мәгълүм.
- Идел буе Болгары (Болгар, чуаш. Атӑлҫи Пӑлхар) – VIII г – XIII гасырларда яшәгән, Идел һәм Чулман елгалары бассейнында урнашкан дәүләт. Монголлар тарафыннан XIII гасырда җимерелгән.
[үзгәртү] Алтын Урда һәм аннан соңгы дәүләтләр
Алтын Урда (Җучи олысы, Олуг Олыс) — 1240нчы елларда барлыкка килгән, Көнчыгыш Аурупа, Урал, Себер территорияләрендә урнашкан дәүләт.
- Казан ханлыгы – 1438–1552нче елларда (кайбер чыганаклар буенча 1445-1552) яшәгән феодаль төзелешле дәүләт. 1438 елда Алтын Урда составыннан аерылып чыга.
- Кырым ханлыгы(кырымтатарча Qırım Hanlığı) — 1443 елдан башлап 1783 елга кадәр яшәгән кырым татарлары дәүләте.
- Себер ханлыгы
- Әстерхан ханлыгы
- Олы Урда
- Нугай Урдасы
[үзгәртү] Башка илләргә буйсынган дәүләтләр
- Җагалдай ханлыгы - Бөек Литва кенәзлегенә.
- Касыйм ханлыгы - Мәскәү кенәзлегенә.
- Болак арты Республикасы - ССРБга.
- ТАССР - ССРБга.
- Татарстан Җөмһүрияте - Русия Федерациясенә.
[үзгәртү] Барып чыкмаган проектлар
[үзгәртү] Язу
Татарлар — берничә әлифба (иң борынгысы — төрки рун язуы, X йөздән 1927 елга кадәр — гарәп алфавиты, 1928-1939 елларда — латин графикасы, аннан соң — кириллица) кулланган, борынгы һәм гаять бай әдәби мираска ия халык.
Сакланып калган әдәби ядкарьләрдән иң борынгысы — XIII йөздә иске татар (төрки) телендә язылган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Татар телендәге кулъязма мирас берничә дистә мең данә санала. Татарча китап басу башланганнан алып (XVIII йоз ахырыннан) 1917 елга кадәр гарәп графикасында татарча якынча 15 мең исемдә 50 млн данә китап чыккан.
1905 елдан башлап совет чоры башланганчы, Русиядә ел саен якынча 20 исемдә исемдә татар газета һәм журналлары нәшер ителүе билгеле (барлыгы — 100 дән артык). Илдә руслардан кала татарлар тосле бай мәдәни мираска ия башка халык булмаган.
XIX йөзнең икенче яртысыннан киң халык массаларына бик үк аңлашылып бетмәгән иске татар (төрки) әдәби теле урынына Идел буенда таралган диалектларга нигезләнгән яңа - бүгенге милли әдәби тел формалаша башлый. Бу процесс 1910 елларга төгәлләнеп, милли әдәби тел иҗтимагый тормышта төп урынны ала. Шунысын да искәртеп китү моһим: революциягә кадәр гомуммилли әдәби телгә чикләнгән сандагы милләтләр генә күчкән[3].
[үзгәртү] Татарлар саны
Тулысынча дөньяда 7 миллионга якын татар яши дип санала. Ауразия кысаларында татарлар мөстәкыйль төрки-мөселман цивилизациясен булдырган берничә халык рәтенә керәләр.
Татар халкының байтак өлеше элеккеге союздаш республикаларның барысында да, хәзергечә әйтсәк, якын чит илләрдә яши. Бигрәк тә Үзбәкстанда татарлар күп - 656 601 кеше, Казахстанда 331 151, Украинада 133 596 милләттәшебез көн күрә. Бу белешмәләргә Кырым татарлары керми. Соңгы елларда алар Урта Азия республикаларыннан, ягъни 1944 елда сөрелгән урыннарыннан, үзләренең тарихи туган илләренә - Кырымга кайта башладылар. Ә Кырым бүген Украина составына керә.
Татарлар ерак чит илләрдән Төркиядә, Румыниядә, Польшада, Кытайда, АКШта, Финляндиядә, Австралиядә, Япониядә, кайбер гарәп илләрендә, хәтта Латин Америкасында да яшиләр. Аларның төгәл саны билгеле түгел, алай да 80 меңнән алып 100 меңгә кадәр булырга мөмкин дип исәплиләр (кайбер белешмәләргә караганда, Төркиядә бик күп Кырым татары тора. Алар анда 1783 елда Кырым ханлыгы басып алынганнан соң төрле чорларда күченеп киткәннәр һәм хәзер инде шактый өлеше төрекләшеп тә беткән). Чит илләрдәге татарлар, үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап, аерым җәмгыятьләр булып гомер итәләр. Алар төрле илләрдәге татар җәмгыятьләре, ә соңгы елларда элеккеге СССРдагы, бигрәк тә хәзерге Татарстандагы милләттәшләре белән тыгыз элемтәдә торалар.
Шулай итеп, татарлар элекке Союз киңлекләренә генә түгел, ә җир шарының барлык континентларына да диярлек таралып утырганнар. Шул сәбәпле татар милләтен аерымланып, чәчелеп яшәүче халыклар төренә кертәләр. Мондый билгеләмә нигездә ерак чит илләрдәге һәм беркадәр дәрәҗәдә якын чит илләрдәге төркемнәргә карый. Бу илләрдәге татар халкы анда диаспора тәшкил итә (грек сүзе «диаспора» халыкның шактый зур өлешенең үзенең төп туган иленнән читтә, башка дәүләттә яшәвен аңлата).
[үзгәртү] Мәдәният
[үзгәртү] Милли киемнәр
Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.
[үзгәртү] Искәрмәләр
- ↑ http://www.joshuaproject.net/peoples.php?rop3=109874
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе нәтиҗәләре
- ↑ Исхаков Д.М., Татарлар: халык исәбен алу һәм сәясәт
[үзгәртү] Сылтамалар
[үзгәртү] Моны да карагыз
|
|
|---|
| Әзериләр | Алтайлар | Балкарлар | Башкортлар | Гагаузлар | Долганнар | Казакълар | Караимнар | Каракалпаклар | Карапапахлар | Карачайлар | Кашкайлар | Кырым татарлары | Кырымчаклар | Кумандиннар | Кумыклар | Кыргызлар | Нугайлар | Саларлар | Татарлар | Теленгитлар | Телеутлар | Тофаларлар | Трүхмәннәр | Тубалароар | Тувалылар | Төрекләр | Месхет төрекләре | Төрекмәннәр | Үзбәкләр | Уйгырлар | Хакаслар | Челканнар | Чуашлар | Чулымнар | Шорлар | Якутлар |