Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте latin yazuında])

Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте - уйлап табучыларга, техник иҗат өлкәсендә эшләүчеләргә, техниканы һәм технологияне камилләштерүчеләргә ярдәм күрсәтүне максат итеп куйган оешма.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уйлап табучылар һәм рационализаторлар Бөтенсоюз җәмгыяте 1958 елның 17 гыйнварында оештырыла. Уйлап табучылар һәм рационализаторлар Бөтенсоюз җәмгыятенең Татарстан өлкә советына сайлаулар 1958 елның мартында үткәрелә. Җитештерү өлкәсендәге аеруча катлаулы мәсьәләләрне чишү өчен 1963 елда 2300 комплекслы иҗади бригада һәм 310 иҗтимагый-конструктор бригада төзелә. Шул бригадаларда 10000нән артык кеше исәпләнә. 1965 елда Уйлап табучылар һәм рационализаторлар Бөтенсоюз җәмгыятенең Татарстан өлкә советы каршында Патентоведение институты эшли башлый. 1965-1992 еллар дәверендә бу институт 2000нән артык патентовед һәм уйлап табу эшен оештыручылар эзерли. Уйлап табучылар һәм рационализаторлар Бөтенсоюз җәмгыятенең Татарстан өлкә советы 1992 елдан Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең Республика советы дип йөртелә башлый.

Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте кәшефләрне патент белән яклау эшендә уйлап табучыларга һәрдаим ярдәм итә. Шуны исәптә тотып, 2004 елда Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте карамагында Патент поверенныйлар Бюросы эшли башлый.

2009 елдан алып хәзерге көнгә кадәр җәмгыятнең рәисе - Гайсин Ленар Гайнулла улы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]