Татарстан Республикасы Дәүләт Советы
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Татарстан Республикасының Дәүләт Шурасы (рус. Государственный Совет Республики Татарстан) — Татарстан Республикасы парламенты. Дәүләт Шурасы — Татарстанның даими канун чыгару органы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 5 елга сайлана[1]. Шура 100 депутаттан тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатына намзәтлекне һәр 21 яшькә җиткән Татарстан ватандашы кыла ала.
Дәүләт Советына депутатлар бермандатлы округлар (50 кеше) һәм фиркаләр исемлеге (50 кеше) буенче сайлана. 2009 елда фиркаләр өчен киртә 7 %-ка күтәрелә.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Тарих
- 1920 елның 25 июне — Казан губерна башкарма комитеты хакимлек итү вәкаләтләрен ТССРның Вакытлы революцион комитетына тапшыра. Бу вакыйга тарихка Республика төзелгән көн булып кереп кала. ВРКның төп бурычларының берсе – Татарстан АССР Советларының Оештыру съездына әзерлек була.
- 1920 елның 26 сентябре — Казанда автономияле ТССР Советларының I съезды уздырыла. Аның эшендә 348 делегат катнаша.
[үзгәртү] Хәзерге чакырылыш
Хәзерге вакытта Дәүләт Советының IV чакырылышы эшли. Аның рәисе — Фәрит Мөхәммәтшин.
IV чакырылыш Дәүләт Советында 75 депутат — Бердәм Русия фиркасе, 6 депутат — КПРФ фиркасе әгъзалары.
[үзгәртү] Искәрмәләр
[үзгәртү] Сылтамалар
- Рәсми сайт
- Татарстан Дәүләт Советы вәкаләтләрен күрсәткән Татарстан Конституциясе
- Дәүләт Советы депутатлары исемлеге
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|