Татарстан икътисады
Wikipedia проектыннан
Татарстан – Русиядә икътисади яктан алга киткән төбәкләренең берсе. Җөмһүрият Русия Федерациясенең эре индустриаль районы үзәгенә урнашкан. Көнчыгыш һәм көнбатыш, төньяк һәм көньяк илләрен тоташтыручы төп төбәк булып тора.
ТР файдалы казылмаларга, эре һәм диверсификацияләнгән сәнәгать, югары интелектуаль потенциалга һәм квалификацияле эшче көчләргә ия булган төбәк. Бәйсез федераль органнар үткәргән төбәкара социаль-икътисади күрсәткечләр рейтингынннан күренгәнчә Татарстан Республикасы иң яхшы алты төбәк арасына кергән. Мәскәү, Санкт-Питербург, Ленинград, Свердловск, Ярославь өлкәләре янәшәсендә Татарстан да бар.
2000нче елда Татарстан ТРПсының 50,5%н сәнәгат, 9,3% - хезмәт күрсәтү өлкәсе, 8,7% - төзелеш, 7,2% - авыл хуҗалыгы, транспорт - 3,9%.
Сәнәгать тармаклары: 35,8% - ягулык, машина төзү һәм металл эшкәртү, химия һәм нефт химиясе, электр энергетикасы сәнәгате.