Татар милли киемнәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Милли киемнәргә киенгән курчаклар

Татар милли киемнәре - татар халкының милли киемнәре.

Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.

Татар халык киеме[үзгәртү]

Бүгенге көндә безгә мәгълүм традицион-гадәти өс киемнәре — эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре. Элек-электән бирле бер комплекска кергән кием төрләре, формалары һәм колориты буенча үзара яраклашып, бер стильне тәшкил иткәннәр. Гадәти өс киеме шактый тотрыклы булып, аның яңаруы-үсеше халыкның үз гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә яраклашу төсендә барган. Шуңа күрә кием, гадәттә, кешенең тышкы кыяфәтенә милли төс биргән. Киеменә карап аның кайсы халык яки нинди этник группа вәкиле икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме дә бары тик тукымалары, бизәнү әйберләре-нең сыйфаты белән генә аерылган.

Төрле җирләргә таралып, шак­тый тотрыклы төркемнәр булып яшәүче татарларның киемнәре, әлбәттә, бер төрле генә булып формалашмаган. Һәр төркемнең үзенә генә хас тарихы булган кебек, аларның гадәти киемнәрендә дә үзенчәлекләр бар. Бу үзенчәлекләрнең барлыкка килүенө табигать үзе, икътисади шартлар, дин һәм күрше халыклар белән аралашу бик нык тәэсир итә. Һәрхәлдә, XIX йөзнең урталарына кадәр татар халкының гадәти киеме җирле билгеләрен шактый тотрыклы саклый. Бу бигрәк тә хатын-кызлар киемендә (күлмәкләренең бизәлүендә, баш киеме формаларында) сизелә.

Борынгы өс киеменең уртак билгесе булып аның монументаль сти­ле санала: озын һәм киң, тоташ буйлы, җиң төпләренә кештәкләр куеп утырткан озын җиңле күлмәк; киң чабулы, озын тышкы кием һ.б. Ха­тыннар өс киемен билгә кадәр төшеп торган укалы изү яки тәңкәле түшлекләр, киң беләзекләр, олы алкалар, катлаулы баш бәйләгечләре бизәгән. Гомумән, бу борын­гы кием комплексына катлы-катлы өс һәм баш киеме хас була.

Милли киемнәргә киенгән курчаклар

Татар халык киеме XIX йөзнең икенче яртысында икътисади үзгәрешләр, сәүдә мөнәсәбәтләренең киңәюе, яшь татар буржуазиясенең дөньяга чыгуы (ха­лыкның милләт буларак формалашу дәвере) татар халкының гадәти өс киеменә дә үзгәреш кертә. Ул үзенең элеккеге урынчылык бил­геләрен җуя башлый. Капиталистик товар алмашу мөнәсәбәтләренә һәм киңрәк аралашуга күчә барган саен төрле җирдә яшәүче татарларның киеме уртак, нормалашкан формаларын кабул итә. Нәтиҗәдә яңа, нәфис стильдәге татар милли киеме барлыкка килә. Моңа фабри­ка тукымаларының, бигрәк тә ситсаның киң таралыш алуы да этәргеч була. Бу яңа стиль кием формала­рында Аурупа модасына яраклашу сизелсә дә, аларның нигезендә ха­лыкның борынгыдан килгән кием төрләре ята. Кайбер төркемнәрдә бу киемгә җирле, ягъни үз җирлегендә барлыкка килгән үзенчәлекле вариантлар да өстәлә. Бу бигрәк тә хатын-кызның өс киемендә си­зелә.

Яңа кием стиленә күчү барлык төркемнәрдә дә тигез булмый. Керәшен татарлары исә яңа кием стилен бөтенләй дә кабул итмиләр. Казаннан ерак яшәгән этник төр­кемнәрдә, мәсәлән, Ука-Сыры елгалары бассейннарында яшәүче та­тарларның (мишәрләрнең) өс ки­емнәрендә урынчылык билгеләре XIX йөзнең ахырына кадәр (өлкәнрәк яшьтәге хатыннар киемендә бигрәк тә озак) яшәп килә. Шулай да XX йөз башларына яңа стильдә нормалашкан милли кием татарлар яшә­гән барлык төбәкләргә дә таралып өлгерә. (Фәкать керәшен татарларының өс киеме генә борынгы сти­лен саклап кала.)

Бүген безнең халыкның күпчелеге әнә шул XX гасыр башындагы милли кием төрләрен һәм формала­рын гына хәтерли. Аңа кадәр ничәмә-ничә йөз еллар буе яшәп килгән һәм күпме төбәкнең үзенчәлекләрен эченә алган борынгы кием-салым, кызганычка каршы, халык­ның хәтереннән чыккан...

Укучылар игътибарына тәкъдим ителгән бу хезмәттә безнең бурыч—төрле төбәкләрдә (Урта һәм Түбән Идел, Ука-Сыры бассейнна­рында, Уралда һәм Себердә) яшәүче татарларның традицион, шул җөмләдән борынгы стильдә тегелгән кием үрнәкләренең кайберләрен киң җәмәгатьчелеккә, бигрәк тә мәдәният-сәнгать өлкәсендә эшләүчеләргә җиткерү.

Билгеле булганча, халык киеме хакындагы мәгълүмат алай ук аз түгел, шактый. Әйтик, XVI—XVIII йөзләргә караган Аурупа сәяхәтчеләренең (Герберштейн, А. Олеарий, Корнелий де Бруин) язмаларында татарларның өс киемен чагылдырган кайбер мәгълүматлар бар.

XVIII йөзнең икенче һәм өченче чирекләрендә безнең өс киемнәребез хакында белешмәләр фәнни хезмәтләрдә, бигрәк тә Рәсәй халыкларының мәдәни көнкүрешен өйрәнү максаты белән оештырылган академик экспедиция әгьзаларының (Г. Ф. Миллер, И. Георги, И. Лепехин һ.б.) хезмәтләрендә очрый. XIX йөзнең беренче яртысында Казан татарларының өс ки­емен тасвирлаган кыйммәтле мате­риал К. Фукс, ә XIX йөзнең соңгы чирегендә Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Н. Вячеслов хезмәтләрендә бар.

Совет елларында чыккан хезмәтләр арасында беренче чиратта Н. И. Воробьевның Казан татарла­рының матди мәдәниятенә багышланган хезмәтләрен күрсәтергә кирәк: анда халык киеменә һәм хатын-кызларның бизәнү әйберләренә автор зур игътибар бирә. Соңгарак, инде безнең заманда Ка­зан татарлары, мишәр, керәшен һәм Пермь, Себер, Касыйм татар­ларының этнографиясенә багышланган фәнни хезмәтләр дөнья күрде. Аларда да традицион киемгә шактый зур урын бирелгән. Болардан тыш, Казан татарларының бизәнү әйберләренә һәм, гомумән, декоратив сәнгатен өйрәнүгә багышланган хезмәтләрне дә күрсәтергә мөмкин. Ләкин татар халкының тра­дицион, гадәти киемен, аның урынчылык билгеләрен чагылдырган гомум хезмәтнең дөнья күргәне юк әле.

Музей экспонатлары башка чыганаклардан үзләренең тотрыклы, ягъни кулга тотып карарга һәм фотога төшереп алырга мөмкин булулары белән аерылып торалар. Кызганычка каршы, өс киемнәренең иртәрәк дәвергә, хәтта әле XIX йөзнең уртасына караганнары да музей фондларында бик аз. Аларда күбрәк XIX йөз ахыры — XX йөз башына караган кием төрләре очрый. Казан татарларының (мөселман һәм керәшеннәрнең) кием төрләре Татарстан Республикасының Берләштерелгән дәүләт музее (алга та-ба: ТРБДМ) һәм Сынлы сәнгать му­зее (алга таба: ТРССМ) фондларын­да күп. Фәнни яктан кыйммәтле (уникаль) җирле татар кием төрләрен Петербургтагы Рәсәй халыкларының этнографик музее (алга та­ба: РХЭМ) һәм Рәсәй өлкә музейлары фондларында (Түбән Новго­род, Пенза, Сарытау, Әстерхан, Тубыл һ.б. шәҺәрләрдә) да очратырга була.

Соңгы вакытта шуларга таянып татар халык киеме буенча төзелә торган этнографик атласның программасы һәм шул программа бу­енча фәнни хезмәт эшләнә.

Ләкин бүгенге көндә халык ки­емен гамәли максаттан чыгып өйрәнүнең әһәмияте дә зур. Татар диаспорасының барлык төркемнәрендә дә халык сәнгате, фольклор коллективларының үсә баруы, җирле кием төрләрен һәм кием комплексларын табигый халәттә, үз төсләре белән чагылдырган хезмәтнең булуын таләп итәләр.

Татар халкының традицион-гадәти өс киеме күп төрле. Ул эчке һәм тышкы, язгы һәм көзге, җәйге һәм кышкы кием төрләрен үз эченә ала. Һәр төр, кайбер форма үзенчәлекләренә карап, вариантларга бүленә. Мәсәлән, камзулның түбәндәге вариантларын күрсәтергә мөм­кин: озын һәм кыска буйлы, җиңсез, терсәктән җиңле, ябык яки ачык изүле, өч, биш, җиде билле һ.б.

Киемдәге төсләр аерымлыгы да вариантлар биргән. Киемнең төсе күбрәк хуҗасының яшенә бәйле булган. Мәсәлән, кара казакига күнеккән ир-ат, олыгая төшкәч, каза­кины ак тукымадан да тектерә. Го­мумән, ак төс, башка төрки халыклардагы кебек, сафлык һәм картлык билгесе: кызларда ак калфаклар, ак бәрән туннар, кайбер төркемнәрдә ак чикмән булса, өлкәнрәк яшьтәге хатыннарда ак тастар, ак өрпәк, ак кыекча һ.б. киемнәр булган. Кызыл төс—яшьләргә хас. Бу бигрәк тә яшь хатыннар киемендә чагыла. Мәсәлән, кызыл җирлек-ле күлмәкләр, бөркәнчекләр, кушъяулык һ.б. Бүген бу вариантлар сәхнә киемен баету-төрләндерү өчен хезмәт итәргә тиеш. Җирле шартлар таләбеннән чыгып барлыкка килгән кием төрләрен дә шушы ук юнәлештә кулланырга мөмкин булыр иде.

Өс киеменең гадәти өлгеләре ирләр һәм хатыннар өчен дә башлыча бер үк булып, аларның аермасы фәкать өстәмә детальләрендә генә (озынлыгында, төсендә, декоратив алымнарында) чагыла.

Өс киемнәре[үзгәртү]

Күлмәк белән ыштан[үзгәртү]

Кием комплексының нигезен күлмәк белән ыштан (ирләрдә соңрак — чалбар да) тәшкил итә.

Борынгы стильдәге ирләр күлмәген мамык, җитен, киндер җебеннән тукылган материядән теккәннәр (ефәк күлмәк-ыштан кияргә ирләргә шәригать кушмаган).

Гадәттә ирләр күлмәге озын, тоташ буйлы, киң чабулы итеп, җиң төпләренә кештәкләр куеп тегелгән. Изүе күкрәк уртасына туры килеп, муен уемына утыртма яисә кайтарма яка куелган, изү кырыйларына эчке яктан әдеп тотылган һәм муен янына ту­ры килә торган җирләренә изү бавы сыярлык элмәкләр беркетелгән яки тишек ясалган. Кияү күлмәгенең яка һәм изү кырыйлары (кайвакытларда җиң һәм итәк очлары да) ука җеп белән чигелгән яисә ука тасма бастырылган. Күлмәк иркен һәм озын булып, ыштан (чалбар) өстенә төшеп торган.

Курчак

Хатын-кыз күлмәге[үзгәртү]

Хатын-кызларның борынгы стиль­дәге күлмәге тоташ яки өзек буй­лы, такма итәкле итеп тегелгән һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән. Күлмәкнең төсендә, аны бизәү алымнарында җирле үзенчәлекләр бар. Мәсәлән, XVIII—XIX йөзләрдә Тамбов һәм Рязань губерналарында яшәүче татар (мишәр) хатыннары ак җитен тукымадан тегелгән күлмәкнең изү кырыйларын, җиң һәм итәк очларын чиккәннәр. Пенза губернасының Керенский, Сембер губернасының Курмыш өязе мишәр хатыннары күлмәкләрен күбрәк шакмаклы алачадан теккәннәр. Яшь хатыннар күлмәк изүенә, итәк очына, ә кайвакыт иңбаш турысына да төрле төстәге ситсы кисәкчекләре бастырганнар. Түбән Новгород өлкәсенең Yзәк музеенда элеккеге Сергач өязендәге татарлардан (мишәрләрдән) алынган коллекцияләр арасында оригиналь күлмәкләр бар. Аларның буе, җиңе, итәге төрле төстәге тукымалардан тегелеп, күкрәк турысына һәм итәк әйләнәсенә өч-дүрт почмаклы сит­сы кисәкләре бастырганнар. Мондый юле күлмәкне яшь хатыннар ана булырга җыенган вакытта кигәннәр. Ниятләре күз тиюдән һәм төрле зәхмәттән саклану булган. Казан хатыннарының гадәти күлмәк изүенә бастырылган корамалар да шул ук максатны күздә тоткан. Тоташ буйлы күлмәкләрне ефәк ту­кымадан теккән очракларда исә күлмәкнең күкрәк өлешенә укадан эшләнгән алынмалы (кирәк чакта икенче күлмәккә дә куярлык) изү беркеткәннәр.

Күкрәкчә[үзгәртү]

Хатын-кызларның борынгы киеменә бигрәк тә хас нәрсә — күкрәкчә. Аны хатыннар күлмәк астыннан муеннарына бәйләп калдырганнар. Исеменнән үк билгеле, ул хатын-кызларның күкрәген эчке яктан каплап торган. Күкрәкчәнең бизәү алымнарында да җирле аермалар бар. Бигрәк тә Сарытау һәм Пенза мишәрләре хатыннарының күкрәкчәләре үзенчәлекле.

Күлмәк итәге[үзгәртү]

Хатын-кызлар күлмәгенең итәген төрлечә бизәү дә борынгыдан ук килә. Мәсәлән, Казан татарларының өске итәк куеп тегелгән күлмәкләре XVI йөзгә караган мәгълүматларда ук очрый. Күлмәкнең үзен өй тукымасыннан теккән оч­ракларда аның өске итәген кызыл, ал, яшел, зәңгәр төстәге фабрика тукымасыннан эшләгәннәр.

Күлмәк итәгенә төрле төстәге тасмалар, ука-чуклар тоту шулай ук хатын-кыз күлмәген бизәүнең борынгы алымы. XIX йөз ахырларында фаб­рика тукымасы, бигрәк тә ситсы нык таралган заманнарда хәйран купшы бала итәкләр кую модага керә. Кызлар һәм яшьрәк хатыннар күлмәгенең кысасы билдән генә бу­лып, иңгә сыланыбрак тора, ә итәге, киресенчә, киңрәк итеп тегелә. Аның аскы өлешенә тотылган бала итәкләре күлмәкне тагын да киңрәк һәм җиңелрәк итеп күрсәтә.

Керәшен татарлары күлмәге[үзгәртү]

Керәшен татарлары гадәти күлмәкнең яңаруын үзгәчәрәк кичерәләр. Ирләрдә изүне яннан ярган күлмәкләр (косоворотка) тарала. Алар аны өйдә эшләнгән тукымадан яки сатиннан теккәннәр. Әмма фаб­рика тукымасы кулланган тәкъдирдә дә җиң төпләренә кештәкләр куеп эшли бирәләр, янәсе борынгы өлгедән аерылырга теләмиләр. Соңгарак, яңа стильгә хас күлмәк өлгесенә күчкәч тә, ягъни җиң төпләрен уеп (кештәкләр куймыйча) эшләгәндә дә, күлмәкнең борынгы силуэтын үзгәртмиләр: хатын-кызлар күлмәгенең буе әүвәлгечә озын һәм киң булып кала.

Ыштан[үзгәртү]

Эчке киемнең икенчесе — ыштан. Аның да гадәттәге өлгесе ирләр һәм хатыннар өчен бер булып, безнең халыкның борынгы тормыш-көнкүрешенә (идәнгә, сәкегә аяк бөкләп утыру һ.б.) җайлашкан форманы тәшкил итә. Әүвәлрәк аны өйдә сугылган яки Урта Азиядән китерелгән буй-буй алачадан теккән­нәр. Казан арты һәм Урал алды татарларында яшь кияүләр һәм яшь ирләр алмалап яки чуптарлап сугылган өй тукымасыннан эшләнгән ыштаннарны да яратып кигәннәр. XIX йөз ахырында ук ирләрдә кара төстәге фабрика тукымасыннан, Аурупа өлгесенә яраклаштырылып те­гелгән чалбарлар урын ала.

Алъяпкыч[үзгәртү]

Күлмәк-ыштанга якын нәрсә — алъяпкыч. Аны ирләр дә, хатыннар да үз иткән.Казан татарларында, бигрәк тә яшь кияүләр һәм яшь киленнәр өчен ул эш киеме генә түгел, ә көндәлек кием булып та саналган. Мәсәлән, яшь кияү беренче елында көтү каршысына чыкканда кыз бирнәсенә килгән кияү күлмәк-ыштанын киеп, чигешле ак киндер алъяпкыч бәйли торган була. Яшь киленнәрдә һәм җиткән кызларда алъяпкыч өс киеменең, күлмәк шикелле үк, иң матур һәм күзгә бәрелеп тора торган өлешен тәшкил иткән. Әүвәлрәк аны эре шакмаклы, сөрмәләп, алмалап яки чуптарлап сугылган өй тукымасыннан күкрәкчәле итеп теккәннәр. Алъяпкычның төсе аның белән бергә киелә торган күлмәкнең төсе һәм формасына яраклашкан була. Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төстәге тукымадан эш­ләнгән. Бу очракта төсләрнең кон­траст хасил итүе, бер-беренә каршы куелуы киемнең гармониясен бозмый, киресенчә, бизәп кенә то­ра, күркәмлек кенә өсти.

Борынгырак заманнарда фәкать күкрәкчәле алъяпкычлар гына булса, XX йөз башларында билгә генә бәйләп куела торган, күкрәкчәсез алъяпкычлар да күренә башлый. Бу вакытларда татар хатын-кызлары арасында төрле төстәге фабрика тукымасыннан (ситсы, сатин) эшлән­гән яңа формадагы: төрешле, аркалы, култыклы, канатлы һ.б. төрле алъяпкычлар тарала. Ак коленкордан яки кара сатиннан тегелгән алъяпкычларның итәк очын һәм күкрәк өлешен чигеп эшләргә яратканнар. Печән һәм урак вакытларында буй җиткән кызлар һәм яшь киленнәр күлмәк өстеннән чиккән алъяпкыч бәйләп, җиңсә кигәннәр. Керәшен татар хатын-кызлары да бу вакытта алъяпкычны күбрәк ачык төстәге (яшел, ал, зәңгәр) сатиннан таккан итәк куеп һәм итәк очына ике-өч рәт тасма бастырып эшлә­гәннәр. Мондый гадәт, ягъни кыз­лар алъяпкычын чигү яки аны төр­ле төстәге тасмалар белән бизәү бүгенге көндә дә яшәп килә. Ука-Сыры бассейнында яшәүче мишәрләрдә, Себер һәм Әстерхан татар­ларында исә алъяпкыч (ирендә һәм хатынында) күбрәк эш киеме булып хезмәт итә.

Камзул[үзгәртү]

Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә ки­гәннәр. Күлмәк-ыштан өстеннән камзул гына киеп, җәмәгать каршына чыгуны яхшы санамаганнар. Элегрәк камзуллар (ирләрдә, хатыннарда) чабулы, ябык күкрәкле, тар утыртма якалы, өч яки биш билле һәм тезгә җитәр-җитмәс озынлыкта булган. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән, йә булмаса Урта Азиядән китергән әдрәс, бикасаб тукыма­сыннан тектергәннәр. Әдрәс кам­зуллар керәшен татарларының һәм Ука-Сыры, Чүпче буенда яшәүче та­тар карчыкларының сандыгында бүгенге көндә дә саклана әле.

XIX йөз урталарыннан соң ха­тын-кызлар камзулы күбрәк манчестердан (бу вакытларда киң таралган хәтфәдән) тегелгән. Хәтфә камзулның чабу һәм култык кырыйларына, итәк очына ука тасма, ә мөселман хатыннары тар гына итеп җәнлек мехы яисә аккош мамыгы да тотарга яратканнар. Камзулны чигү гадәте безнең халыкта булмаган булуын. Шулай да музей коллекцияләре арасында сирәк кенә тоташы белән бизәкле парчадан тегелгән хатын-кызлар камзулы очрый.

XIX йөз ахыры — XX йөз башларында, яңа кием стиленә күчү дәверендә, ирләр камзулы Аурупа кием төре — жилеткага яраклаша тешә. Ләкин аның арка өлеше элеккегечә кала: аны һаман да өч яки биш билле итеп тегәләр. Казан татар хатын-кызлары арасында билне кысып тора торган биш билле, ачык күкрәкле, кыска камзул-кысма модага керә. Мондый камзулны еш кына күлмәге белән бергә, бер үк төстәге, бизәкле атластан эшләгәннәр һәм кысмалы күлмәк дип атаганнар. Керәшен татарлары бил турысыннан бөргән озын камзулны кулай күреп, кыскасын бөтенләй дә кабул итми.

Әстерхан татарлары аркалыгы[үзгәртү]

Әстерхан татар хатын-кызларының җиңел, чабу кырыйларына ука тасмалар тотып тегелгән билле киеме аркалык дип атала. Ул, камзулдан аермалы буларак, озын җиңле, буе тезгә җитәрлек итеп тегелә.

Казаки[үзгәртү]

Халкыбызның барлык төркемнәренә дә хас ирләр киеме — казаки (кайбер җирләрдә башкача атыйлар). Ул — озын җиңле һәм озын буйлы, өч билле, ябык күкрәкле язгы һәм җәйге өс киеме. Аны карарак төстәге фабрика тукымасыннан ике катлы итеп теккәннәр. Кайбер төбәкләрдә ул хатын-кыз киемнәре арасында да очрый. XX йөз башларында ирләр казакины кыска итеп тектерәләр. Андый казакиның озын җиңле камзул дигән атамасы да бар. Яшьрәк кешеләр аны гадәттә карасу тукымадан, ә өлкәннәр җәй өчен ак тукымадан тектергәннәр. Авыл җирләрендә кара җирлеккә аксыл буй төшкән тукымадан тегелгән казакилар да очрый.

Бишмәт[үзгәртү]

Биш билле озын өс киеменә биш­мәт диләр. Күбрәк очракларда бишмәт мамык белән сырыла. Шуңа күрә аңа кайбер төркемнәрдә сырма да диләр. Урал төбәкләрендә яшәүче татарлар бишмәт дип мамыксыз тегелгән озын, биш билле киемгә әйтәләр. Урта Идел буе та­тарлары хатыннар бишмәтен күбрәк төсле (яшел, шәмәхә, кара чия төсендә) хәтфәдән, эченә юка гына мамык куеп, ачык изүле итеп тек­кәннәр.

Чоба[үзгәртү]

Татар халкының гадәти өс кием­нәре арасында өйдә тукылган киндердән яки җитеннән һәм өйдә баскан туладан эшләнгәннәре дә бар. Шундыйларның берсе, Казан татарларының борынгы киеме — чоба; өч яки биш билле, озын җиңле, бер генә катлы кием. Аны ак җирлеккә буй яки төрле төстәге вак чуптар бизәкләр төшерелгән киндердән теккәннәр. Ирләр чобасын ак кин­дердән дә ясаганнар. XX йөз башларында чобаны кайберәүләр эш киеме яки йола киеме буларак кигәннәр.

Чикмән[үзгәртү]

Туладан тегелгән ее киемен чик­мән дип атыйлар. Ул ике төрле: бер­се өч билле көндәлек җылы кием, икенчесе туры аркалы, киң итеп те­гелә торганы — юл киеме. Беренче төр чикмәннәр XX йөз башларында керәшен татарларында һәм Чепца елгасының югары агымында яшәүче татарларда очрый. Чепца татар­лары кызлар чикмәнен ак туладан, чабу кырыйларына кара төстәге тасма тотып эшләгәннәр. Керәшен кызлары биле бөреп тегелгән көрән тула чикмән (әрмәк) кияргә ярат­каннар.

Чикмәннең киң, туры аркалы, зур кайтарма якалы һәм озын итеп тегелгән төре барлык татарларда да юл киеме хезмәтен үтәгән. Тик аны төрле җирдә төрле атама бе­лән (зыбын, әҗәм һ.б.) йөртәләр. Кайбер төбәкләрдә фабрика тукы­масыннан тегелгән озын буйлы, ту­ры аркалы озын һәм тар кайтарма якалы чикмән ирләрнең көндәлек кием хезмәтен үтәгән.

Кабтал[үзгәртү]

Төрки халыкларның, шул исәптән татарларның да, борынгы өс киеменә иркен һәм озын булу хас. Әстерхан татарларында таралган кабтал да туры аркалы, озын буйлы итеп тегелгән.

Жилән[үзгәртү]

Казан татарларының оригиналь, ләкин онытылып барган җәйге ки­еме җиләннең өлгесе дә туры ар­калы була. Ирләр җиләнен кара яки карасу җирлеккә сизелер-сизелмәс кенә буй төшкән тукымадан озын кайтарма якалы, ачык изүле итеп теккәннәр. XX йөз башларын­да мондый җиләннәрне Казан арты авылларында өлкән яшьтәге ир-ат кигән. Хатыннар җиләне бу вакыт­ларда Алабуга, Зәй һәм Бакалы ке­рәшен татарларының гадәти кием комплексында яшәп килә. Санкт-Петербургтагы Россия халыкларының этнография музеенда татар коллекцияләре арасында ак киндер­дән, борынгы кием өлгесе белән, ягъни җиң төпләренә кештәкләр куеп эшләнгән бер катлы, терсәктән җиңле хатыннар җиләне бар. Аның чабу кырыйларына һәм җиң очларына кызыл җеп белән вак кына орнамент төшерелгән. Бу борынгы җилән әүвәлге Малмыж өязе керәшеннәреннән алынган. XX йөз башларында мондый җиләннәр инде очрамый. Хатыннар җиләнен анда да кара тукымадан (манчестер һ.б.), чабу кырыйларына, итәк һәм җиң очларына ука тасмалар тотып эшләгәннәр. Баерак хатыннар җиләненең күкрәк турысына махсус киң (кул яссылыгындагы) ука тотылган.

XVIII йөзнең ахыры, XIX йөзнең башларында Казанда яшәп иҗат иткән һәм татарларның этнографиясен яхшы белгән Карл Фукс та җи­ләннең татар хатын-кызлары киеме комплексында булуын, соңгы вакыт­ларда модадан чыгуын һәм укалы камзулларның таралуын яза. Бу оригиналь киемгә шул чорда яшәүче рәссамнар да әһәмият иткәннәр һәм аны үзләренең эшләрендә гәүдәләндергәннәр.

Тун[үзгәртү]

Татар халкының өс-киемнәреннән саналган тун белән толыпны да күрсәтеп китәргә кирәк. Аларны иләнгән сарык яки төлке тиресеннән тукыма белән тышлап эшләгән­нәр. Туннарны өч билле һәм туры аркалы итеп теккәннәр. Тик керә­шен татарларында гына бөрмәле туннар очраштыргалый. Аркасы ту­ры, тезгә кадәр җитеп торган тунга мөселманнар намаз туны дип әй­тәләр. Мөгаен, салкын вакытларда шуны киеп намаз укырга җайлы булгангадыр инде. Толыпны исә гаять озын, киң чабулы, туры аркалы, зур кайтарма якалы итеп теккәннәр.

Билбау[үзгәртү]

Ирләрнең тышкы өс киеменә җыйнаклык биреп торучы нәрсә — билбау (әзәр). XX йөз башларында аны барлык төбәкләрдә дә 4—5 метр озынлыктагы кызыл, яшел, зәңгәр, сары ситсыдан эшләгәннәр. Казан, Уфа, Пермь губернасында яшәүче татарлар арасында өйдә суккан билбаулар да киң таралган була.

Идел — Урал буе татарларының телендә капталы әзәр дигән тер­мин да очрый. Мондый әзәрне Әстерхан татарларының XVIII йөзгә караган кием комплексында күрергә була.

Керәшен татарлары әзәр терминын тар күлмәк өстеннән бәйләнә торган шнурга карата да кулланалар. Күрәсең, христиан дине белән бергә урысның киемен дә кабул итеп, аңа борынгы татар киеменең исемен биргәннәрдер...

Баш киемнәре[үзгәртү]

Ирләр баш киеме[үзгәртү]

Чалма

Түбәтәй[үзгәртү]

Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Тик керәшен татарларында гына, христиан динен ка­бул иткәннән соң, ислам атрибуты дип каралган түбәтәй аларның кием комплексыннан төшеп калган. Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.

Кәләпүш[үзгәртү]

Борынгырак заманда түбәтәйләр бераз очлырак булса, XIX йөз ахыры — XX йөз башларында түбәтәйләр башка ятып тора торган яссырак форма ала. Шәһәр зыялылары арасында кара хәтфәдән эшләнгән яссы түбәле түбәтәй — кәләпүшләр тарала. Кәләпүшне бүген дә барлык мөселман татарлар яратып кияләр.

Бүрек[үзгәртү]

Ир-атның тышкы баш киеме — бүрек. Бүрекләрне дә борынгырак вакытта очлырак, биегрәк итеп теккәннәр. Ш. Мәрҗани һәм башка кайбер авторлар XIX йөзнең урталарында Казан татарларында башкорт колакчыны сыман канатлы, түбәсе очлаебрак тегелгән бүрекләрнең булуын язалар. Ләкин соңга табарак йомры түбәле колаксыз мескен бүрекләр тарала. Аның тышын карасу фабрика тукымасыннан, ә эчен йон белән сырып яки сарык тиресе куеп эшләгәннәр. Кайвакытта мондый бүрекнең кырыена җәнлек мехы (камчат, кондыз, төлке) мехы тотылган була. XX йөз баш­ларында кара каракүлдән эшләнгән яссы түбәле тәбәнәк (мәскәүский) бүрекләр тарала. Аның соры төстә­ге каракүлдән эшләнгәнен данадар бүрек дигәннәр. Данадар бүрекне күбрәк дин әһелләре һәм зыялылар кигән. Бу яссы түбәле бүрекләр бүген дә мөселманнарның яратып кия торган язгы һәм җәйге баш киеме санала.

Эшләпә[үзгәртү]

Авыл җирләрендә ирләрнең җәйге баш киеме хезмәтен күбрәк эшләпә үтәгән. Аны өйдә ак төстәге сарык йоныннан киез итек басучылар ясаган. Керәшен татарлары ка­ра төстәге эшләпә дә кигәннәр. Кайбер мәгълүматларга караганда, Ка­зан татарларының йоннан баскан ирләр баш киеменең читләре әүвәл тырпаеп тормаган, бәлки өскә таба кайтарылган була.

Хатын-кыз баш киеме[үзгәртү]

Такыя[үзгәртү]

Татар хатын-кызларының гадәти баш киеме бигрәк тә күп төрле һәм үзенчәлекле. Кызлар баш киеме хатыннарныкыннан аерылган. Бала чакта кызларга ситсыдан такыя ясаганнар. Аның маңгай өлешенә вак тәңкәләр, төймәләр һәм корт башлары тегелгән була. Тау ягы ке­рәшен татарларында (Мәлки төркеме) такыя тоташ тәңкәләр, мәрҗәннәр белән бизәлгән баш киемен тәшкил итә. Аны буйга җиткән кызлар кигән. Калган төркемнәрдә кызлар калфак киеп, маңгайларына ука-чачак бәйләгәннәр.

Калфак[үзгәртү]

Калфакның төрләре хәйран күп. XIX йөзнең урталарына кадәр зур, чуклары аркага (яки иңгә) төшеп торган капчык калфаклар була. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас була. Ләкин керәшен татарларында бу төр кызлар калфагы бигрәк тә тотрыклы булган. Мондый озын калфакны башка кигәндә аның кырыен бер-ике кат бөкләгәннәр һәм өстән маңгайга ука-чачак бәйләгәннәр. Ә менә кара бәрхеттән яки сатиннан чигеп эшләгән озын калфаклар Мишә буе керәшен татарларында XX йөз башларында да сакланган.

Шәһәрдәге мөселман татар кызлары зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгәннәр, як-якларына һәм маңгай турысына ука-чуклар тотканнар. Мондый калфакка чачак калфак дигәннәр. Аны кызлар гына түгел, яшь хатыннар да бөркәнчек астыннан кигәннәр. XIX йөзнең икенче яртысыннан (яңа кием стиле барлыкка килгәндә) кечерәгрәк «капчыклы», каты кырпулы хәтфә калфаклар өстенлек ала. Декоратив алымнарына карап аларны энҗеле калфак, кәнитил калфак, тәңкәле калфак дип йөртәләр. Шул ук вакытларда кәләпүш формасындагы такыя калфаклар да шактый киң тарала. Аларның да маңгай турысын, кайвакытларда түбәсен дә энҗе-тәңкәләр белән бизәгәннәр. Yсмер кызлар һәм олы яшьтәге ха­тыннар чикмәгән такыя калфак (кәттәши) кигәннәр. Хатын-кызлар бәрхет калфакларны да яулык яки ефәк шәл астыннан киеп йөргәннәр. Керәшен хатын-кызларына каты кырпулы бәрхет калфаклар кереп өлгермәгән. (Бу төр калфак христианлашу чорыннан соң барлыкка килгән.)

Хатын- кыз бүреге[үзгәртү]

Хатын-кызлар борын-борыннан бүрек тә кигәннәр. Әмма ул баш киеме үз эченә йомшак түбәле мех кырпулы бүрекне дә, кирәчле (каркаслы), кырыйларына тәңкәләр, асыл ташлар куеп эшләнгән яки челтәрләр белән бизәлгән очлы такыя бүрекне дә ала.

Кызлар бүрекне, зур калфаклар кебек үк, яулыксыз-нисез генә кияргә яратканнар; чәч толымнарына тезмә бәйләгәннәр. Хатыннар исә яулык йә булмаса бөркәнчек өстеннән кигәннәр.

Чәчкап[үзгәртү]

Хатыннарның баш киемнәре шактый катлаулы. Аның нигезен аскы яулык яки чәчкап тәшкил иткән. Чәчкап, исеме үк әйтеп торганча, чәчне толымнары-ние белән капларга тиеш була. Нижгород һәм Сембер губерналарының мишәр хатыннары аскы яулыкны сылапцау (сылавыч), әкәй дип тә атаганнар.

Казан хатын-кызларының аскы баш киеме безнең көннәргә килеп җитмәгән. (Аны шактый иртә дүрт почмаклы фабрика яулыклары алыштырган.) Ул Алабуга төбәгендә яшәүче керәшен хатыннарының баш яулыгына охшаш булган булса кирәк.

Мәләнчек[үзгәртү]

Керәшеннәргә христиан дине белән бергә урыс хатыннары­ның чәчкабы — мәләнчек кергәч, баш яулыгы аларда да үзенең төп функциясен югалткан.

Кирәч[үзгәртү]

Хатын-кыз баш киеменең маң­гай турысы калкурак булып торсын өчен, аңа каты кырпу яисә кирәч кую хас. Югарыда без аны Казан татарларының каты кырпулы яки мөгез калфакларында күрдек. Ке­рәшен мәләнчеге алдына кечкенә, каты калак кую да шул ысулга бәйле. Биек калак (каркас) өстеннән укалы, тәңкәле яки челтәрле маңгайча бәйләү дә борынгы заманга кайтып кала. Мондый маңгайчалар рәтенә керәшеннәрнең маңгай укасы белән маңгай тәңкәсен, мишәрләрнең кашбавын, Себер татарларының сарауцын, Әстерхан татарларының мөезбәгын (мөгез бау) кертергә мөмкин. Этнографик әдәбиятта бу маңгайчаларның кайберләрен бүрек (шапка) дип атыйлар, чөнки алдан караганда алар чыннан да бүректәй калкынып торалар. XX йөз башларында аларның төрле вариантлары очрый. Мәсәлән, Лөмбрә төркеме мишәрләрендә ике төр­ле кашпау: тәңкәләр белән бизәлгән косынка формасындагы һәм тәңкәле бүрек шикеллесе булган. Исеме үк күрсәтеп торганча, ул маңгайчадан, дөресрәге, каш бавыннан мөстәкыйль баш киеменә әверелгән.

Аскы яулык[үзгәртү]

Элегрәк аскы яулык, маңгайчасына карап, төрлечә аталган. Мәсә­лән, Әстерхан татар хатыннарында бер үк формадагы аскы бөркәнчек, аның маңгайчасына карап, өч исем белән йөртелә: чембар, шылавыч, кимешек. Чембар мөезбәк белән бәйләнгән; аны кияүгә чыккан хатын биш ел буена бәйләгән. Биш елдан соң бөркәнчекнең маңгай турысына җагалык дип аталган маңгайча беркеткәннәр һәм бөркәнчекне шылавыч яки баштарткыч дип атаганнар. Олыгая төшкәч, тагы да бөркәнчекнең маңгайчасын алыштырганнар: кечерәгрәк кенә ука маңгайча беркеткәннәр һәм бөркәнчекне кимешек дип атаганнар. Башка төбәкләрдәге хатын-кызлар баш киемендә аермалык бик сизелми. Тик аскы баш киеменең маңгай өлешенә бизәлгән маңгайча кую гадәте һәр төркемгә дә хас.

Хатыннар баш киеменә кыекча, өрпәк, тастар һәм төрле яулыклар керә. Аларны аскы яулык-чәчкаплар өстеннән ябынганнар яки бәйләгәннәр.

Кыекча[үзгәртү]

Кыекча — исеменнән үк күренгәнчә, өч чатлы формадагы зур баш яулыгы. Аны ак тукымадан ясап, маңгай турысына килә торган өлешенә ука тотканнар. XIX йөзнең урталарында кыекча Казан татарлары яшәгән барлык төбәкләрдә дә (керәшен татарларыннан кала) очраган. Шәһәрләрдә һәм шәһәргә якын авылларда яшәүче өлкән яшьтәге хатыннар өрпәк сарганнар. Ул да — кыекча формасындагы зур (гипотенузасы 2,5 м) баш яулыгы (бөркәнчек). Аның почмаклары төрле төстәге ефәк җеп белән чигелгән була. Маңгай турысына ука битлек (өрпәк битлеге) беркетелә. XIX йөзнең ахыры — XX йөз башларында кыекча һәм өрпәкне зур фабрика яулыклары һәм шәлләре алыштыра. Ләкин традиция бөтенләй онытылмый. Бүген дә татар хатыннары ак дебет җебеннән сирәк итеп бәйләнгөн шөллөрне (паутинкалар) кы­екча формасына китереп (диаго­наль буенча урталай бөкләп) өч чатлап ябынырга яраталар.

Сүрәкә[үзгәртү]

Керәшен хатыннарының баш киеме комплексында өчпочмаклы зур кыекча, өрпәкләр юк. Алар, христи­ан дине белән бергә сүрәкә (рус «copoкa»cын) кабул иткәннәр. Сүрәкә зур булмаса да берничә өлештән тора. Аның укалы маңгайчасы, канатлары, киндер түбәсе һәм кара бәрхет яки кызыл тукымадан ясалган «койрыгы» була. Сүрәкәне башка бәйләгәндә аның маңгайчасын мәләнчек калагына кигезәләр. Шуңа күрә сүрәкә маңгайчасының формасы да, мәләнчек калагыныкы кебек, төрле төркемдә төрле: Казан арты яки Мишә буе керәшеннәрендә озынча туры почмаклы, чистайлыларда кечкенә квадрат, ә Алабуга төркемендә дуга формасында түгәрәкләнеп тора. Бәйрәмнәрдә һәм туйларда хатыннар сүрәкә белән бергә вак тәңкәләр белән бизәлгән чигәчә (җилкәлек) һәм олы сырга тагалар.

Яулык[үзгәртү]

Яулык һәм тастар терминнары астында төрле формадагы бөркәнчекләр бар. Яулык — борынгы төрки термин. Бу термин белән, югарыда күреп узганча, кечерәк аскы баш яулыгы да һәм зур бөркәнчек кушъяулыклар да атала. Тыштан, ягъни, өстән ябына яки бәйләнә торган яулыкларның төрле борынгы формалары соңгы вакытларга кадәр ке­рәшен төркемнәрендә очрый. Шундыйлардан иң оригиналь булганы — түгәрәк яулык. Бу яулыкның нигезен якынча 30 х 60 см зурлыктагы туры почмаклы ак киндер тәшкил итә. Аның кырыйларына, почмакла-рына һәм уртасына кара ефәк җеп белән борынгы орнамент төшерелгән, ә чит-читләренә кызыл ефәк җептән үрелгән чуклар тотылган була. Түгәрәк яулыкны Мишә буе керәшен татарларында яшь килен сүрәкә өстеннән кайнатасы йортына төшкәндә ябынган. Бер елдан соң бу килен сүрәкә өстеннән ак яулык бәйли башлый. Ак яулыкны икенче төрле олы яулык дип тә атыйлар. Ул 30 х 180 см чамасындагы баш-башларына борынгы чигеш төшерелгән ак киндер тукыма. Ак яулыкны сүрәкә өстеннән, буйга бөк­ләп, бизәкле очларын чигәләр туры­сына китереп, чалма кебек ураганнар.

Чистай керәшеннәрендә 30 х 150 см чамасындагы зәңгәр тукымадан, маңгай кырыена ука кисәге тегеп ясалган хатыннар яулыгы булган. Башка бәйләгәндә аның бу өлеше сүрәкәнең маңгайчасына туры килә, ә очлары артка илтеп беркетелә.

Тастар[үзгәртү]

Тастарның төрле формалары оч­рый. Аның иң таралганы Ука-Сыры бассейнында яшәүче мишәрләрдә һәм Касыйм татарларында сакланган. Ул 30 х 150 см чамасындагы юка тукымадан, ә Касыйм татарларын­да ак тюльдән эшләнгән, яннарына 2—3 см киңлектәге кызыл тасма /иң/ тотылган, баш-башлары /кай-бер очракта аркага төшеп торган башы гына/ бизәлгән була. Тастар башларын бизәү алымнарында җирле үзенчәлекләр бар. Мәсәлән, Нижгород өлкәсендә яшәүче мишәрләрнең тастар башы /тастар сапмасы/ төрле төстәге һәм төрле бизәкле ситсы кисәкчекләре /корама/ белән бизәлгән. Пенза һәм Сарытау өлкәләрендә яшәүчеләрнең тастар башы ука белән шома чигү, Мордва республикасында яшәүче татарларның — суырып чигү үрнәгендә, ә инде Касыйм татарларыныкы тыгыз тамбур техникасы кулланып чигел­гән. Иделнең уң ягындагы керәшен татарларында /Мәлки керәшеннәре/ тастар башы төрле төстәге җепләр белән, вак геометрик формада­гы бизәкләр төшереп тукылган; очларына челтәр тотылган була. Бу формадагы тастарны башка бәйлә­гәндә аның очлары ияк астыннан /яңакларны һәм муенны каплап/ үтеп, аркага салындырыла. Мордва республикасының Ләмбрә татар хатыннары бәйрәмнәрдә һәм туйларда тастар өстеннән кашбау бәйләгәннәр. Кашбавы булмаган хатыннар тастарның матуррак итеп чигелгән башын тастар инәсе белән ма­ңгай өстенә китереп беркеткәннәр. Әстерхан татарларында ике төрле: зур канатлы формадагы һәм аскы бөркәнчегенә (чембар, шылавычка) охшашлы тастар булган. Тас­тарның бу ике төре дә юка, ак төстәге тукымадан йә булмаса тюльдән ясалган. Канатлы тастарны күбрәк яшь хатыннар бәйләгән. Аны башка бәйләү ысулы Казан та­тар хатыннарының өрпәк саруын хәтерләтә. Икенче төр тастарны чем­бар өстеннән мөезбәкнең очына беркетеп, артка салындырып куйганнар.

Шәл[үзгәртү]

XIX йөзнең ахыры — XX йөз башларында традицион бөркәнчекләр урынына фабрика эшләп чыгарган яулык һәм шәлләр керә. Ләкин тра­дицион баш киеменә хас җирле үзенчәлек билгеләре хатыннарның фа­брика яулыгын бәйләү ысулларында бүгенгә кадәр чагыла.

XX йөз башында мөселман татар хатыннарының кием комплексына чуклы ефәк шәлләр керә. Каты кырпулы калфак өстеннән бәйләнгән озын чуклы ак ефәк шәл хатыннар­ның милли баш киеменә әверелә.

Хатын-кызлар бизәнү әйберләре[үзгәртү]

Хатын-кызларның өс һәм баш киеме белән бизәнү әйберләре дә тыгыз бәйләнгән. Борынгы бабаларыбыздан килгән ювелирлык осталыгы шәһәрләрдә һәм кайбер зур авылларда XX йөзнең башларына кадәр яшәп килә. Катлаулы ысуллар белән (бөтерү, бөртекләү, каралту, гравирлау, инкрустацияләү) зиннәтләп эшләнгән хатын-кыз бизәнү әйберләре төрле музейлардагы татар коллекцияләре арасында бүген дә күп санда сакланган. Аларны өч төркемгә бүлеп карарга була: баш, муен-күкрәк һәм кулга бәйле бизәнү әйберләре.

Баш бизәнү әйберләре[үзгәртү]

Беренче төркемгә: колак алкалары, чигәлек (җилкәлекләр), чәч тәңкәләре һәм чулпылар керә. Моңа кадәр хатын-кызларның баш киеме турында сүз барганда, төрле формадагы (тәңкәле, укалы) маңгайчалар, чигәчә-җилкәлекләрне әйтеп узган идек. Биредә ювелир осталыгы таләп иткән зиннәтле, маңгайны бизәүче баш хаситәсенә тукталып үтәсе килә. Кызганычка каршы, бу Казан татарларына хас маң­гай бизәгенең кем һәм нинди баш киеме комплексында бәйләнгәнлеге ачык түгел. Чөнки ул шактый иртә кулланудан чыккан. Ләкин баш­ка татар төркемнәрендә функциясе ягыннан моңа охшаш затлар соңгы чорларда да очрый. Мәсәлән, Себер татар хатыннары көмеш чылбырга вак тәңкәләр беркетелгән маңгайчаны мех бүрек өстеннән бәйләгәннәр; Пенза мишәрләрендә кашбау бәйләмәгән очракларда шундый ук маңгай бизәген тастар иңенең маңгай турысына беркеткән­нәр. Казан татар хатыннары баш хәситәсен каты каркаслы, очлы түбәле бүрекләрнең маңгай турысына бәйләгәннәр булса кирәк. Мондый бүрекләр XIX йөзнең беренче яртысында модадан төшеп кала. Аларны калфаклар алмаштыра. Ләкин баш хәситәсе калфак комплексына кермәгән, чөнки кырпулы чигелгән (бизәлгән) калфаклар барлыкка килү белән өстәмә маңгайчаның кирәге калмаган.

Колак алкасы[үзгәртү]

Татар хатын-кызларына гына хас колак алкаларын атап әйтү кыен. Чөнки алар арасында төрле ярминкәләрдә һәм кырыктартмачылардан сатып алынганнары, ягъни төр­ле җирдән китерелгәннәре дә күп. Шулай да XX йөз башларында мөсел­ман татар хатын-кызлары күбрәк кечкенә алкалар (ай формасында, калач алка, тамчылы алка) тагарга яратканнар. Борынгы кием стиленә яраклашкан зиннәтле олы алкалар исә керәшен татар хатын-кызларының баш кием комплексында гына сакланган. Шул ук вакытта зиннәт­ле асылташлар куеп эшләнгән һәм мөселман хатыннарга хас чәчүргечләр һәм чулпылар керәшен хатын­нарының бизәнү әйберләре рәтеннән төшеп калган. Чөнки алар чәч толымнарын аркага салындырып йөрмәгәннәр, бәлки урыс хатыннары кебек, баш әйләнәсенә урап мәләнчек (волосник) кигәннәр.

Инәләр[үзгәртү]

Хатыннар башка бәйләгән тас­тар, кыекчалар матур торсын өчен аларны махсус челтәрле инәләр бе­лән беркетеп куйганнар. Төрле исемдә йөргән (тастар инәсе, кыекча инәсе һ.б.) андый инәләр барлык төбәкләрдә дә очрый.

Муен һәм күкрәк бизәнү әйберләре[үзгәртү]

Муен һәм күкрәкне бизәгән зиннәтле әйберләр дә күп төрле бул­ган. Аларның кайсыберләре, әйтик, яка чылбыры — күлмәк изүенең каптырмасы хезмәтен дә үтәгән. Кө­меш тәңкәле һәм көмеш челтәрле күкрәкчәләрне яман күзләрдән саклану өчен дә кигәннәр. Шундыйлар-ның берсе — хәситә. Ул барлык та­тар төбәкләрендә очрый. Керәшен хатын-кызларының хәситә-дәвәтләре гел көмеш тәңкәдән генә торган. Аны хатын-кызлар, үзләре тәңкәләрне тишеп яки көмешчедән сабак ясатып, тиешле тәртиптә кара тукыма астарга беркеткәннәр. Мөсел­ман хатыннары исә хәситәләрнең астарын кашлы көмеш челтәрләр белән бизәргә яратканнар. Зур каш­лы челтәрләрне астарсыз гына, бер-берсенә тупсалар белән тоташтырып эшләгән зиннәтле хәситәләр дә очрый. Ука-Сыры бассейнында яшәүче мишәрләр мондый күкрәк бизәгеченә буйбөтү диләр. Исеме үк күрсәтеп торганча, аның аскы кырыена бөти (догалык) кую өчен кесәсе дә була.

XX йөз башларында хатын-кыз­ларның бизәнү әйберләре арасын­да чын яки ясалма ташлардан эш­ләнгән муен төймәләре киң тарала. Кайвакытта төймәләрне тәңкә аралаш тезгәннәр. Соңга таба зиннәтле яка чылбыры һәм каптырма урынына тәңкәле брошкалар куллана башлыйлар.

Беләзек һәм йөзек[үзгәртү]

Татар хатын-кызларының яраткан бизәнү әйберләре — беләзек һәм йөзек. Һәр хатын-кызның кулында ким дигәндә ике, ягъни пар бе­ләзек һәм шулкадәр үк, ә кайвакытларда күбрәк тә йөзек була. Безнең халыкка хас ике төр беләзекне аерып әйтергә мөмкин: беренчесе — тоташ, икенчесе — буынлы (тупсалы) беләзекләр. Аларны формаларына һәм бизәү алымнарына карап төрле вариантларга бүләргә була: тар һәм киң, чокып, бөтереп, бөртекләп, оялап эшләнгән һ.б. Оялы беләзекләр өчен фирүзә, якут, то­паз, ахак кебек чын ташлар яки төсле пыялалар кулланылган. Му­зей коллекцияләрендә чылбырлы һәм энҗеле беләзекләр дө очрый. Ләкин халык арасында тоташ һәм тупсалы (буынлы) беләзекне ешрак кигәннәр. Керәшен хатын-кызлары исә тоташ чокылып (гравирлап) бизәкләр төшерелгән яссы беләзекләрне үзләренеке итеп саныйлар. Андый беләзекләрнең аскы кырыена вак-вак өч тәңкә дә тагылган була.

Йөзекләр дә күп төрле. Мөселман хатын-кызлары бүген дә фирүзә, ахак һәм якут кашлы йөзекләрне яраталар. Керәшен хатын-кыз­лары зур ахак (сердолик) кашлы йөзекләрне һәм шома кашлы яки бөтенләй дә кашсыз балдакларны (никах балдаклары) яратып кияләр. Хатыннар балдагының аскы кырыена ике вак тәңкә беркетү гадәте дә керәшеннәргә хас. Гомумән, балдак аларда чиркәү никахының атрибуты буларак таралган булса кирәк.

Татар халкының аяк киемнәре[үзгәртү]

Татар халкының аяк киемнәре дә күп төрле. Бигрәк тә моны күн аяк киеменә карата әйтергә була. Аның озын һәм кыска кунычлылары яки кунычсыз кәвеш һәм баш­мак рәвешендәгесе, йомшак һәм каты табанлылары һ.б. төрләре бар.

Читек[үзгәртү]

Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. (Керәшен татарлары гына кимәгән.) Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын очен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Бу төр читекне намаз яки мәсех читеге дип атыйлар. Чыннан да, биш вакыт намазын калдырмый торган мөселманнар өчен йомшак та­банлы читекләр бик җайлы.

Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар. XX йөз башларында шәһәр хатын-кыз­лары арасында озын балтырлы, ка­юлы ботинкалар да очрый. Керә­шен хатын-кызлары бер төсле, күбрәк кара күннән эшләнгән каюсыз ботинкалар кигәннәр. Бу вакытларда фабрика эшләп чыгарган көндәлек резин калушлар киелә башлый. Керәшен татарларында һәм башка халыклар белән аралаш яшәгән татарларның аягында каты табанлы күн итекләрне дә еш очратырга бу­ла.

Кәвеш-каталар[үзгәртү]

Күн кәвеш-каталар да калын күннән, калын олтанлы итеп тегел­гән. Аларны йомшак читек, тула яки бәйләгән оек белән кигәннәр. Кәвеш-катаның да ике төре бар: куныч­лы һәм кунычсызлары. Урал татарларының эш киеме комплексында башкортларга хас аяк киеме башымлы каталар, башымлы конҗырыклар очрый. Хатын-кызлар кәвешен тәбәнәк яки биек үкчәле, тәбәнәк артлы итеп теккәннәр. Аяк башына гына киелә торган артсыз аяк ки­еме башмак була. Халык телендә кәвеш белән башмакның аермасы бик беленми. Еш кына каеп яки алтын-көмеш укалар белән чигеп бизәлгән күн кәвешләрне дө башмак дип атау очраклары бар (каюлы, укалы, энҗеле, бәрхет башмаклар). Артсыз башмакларны гадәттә өй эчендә кигәннәр.

Чабата[үзгәртү]

Урта Идел һәм Урал алды буе татарларының эш киеме комплексына юкә аяк киеме — чабата да хас була. Кечкенә башлы, сай чабаталар татар чабатасы диелгән. Чабатаны күбрәк тула оек өстен­нән кигәннәр. Чепца елгасының югары агымында яшәүче татарлар җәен чабата белән кияр өчен махсус киндер оеклар булдырганнар.

Татар халкы тышта йөргән аяк-киеме белән өйгә кермәгән. Шуңа күрә ишегалдына яки абзар-кура тирәсенә чыкканда җиңел киелә һәм салына торган агач башмак ки­гәннәр.

Киез итек[үзгәртү]

Барлык төбәкләрдә дә ирләр һәм хатыннар кышын киез итек ки­гәннәр. Итекнең дә ике төре бар: озын кунычлы һәм кунычсыз, кә­веш формасында итеп басылганы (киез-ката, бәлүнкәләр). «Бәлүнкә»ләpнe өйдә кию өчен дә басканнар. Итек басучылар итекне төрле төстәге җепләр белән бизәкләп, чуарлап та эшләгәннәр. Безнең ха­лык, бигрәк тә хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәге ирләр, кыска балтырлы киез итекләрне яратып кигән.

Традицион-гадәти кием, халык мәдәниятенең үзенчәлекле төре бу­ларак, бүген дә безнең тормышта, бигрәк тә сәхнәдә сакланып килә.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • «Татарская народная одежда». Татарское книжное издательство. Казань, 1997 ел.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]