Татар әлифбасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

37 тапкыр дөнья күргән «Әлифба». Авторлар: Р. Вәлитова, С. Вагыйзов. Рәссамы - И. Язынин

Татар әлифбасы (tat. lat. Tatar älifbası) — татар теленең язылышында кулланыла торган әлифба. Татарлар берничә әлифба кулланган: иң борынгысы — төрки рун язуы, X йөздән 1927 елга кадәр — гарәп язуында, 1928-1939 елларда — латин графикасы, аннан соң — кириллица.

Татар әлифбасы нигезендә борынгы һәм гаять бай әдәби мирас тупланган. Сакланып калган әдәби ядкарьләрдән иң борынгысы — XIII йөздә иске татар телендә язылган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» дастанс. Татар телендәге кулъязма мирас берничә дистә мең данә санала. Татарча китап басу башланганнан алып (XVIII гасыр ахырыннан) 1917 елга кадәр гарәп графикасында татарча якынча 15 мең исемдә 50 млн данә китап чыккан. 1905 елдан башлап совет чоры башланганчы, Русиядә ел саен якынча 20 исемдә исемдә татар газета һәм журналлары нәшер ителүе билгеле (барлыгы — 100 дән артык). Илдә руслардан кала татарлар төсле бай мәдәни мираска ия башка халык булмаган.

XIX йөзнең икенче яртысыннан киң халык массаларына бик үк аңлашылып бетмәгән иске татар (төрки) әдәби теле урынына Идел буенда таралган диалектларга нигезләнгән яңа - бүгенге милли әдәби тел формалаша башлый. Бу процесс 1910 елларга төгәлләнеп, милли әдәби тел иҗтимагый тормышта төп урынны ала. Шунысын да искәртеп китү мөһим: революциягә кадәр гомуммилли әдәби телгә чикләнгән сандагы милләтләр генә күчкән[1].

Рун язуы[үзгәртү]

Орхон әлифбасы[үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Орхон әлифбасы
Tonyukuk Inscription.png
Irk Bitig omen 11.jpg

Уң якта: 1907 елда Кытайның Дуньхуан (ингл.) җирлегендәге (бүгенге Ганьсу провинциясе) Могао мәгәрәлере (ингл.)комплексына кергән Китапханә мәгәрәсендә табылып, бүген City of London logo.svg Лондонның Британ китапханәсендә (ингл.) сакланучы бердәнбер кәгазь документ - VIII-IX гасырларга караган дип исәпләнүче 104 битле Билгеләр китабы (ингл.).

Сул якта: Монголия байрагы Монголияның Орхон елгасы үзәнлегендә (ингл.) табылган .Татарларны искә алучы беренче тарихи документ - VIII гасыр башында ясалган Билге ханга куелган һәйкәлташындагы (рус.) язу - отуз татар токуз татар буларак яза. Иң борынгы язулар (күбесенчә һәйкәлташлар) VI-VIII гасырда яшәгән Көнчыгыш Төрки каһанлыгы дәүләте заманына карый. Сүзләр уңнан сулга языла иде.

Орхон-Енисей рун әлифбасы
Кулланышы Хәрефләр Трансляция һәм транскрипция
сузыклар Old turkic letter A.png A /a/, /e/
Old turkic letter I.png I /ɯ/, /i/, /j/
Old turkic letter O.png O /u/, /o/, /w/
Old turkic letter U.png U /ø/, /y/, /w/
тартыклар берләшүче
(¹) — арткы,
(²) — алгы
сузыклар белән
Old turkic letter B1.png Old turkic letter B2.png /b/ /b/
Old turkic letter D1.png Old turkic letter D2.png /d/ /d/
Old turkic letter G1.png Old turkic letter G2.png /g/ /g/
Old turkic letter L1.png Old turkic letter L2.png /l/ /l/
Old turkic letter N1.png Old turkic letter N2.png /n/ /n/
Old turkic letter R1.png Old turkic letter R2.png /r/ /r/
Old turkic letter S1.png Old turkic letter S2.png /s/ /s/
Old turkic letter T1.png Old turkic letter T2.png /t/ /t/
Old turkic letter Y1.png Old turkic letter Y2.png /j/ /j/
бары (¹) — Q
бары (²) — K
Old turkic letter Q.png Old turkic letter K.png Q /q/ K /k/
теләсә нинди
сузыклар белән
Old turkic letter CH.png /ʧ/
Old Turkic letter M.svg -M /m/
Old turkic letter P.png -P /p/
Old turkic letter SH.png /ʃ/
Old turkic letter Z.png -Z /z/
Old turkic letter NG.png -NG /ŋ/
берләшкән + сузык Old turkic letter ICH.png IÇ, ÇI, Ç /iʧ/, /ʧi/, /ʧ/
Old turkic letter IQ.png IQ, QI, Q /ɯq/, /qɯ/, /q/
Old turkic letter OQ.png Old turkic letter UK.png OQ, UQ,
QO, QU, Q
/oq/, /uq/,
/qo/, /qu/, /q/
ÖK, ÜK,
KÖ, KÜ, K
/øk/, /yk/,
/kø/, /ky/, /k/
+ тартык Old turkic letter NCH.png -NÇ /nʧ/
Old turkic letter NY.png -NY /ɲ/
Old turkic letter LT.png -LT /lt/, /ld/
Old turkic letter NT.png -NT /nt/, /nd/
сүзләр бүлү симболы Old turkic letter SEP.png юк
(-) — сүз ахырында әле

Болгар әлифбасы[үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: :ru:Болгарские руны

VIX гасырларда борынгы болгарлар яшәгән дәүләтләрдә (Monogram of Kubrat.svg Бөек Болгар, Monogram of Asparuh.svg Дунай буе Болгары, Bolgar tamgase.jpg Идел буе Болгары һәм Хәзәр каһанлыгы) кулланылган рун язуында сүзләр, орхон язуларыннан аермалы буларак, сулдан уңга языла иде.

X гасыр Болгария байрагы Болгариядә кириллица белән параллель кулланылышта була.

Түбәндә китерелгән таблицада Болгария байрагы Болгария фәннәр академиясенең (болг.) өлкән фәнни хезмәткәре Петер Добрев (болг.) туплаган борынгы болгарларның руннарын (болг.) күрсәтә.

Bulgar runic letters.png

Гарәп әлифбасы нигезендә[үзгәртү]

Иске имлә[үзгәртү]

آ ا ب پ ت ث ج چ
ح خ د ذ ر ز ژ س
ش ص ض ط ظ ع غ ف
ق ك گ ڭ ل م ن ه
و ۋ ی

Гарәп телендә булмаган авазлар өчен өстәмә хәрефләр кулланылган :

  • п, ч, ж, г
گ ژ چ پ
  • ң һәм в
ۋ ڭ

Яңа имлә[үзгәртү]

Яңа имлә 19201927 елларда гарәп графикасы нигезендә кулланылган татар алфавиты. 1927 елда Яңалиф белән алыштырыла.

ئا ﺋﻪ پ ب ت ج چ ح
د ر ز ژ س ش ع ف
ق ك گ ڭ ل م ن و
ۋ ی ئو ئوُ ئ

Латин әлифбасы нигезендә[үзгәртү]

Яңалиф[үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Яңалиф
A a B ʙ C c Ç ç D d E e Ə ə F f
G g Ƣ ƣ H h I i J j K k L l M m
N n Ꞑ ꞑ O o Ɵ ɵ P p Q q R r S s
Ş ş T t U u V v X x Y y Z z Ƶ ƶ
Ь ь

Яңалиф-2[үзгәртү]

Яңа татар латин әлифбасы «Яңалиф-2» дип атала (1920—30нчы елларда кабул ителгән «Яңалиф» дигән әлифбага нигезләнеп).

Ул Татарстан Республикасының №232 нче кануны нигезендә 1999 елның 15 сентябрендә кабул ителә. Ләкин Русия Федерациясенең Конституцион мәхкәмәсе №16-П кануны нигезендә әлифбаны 2004 елның 16 ноябрендә канунсыз дип таный.

Яңалиф-2:

«Койрыклы» N n хәрефе
A a Ə ə B b C c Ç ç D d E e F f
G g Ğ ğ H h I ı İ i J j K k Q q
L l M m N n Ꞑ ꞑ O o Ɵ ɵ P p R r
S s Ş ş T t U u Ü ü V v W w X x
Y y Z z

Элек Уникодта «койрыклы » N  n юк иде, шуңа  санакларда аңа охшаш Ŋ ŋ (latin letter eng) хәрефе кулланылды.  N n «койрыклы » Юникодка 6.0 A790 и A791 позициясендә кертелә (latin capital letter n with descender, latin small letter n with descender).

Заманалиф[үзгәртү]

Моны да карагыз: Уртак төрки әлифбасы
Заманалиф - Үзәк Европа шрифтлары нигезендә ясалган әлифбасы, Ə, Ɵ, койрыклы N хәрефләре күп шрифтларда юклык аркасыннан Ä, Ö, Ñ тәкъдим ителгән. Моннан тыш Заманалифта нечкә "i" авазына каты ише - аерым хәреф "í" (ıy=ый) өстәлә. Шулай итеп, тулы сузык сингармонизмы булдырыла: a - ä, o - ö, u - ü, ı - e, i - í

Рәсми матбугатта Яңалиф-2 Ä, Ö, Ñ хәрефләре белән кулланыла: Интертат, Татар-Информ, Безнең Гәҗит, ТRT. Бу имләсе Бердәм Төрек әлифбәсендә нигезләнгән:

А а B b C c Ç ç D d Е е Ä ä F f G g Ğ ğ H h
I ı İ i J j K k L l М m N n Ñ ñ О о Ö ö P p
Q q R r S s Ş ş Т t U u Ü ü V v X x Y y Z z

Дифтонг имләсе[үзгәртү]

Дифтонг имләсе яки Диалиф - дифтонг принцибында нигезләнгән татар латин имләсе. Дифтонг - ике хәреф бер авазны билгели, татар махсус авазлары: ә, ө, ү, ы, ң, гъ(ğ), ш, ч, ый Диалифта дифтонг белән гади инглиз латиницада билгеләнә.

Диалиф[үзгәртү]

Яңалиф-2 кабул иткәнче Алман телендә Умляут хәрефләре ä=ae,ö=oe,ü=ue язуын татар теле өчен тәкъдим ителә иде:

ә=ae ө=oe ү=ue ы=ee ый=ei

һәм инглиз телендә шикелле һәм аналогиясендә "һ" хәрефе кулланып:

ч=ch ш=sh гъ(ğ)=gh ң=nh

Сузык сингармонизмы (каты-нечкә): a-ae o-oe u-ue ee-e ei-i

Махсус дифтонг кагыйдәсе: уы=uwee , үе=uewe (бер мәгънәлек өчен): баруы-baruwee , килүе-kiluewe , куык-quweeq

күрми-kuermi, бармый-barmei, һөҗүмче-hoecuemche, әнкәй-aenkaey, сабыем-sabeieem, киңәш-kinhaesh, гаскәр-ghaeskaer

Бу Дифтонг имләсе Сәгыйть Рәмиев тәкъдим ителгән әлифбасы белән охшашлыгы бар. Диалиф гади латин клавиатурасында нигезләнә, бернинди өстәмә хәрефләре таләп итмәде, ләкин бердәм Төрек әлифбасыннан ерак булганлыктан, аннан рәсми рәвештә баш тартты, әмма санак технологияләрендә Диалиф кулланыла.

Диалиф-2[үзгәртү]

Татар телендә ж-j хәрефе (Диалиф юрамасы буенча) сирәк кулланыла, шуңа күрә Пәрәвездә кайчакта Диалиф-2 файдалана. Диалиф-2 нигезендә Диалиф тора, ләкин Диалиф-2 юрамасында j-латин хәрефе ешрак кулланыла.

Диалиф-2 буенча:

  • ы-y, й-j, ү-uu

Мәсәлән: jyl-ел, jyraq-ерак, kuup-күп, kuugaerchen-күгәрчен, bardynh-бардың ,

  • ж хәрефе өчен: ж-zh, зһ-z'h : zhurnalist-журналист, Aez'harov - Әзһаров

Башка аермасы Диалифтан юк.

Кимчелекләр: 1) туу, куу сүзләренә Диалиф-2 буенча tuu, quu - дөрес түгел кү, тү туры килә, шуңа күрә шул очракта tuwu-туу, quwu-куу язырга кирәк. 2) рәсми әлифба буенча y хәрефе урынына j кулланышы кайбер буталышны тудыра, ләкин тәҗрибәле, белемле кулланучыларда түгел.

Яхшы як: 1) ы-ee, й-y урынына ы-y, й-j кулланганда сүзләр кыскарак языла һәм бөтен инглиз төзмәсе ( j хәрефе белән) актив кулланыла 2) көнбатыш транскрипциядә ы-y тәңгәллеге еш кулланыла.

Диалифнең (ике төренең) һичшиксез яхшылыгы - һәрбер санакта татар телендә язу һәм рәсми әлифбага күчерү мөмкинлеге.

Иналиф[үзгәртү]

Гади латин клавиатурасы куллану өчен Иналиф (Интернет әлифбасы) 2002 елда килеп чыкты. Бу имлә дифтонг әлифбасы тәҗрибәсе күзгә тотып санак белгечләре тарафыннан эшләнгән. Апостроф ' билгесе кулланып татар хәрефләре билгеләнә:

ә=a' ө=o' ү=u' ы=i' ый=i'y

һәм инглиз телендә шикелле хәрефе кулланып: ч=ch ш=sh гъ(ğ)=gh ң=n'

Язу мисалы:

Diftong imlaese Inalif Хäzerge Latin imläse Кирил имләсе
Barleeq keshelaer dae azat haem uez abruylaree haem xoquqlaree yagheennan tinh buleep tualar. Alargha aqeel haem woecdan birelgaen haem ber-bersenae qarata tughannarcha moenasaebaettae buleergha tieshlaer. Barli'q keshela'r da' azat ha'm u'z abruylari' ha'm xoquqlari' yaghi'nnan tin' buli'p tualar. Alargha aqi'l ha'm wo'cdan birelga'n ha'm ber-bersena' qarata tughannarcha mo'nasa'ba'tta' buli'rgha tieshla'r. Barlıq keşelär dä azat häm üz abruyları häm xoquqları yağınnan tiñ bulıp tualar. Alarğa aqıl häm wöcdan birelgän häm ber-bersenä qarata tuğannarça mönasäbättä bulırğa tieşlär. Барлык кешеләр дә азат һәм үз абруйлары һәм хокуклары ягыннан тиң булып туалар. Аларга акыл һәм вөҗдан бирелгән һәм бер-берсенә карата туганнарча мөнасәбәттә булырга тиешләр.

Иналиф нигезендә Татар Онлайн Сүзлеге ясалган. Дифтонг һәм аеруча Иналиф имләсе - техник әлифбалары булып торалар, гади латин клавиатурасында нигезләнгән Дифтонг һәм Иналиф имләсе компьютер технологияләрендә киң кулланып була (Эзләү, операцион системалары, SQL, Perl, PHP, Oracle санак телләрендә, һәр яңа гаҗетләрдә).

Татар әлифбалары[үзгәртү]

Татар әлифбалары
Jaꞑalif Яңа имлә
Хәзерге
гарәп
әлифбасы
Дифтонг
имләсе
Иналиф Яңалиф-2 Хәзерге
латин
әлифбасы
Кирилл язуы
нигезендәге
татар
әлифбасы
1 A a A a A a A a A a А а
2 B ʙ B b B b B b B b Б б
3 C c Ch ch Ch ch Ç ç Ç ç Ч ч
4 Ç ç C c C c C c C c Җ җ
5 D d D d D d D d D d Д д
6 E e E e E e E e E e Е е (э)
7 Ə ə ﺋﻪ Ae ae A' a' Ә ә Ä ä Ә ә
8 F f F f F f F f F f Ф ф
9 G g G g G g G g G g Г г (гь)
10 Ƣ ƣ Gh gh Gh gh Ğ ğ Ğ ğ Г г (гъ)
11 H h H h H h H h H h Һ һ
12 I i ئی I i I i İ i İ i И и
13 J j Y y Y y Y y Y y Й й
14 K k K k K k K k K k К к (кь)
15 L l L l L l L l L l Л л
16 M m M m M m M m M m М м
17 N n N n N n N n N n Н н
18 Ꞑ ꞑ Nh nh N' n' Ꞑ ꞑ Ñ ñ Ң ң
19 O o ﯰ, O o O o O o O o О о
20 Ɵ ɵ Oe oe O' o' Ө ө Ö ö Ө ө
21 P p P p P p P p P p П п
22 Q q Q q Q q Q q Q q К к (къ)
23 R r R r R r R r R r Р р
24 S s S s S s S s S s С с
25 Ş ş Sh sh Sh sh Ş ş Ş ş Ш ш
26 T t T t T t T t T t Т т
27 U u ﯮ, U u U u U u U u У у
28 V v W w W w W w W w В в (в, у)
29 X x X x X x X x X x Х х
30 У y Ue ue U' u' Ü ü Ü ü Ү ү
31 Z z Z z Z z Z z Z z З з
32 Ƶ ƶ J j J j J j J j Ж ж
33 Ƅ ƅ ﺋ, Ee ee I' i' I ı I ı Ы ы
(34.1) ' ء ' ' ' ' ъ, ь, э
(34.2) ƅj ئی, ei i'y ıy ıy ый

Латин әлифбасы 2012[үзгәртү]

2012 елның 24 декабрендә Татарстан дәүләт шурасы депутатлары “Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану турында” канун өлгесен кабул итте.

Татар телендә кирил хәрефләренең латин һәм гарәп графикасында язылышы (канунга кушымта): (*) Татар телендә "в" хәрефе ике авазны белдерә: тарихи татар сүзләрендә "w", ә алынма сүзләрдә "в" авазы кулланыла. (**) Татар телендә "г" һәм "к" хәрефләре ике төрле авазны белдерү өчен кулланыла: йомшак "г", "к" һәм калын "гъ", "къ". Латин һәм гарәп графикасында һәр аваз өчен дә аерым хәреф кулланыла.

Кирилл әлифбасы нигезендә[үзгәртү]

Ильминский алфавиты[үзгәртү]

А а Ӓ ӓ Б б (В в) Г г Д д Е е Ё ё Ж ж З з
И и Й й К к Л л М м Н н Ҥ ҥ О о Ӧ ӧ П п
Р р С с Т т У у Ӱ ӱ (Ф ф) (Х х) (Ц ц) Ч ч Ш ш
(Щ щ) (Ъ ъ) Ы ы (Ь ь) Э э Ю ю Я я

Хәзерге заманда кулланышта булган әлифба[үзгәртү]

1939 елның 5 маенда ТАССР Югары Советы Президиумы татар язуын латин алфавитыннан рус графикасы нигезендә төзелгән алфавитка күчерү турында Указ чыгара.

2012 елның 24 декабрендә Татарстан дәүләт шурасы депутатлары “Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану турында” канун өлгесен кабул итте. Бу канун кирил, латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеген дә бирә: төп мәкалә - Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны

Кирил әлифбасы

А а Ә ә Б б В в Г г Д д Е е Ё ё
Ж ж Җ җ З з И и Й й К к Л л М м
Н н Ң ң О о Ө ө П п Р р С с Т т
У у Ү ү Ф ф Х х Һ һ Ц ц Ч ч Ш ш
Щ щ Ъ ъ Ы ы Ь ь Э э Ю ю Я я

Латин әлифбасы:

A a Ä ä B b C c Ç ç D d E e F f
G g Ğ ğ H h I ı İ i J j K k Q q
L l M m N n Ñ ñ O o Ö ö P p R r
S s Ş ş T t U u Ü ü V v W w X x
Y y Z z '

Гарәп әлифбасы:

ﺋﺎ ﺋﻪ ب ئ ف
ع ئِ ق
ل م ن ڭ ِﺋوُ ﺋوُ
ش ِﺋو ﺋو ۋ و

Мисал[үзгәртү]

Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча татар телендә өч әлифба кулланып була. Киләсе текст мисал өчен Гарәп, Латин һәм Кирил әлифбасында язылган:

ﻋﻪﺭﻪﭗ ﺋﻳﻣﻟﻪﺳئ Latin imläse Кирил имләсе
ﺒﺎﺭﻟﺌِق ﻛﺌﺷﺌﻟﻪﺭ ﺩﻪ ﺋﺎﺯﺎﺖ ﻫﻪم ﺋوﺯ ﺋﺎﺒﺭِوﻴﻟﺎﺭئِ ﻫﻪم ﺣِوُﻘِوﻘﻟﺎﺭئِ ﯾﺎﻌﺌِﻧﻧﺎن ﺗﻳڭ ﺒِوﻟﺌِﭗ ﺗِوﺎﻟﺎﺭ. ﺋﺎﻟﺎﺭﻌﺎ ﺋﺎﻘﺌِل ﻫﻪم ووُﺟﺩﺎن ﺒﻳﺭﺌﻟﮔﻪن ﻫﻪم ﺒﺌﺭ-ﺒﺌﺭﺳﺌﻧﻪ ﻗﺎﺭﺎﺗﺎ ﺗِوﻌﺎﻧﻧﺎﺭﭼﺎ ﻣوُﻧﺎﺳﻪﺒﻪﺗﺗﻪ ﺒِوﻟﺌِﺭﻌﺎ ﺗﻳﺌﺷﻟﻪﺭ. Barlıq keşelär dä azat häm üz abruyları häm xoquqları yağınnan tiñ bulıp tualar. Alarğa aqıl häm wöcdan birelgän häm ber-bersenä qarata tuğannarça mönasäbättä bulırğa tieşlär. Барлык кешеләр дә азат һәм үз абруйлары һәм хокуклары ягыннан тиң булып туалар. Аларга акыл һәм вөҗдан бирелгән һәм бер-берсенә карата туганнарча мөнасәбәттә булырга тиешләр.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Исхаков Д.М., Татарлар: халык исәбен алу һәм сәясәт

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]