Тау токымы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тау токымы latin yazuında])
Тау токымы
Сурәт
Материал төре породообразующие минералы[d]
Кайда өйрәнелә петрология[d]
Моның каршысы туфрак
 Тау токымы Викиҗыентыкта
Байкал күлендәге шәрә тау токымы. Алда — чуерташтан ясалган пляж
Магматик тау токымы. Греция
Метаморфик тау токымы. Үлем үзәне милли паркы, АКШ
Утырма тау токымы

Тау токымы (рус. горная порода, ингл. rock) — Җир кабыгында мөстәкыйль геологик җисем хасил итүче, даими минералогик һәм химик составлы, табигый процесслар вакытында барлыкка килгән бер яки берничә минералның яки органик матдәнең массасы яки минераллар агрегаты. Матдә каты, йомшак яки көпшәк булуы мөмкин. Минерал бөртекләренең формалары, зурлыклары, үзара урнашуы буенча тау токымының структурасы һәм текстурасы билгеләнә. Тау токымнарының составы, яткылыклары Җир кабыгы эчендәге һәм тышындагы геологик процессларга бәйле.

Җир кабыгы тау токымнарыннан тора. Гранит, известьташ, ташкүмер, балчык, ком — тау токымнары. Алар төсе, ялтыравы, эрү температурасы буенча күп төрле була. Тау токымнары тыгыз да, уалучан да була:

  • Гранит, известьташ — каты тау токымнары.
  • Балчык, ком, торф — уалучан тау токымнары, алар — таралып торган, кул белән ватыла торган тау токымнары.

Һәр тау токымы минераллардан тора: гранит өч минералдан — кварц, слюда һәм ялан шпатыннан, известьташ бер генә минералдан — кальцит минералыннан тора.

Кеше куллана торган минераллар һәм тау токымнары файдалы казылмалар дип атала.

Тау токымнарын петрография (яки петрология) фәне өйрәнә.

Тау токымнары мисаллары: гранит, базальт, балчык, ком, тоз, торф, ташкүмер һ. б.

Барлык планета һ. б. космос объектлары тау токымнарыннан тора.

Тау токымнары төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыгышлары (барлыкка килүе) буенча тау токымнары төрләргә бүленә:

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 7 (Ге-Гр). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-335-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]