Тау ягы сөйләшләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Тау ягы сөйләшләренә Татарстанның Тау ягында, Чуашстанның көнбатышында (Ормар районында), ягъни Иделнең уңъяк өлешендә таралган урта диалект сөйләшләре керә. Хәзерге көндә тау ягы сөйләшләре төркеме норлат, тархан, кама тамагы сөйләшләрен эченә ала. Бу өч сөйләшнең һәрберсенең дә аерым сөйләш итеп карарга мөмкинлек бирә торган үзенчәлекләр системасы бар.

Өйрәнү тарихы[үзгәртү]

Җ. Вәлиди тарафыннан 20нче елларда ук «тау ягы сөйләше» дигән термин фәнгә кертелгән. Ул Тау ягында таралган сөйләшләрне, территориаль принципка нигезләнеп, уңъяк Зөя, сулъяк Зөя һәм түбән Зөя урынчылыкларын аерып күрсәтә.

Л. Җәләй, H. Б. Борһанова хезмәтләрендә дә тау ягы сөйләше дигән термин кулланыла һәм аның составында өч (кама тамагы, буа-тархан, норлат-кайбыч) урынчылык аерып чыгарыла; подберезье керәшеннәре норлат-кайбыч урынчылыгына кертелә, ә мордва-каратай сөйләше (ул Кама Тамагы районында) турында мәгълүматлар булмый әле.

Соңга таба, татар сөйләшләрен өйрәнү тирәнәя төшкәч, күп кенә мәгълүматлар туплангач, әлеге урынчылыкларның сөйләш итеп каралырга тиешлеге ачыклана һәм Л. T. Мәхмүтова тарафыннан «Тау ягы сөйләшләре төркеме» дигән термин тәкъ-дим ителә.

Тау ягы сөйләшләрен 60 нчы елларда Л. Ш. Арсланов (1966) лингвистик география методы белән өйрәнә, мәкаләләр бастыра, Л. T. Мәхмүтова тәкъдим иткән бүленешне хуплый. Татар теленең Урта Идел һәм Урал төбәге сөйләшләре атласы Л. T. Мәхмүтованың хаклы булуын раслады.

Чыганаклар[үзгәртү]

Баязитова Ф.С., Хайрутдинова Т.Х., Барсукова Р.С., Садыкова З.Р., Рамазанова Д.Б., Татарские народные говоры. В двух книгах. Книга первая стр.55.