Таҗ Махал
Таҗ Махал (һинди ताज महल, инг. Taj Mahal) — Һиндстанның Агра шәһәрендә урнашкан мәчет-төрбә. Бөек Моголлар императоры Шах-Җахан әмере буенча хатыны Мумтаз-Махал истәлегенә төзелгән (соңрак биредә Шах-Җахан үзе дә күмелгән).
Таҗ Махал — моголлар архитектурасының иң күренекле үрнәге. Ул үз эчендә фарсы, һинд һәм ислам архитектур стильләрне берләштерә. 1983 елда Таҗ Махал ЮНЕСКО Халыкара мирасы объекты булып игълан ителә. Аны шулай ук «Һиндстан мөселман сәнгатенең энҗе бөртеге» дип атыйлар.
Ак мәрмәр гөмбәзе иң мәшһүр элементы булса да, Таҗ Махал — структур комплекс. Мавзолей эчендә ике төрбә урнаша — шахның һәм аның хатынның. Бина диварлары ак мәрмәрдән эшләнгән.
Бина төзелеше 1632 елда башланган һәм 1653 елда тәмамланган. Биредә меңнәрчә эшче, хезмәтче хезмәт куйган.
| Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Taj Mahal (ингл.)
Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|