Таң династиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таң династиясе latin yazuında])
Таң династиясе
唐朝

империя

618 — 907




Башкала Чаңъан (618–904)
Лояң (684–705; 904–907)
Мәйдан 5400000 (715 ел)
3700000 (866 ел)
Халык 50 000 000 кеше (7 гасыр)
80 000 000 кеше (9 гасыр)
Император
 - 618–626 император Гаозу (беренче)
 - 904–907 император Ай (соңгы)

Таң династиясе (кыт. 唐朝, Táng cháo; tʰɑ̌ŋ tʂʰɑ̌ʊ) — Урта гасырларда Кытайда хакимлек иткән династия (618—907).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таң дәүләтенең барлыкка килү 610 елда Кытайда Суй династиясенә каршы башланган халык күтәрелеше белән турыдан-туры бәйле. Уңай форсаттан файдаланып, Шәнши (Шаньси) провинциясе җитәкчесе Ли Юан (Гаозу) 618 елда башкала Чаңанга (хәзерге Сиань) басып алган һәм 618 елда император дип игълан ителгән.

630-еллардан Таң актив тышкы сәясәт алып бара башлаган һәм иң әүвәл Бөек ефәк юлын кулга төшерергә ниятләгән. 640 елда Турфан дәүләтенә һөҗүм итеп аны юк иткән, соңра Көнчыгыш Төрки каһанлыгы, Уйгыр ханлыгы һәм Көнбатыш Төрки каһанлыгы белән сугыш алып барган. Бу сугыш барышында Таң алар арасындагы каршылыклардан файдаланды. 645—668 елларда Таң Кореяны буйсындырган, соңрак Манҗуриядагы мохе вә кидан кабиләләрне тар-мар иткән. 747 елда Таң гаскәре хәзерге Урта Азиягә һөҗүм иткән һәм 750 елда Ташкәнтне басып алган; Ташкәнт хакиме үтерелгән, аның улы исә гарәпләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр булганг. 751 елда Талас җәңендә Таң гаскәре тар-мар китерлгән. Шунан соң Таң империясенең Үзәк Азиядәге фәгыйлиятенә чик куелган. Дәүләттә иҗтимагый-икътисади хәл начарланган; бер-бер артлы килгән халык күтәрелешләре эчке сәяси төшенкелекнең көчәюгә һәм империяне берничә өлешкә таркалып китүгә китергән.