Таһир Ильяси

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таһир Ильяси latin yazuında])
(Таһир Ильясов битеннән юнәлтелде)
Таһир Ильяси
Туган телдә исем Таһир Әхмәтҗан улы Ильяси
Туган 1881(1881)
Көнбатыш Сарытау губернасы, Индерка авылы
Үлгән 1933(1933)
Вологда өлкәсе
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байрак/Русия империясеССБР байрагы
Һөнәре галим, тарихчы, язучы

Таһир Ильясигарәп теле һәм әдәбияты буенча зур белгеч, лексикограф-галим.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таһир Әхмәтҗан улы Ильяси 1881 елда Сарытау губернасы, Күзнәй өязе, Сүзүм вулысы Индерка авылында игенче гаиләсендә туган. Аның бабалары Казан губернасының Буа өязендәге Каенлык авылында яшәгәннәр.

Т. Ильяси башлангыч белемне туган авылында ала, аннан соң укуын 1893-1897 елларда Хвалын өязендәге бер мәдрәсәдә һәм 1897-1903 елларда Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Казанда укыганда ул Фатыйх Әмирхан белән таныша һәм әдипнең иң якын дусларыннан берсе булып китә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлагач, гарәп телен һәм әдәбиятын тирәнрәк өйрәнү өчен, 1903 елда Гарәбстанга һәм Мисырга китә. Аның бу сәяхәте 1907 елга хәтле дәвам итә. Гарәбстанда ул гарәп теленең тарихы, диалектлары һәм яңа әдәби гарәп теле буенча бик күп материал туплый. Шулар нигезендә Т. Ильяси күптомлык гарәпчә-татарча һәм татарча-гарәпчә сүзлекләр төзергә керешә. Бу күптомлыкларның бары тик беренче томы гына бастырылган. Әлеге сүзлекләр автор тарафыннан зур көч куеп эшләнеп бетсәләр дә, алар үзенә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында басылмый калалар һәм хезмәтләрнең кулъязмалары югалган дип санала.

1907 елда чит илдән кайткач Т. Ильяси Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә гарәп теле, борынгы һәм яңа гарәп әдәбияты, гарәп математикасы фәннәрен укыта башлый. «Мөхәммәдия»дә ул 1916 елгача укыта. 1916 елда аны Ырынбурга «Хөсәения» мәдрәсәсенә гарәп теле укытырга чакыралар. Ул «Хөсәения»дә 1921 елның көзенә хәтле укыта. 1921 елда, гаилә хәлләренә бәйле рәвештә, Казанга кайта. Казанда ул Көнчыгыш телләре академиясендә гарәп теле буенча профессор итеп билгеләнә.

1922 елда БҮБК каршындагы «Ачларга ярдәм буенча үзәк комитет» карары белән ул Төркиягә һәм Мисырга җибәрелә. Бу эштә ул зур тырышлыклар күрсәтә.

Т. Ильяси 1922-1929 елларда Казандагы Мәрҗани мәчетендә имамлык итә. 1926 елда СССР мөселманнары делегациясе составында Согуд Гарәбстанында уздырылган мөселманнарның халыкара съездында катнаша.

1929 елда Таһир Ильяси гөнаһсызга репрессияләнә, аны Себергә сөргенгә җибәрәләр. 1933 елда сөрген вакытын үткәннән соң Төньяк Урал аша Вологда өлкәсенә озаталар. Ул 1933 елның маенда шул өлкәдәге бер авылда авырып үлә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Т. Ильясиның бөтен иҗаты халыклар дуслыгын ныгыту, аларны бер-берсенең культура казанышлары белән таныштыруга хезмәт итә. Аның зур күләмле «Әл-мөфид» сүзлеге, Т. К. псевдонимы белән чыгарылган гарәп әдәбияты хрестоматиясе сыйфатындагы «Әдәби касыйдәләр» китабы татар укучыларын гарәп теле, мәдәнияте, әдәбияты һәм фольклоры белән таныштыру үрнәкләре дип бәяләргә кирәк. Әлеге хрестоматиядә 35 гарәп классик шагыйренең поэзия үрнәкләре бирелгән.

Гарәп фәне казанышларыннан булган әлҗәбер фәне буенча Т. Ильяси татар укучыларына «Гыйльме җәбер» исемле дәреслек төзеп бастырган. Китапның икенче басмасы 1915 елда дөнья күрә. Т. Ильясиның география буенча да татарча дәреслек чыгаруы хакында хәбәр бар, ләкин ул китабы Казан китапханәләрендә табылмады.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Т. Ильяси Ш. Мәрҗани кызы Галиянең кызы Нәгыймәгә өйләнгән булган. Балалары: кызы Наҗия, уллары Рәшит, Әмин[1].

Ш. Мәрҗанинең тууына 100 ел тулуга багышлап 1915 елда чыгарылган «Мәрҗани мәҗмугасы»нда Т. Ильяси «Мәрҗанинең фикъһ даирәсендәге хезмәтләре» исемле фәнни мәкаләсе белән катнашкан. Анда Ш. Мәрҗанинең мөселман шәригатен тикшерүгә керткән өлеше тасвирланган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]