Таһир Нурмөхәммәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таһир Нурмөхәммәтов latin yazuında])
Таһир Нурмөхәммәтов
Туган телдә исем Таһир Мирзагалләм улы Нурмөхәммәтов
Туган 14 апрель 1930(1930-04-14)
Семипулат, Казакъстан
Үлгән 25 сентябрь 1999(1999-09-25) (69 яшь)
Казан, Татарстан
Милләт татар
Һөнәре тәрҗемәче, журналист

Таһир Мирзагалләм улы Нурмөхәммәтовтатар тәрҗемәчесе, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1973 елдан).

Ул 1930 елда Казакъстанның Семипулат шәһәрендә туа. Бирегә аның әти-әнисе егерменче еллардагы ачлык вакытында Казан арты төбәгеннән күчеп килгән була. Дөньялар бераз рәтләнгәч, алар, туган якка янә кире кайтып, Казан шәһәрендә төпләнеп яши башлыйлар. Таһир Нурмөхәммәтов монда Кабан күле буендагы 12 нче татар урта мәктәбен һәм 1953 елда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аннары утыз җиде елга якын (1953-1990) Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә башта мөхәррир, аннары яшьләр-балалар редакциясендә өлкән мөхәррир һәм редакция мөдире урынбасары булып хезмәт итә.

Таһир Нурмөхәммәтов әдәби тәрҗемә өлкәсендә күп хезмәт итә. Аның беренче тәрҗемә китабы — Александр Купринның «Сыерчык» («Скворцы») җыентыгы дөньяны 1955 елда күргән. Шулай ук аның А. Рыбаковның «Хәнҗәр» («Кортик»), «Бакыр кош» («Бронзовая птица») маҗаралы повестьлары, К. Паустовскийның «Урман турында хикәят», Г. Троепольскийның «Акбай Караколак», В. Астафьевның «Бәхилләшү», «Талау», «Сүнмәс йолдызлар», гарәп язучысы Сәхип Җамалның «Кара чәчәкләр» әсәрләре, төрек язучысы Ришад Гюнтекинның атаклы «Чалы кошы», Ю. Томинның «Алмаз сукмаклар» романнары зур популярлык казандылар.

1973 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгәч, ул актив рәвештә берлек каршындагы тәрҗемәчеләр секциясе эшчәнлегендә катнаша, 19741979 елларда секцияне җитәкли.

Таһир Нурмөхәммәтов 1999 елның 25 сентябрендә Казанда вафат була. Аны Буа районының Норлат авылы зиратында җирлиләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдипләребез — 2 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.
  • Белем.ру порталы 2016 елның 5 март көнендә архивланган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]