Тел яңарышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Тел яңарышы (тел җанландырылуы) — аерым индивидлар, мәдәни һәм иҗтимагый төркемнәр, хөкүмәтләр яки сәяси хакимиятләр кебек кызыксынучы тарафларның телнең кулланылыштан чыгу процессын киресенә үзгәртү тырышлыгы. Телнең кулланылыштан чыгу дәрәҗәсе югары булса, ул юкка чыгу куркынычы янаган, йокыга чумган (Wesley Leonard'ның эшен кара), яки юкка чыккан хәлдә булуы мөмкин. Бу очракларда, тел яңарышының максаты еш телнең сөйләм дәрәҗәсендә кулланылышын кайтару булып тора. Тел җанландырылуның максатлары аерым җәмгыятьләр һәм вәзгыятьләр очракларында төрле булса да, күп җәмгыятьләрнең максаты - юкка чыккан яки юкка чыгу куркынычы янаган телне актив көндәлек кулланылышка кайтару. Телнең җанландырылуы - телнең үлүе процессының киресе.

"Тел яңарышының күп практик, эстетик һәм этик файдалары бар - алар арасында тарихи гаделлек, күптөрлелек һәм эш таба алу мөмкинчелекләрен үстерү."[1]

Теория[үзгәртү]

Соңгы дистә еллар дәвамында күп социолингвистлар (мәсәлән en:Joshua Fishman) телдән баш тарту (ингл.) процессын кирегә үзгәртү өлкәсендә тикшеренүләр алып бара. Телдән баш тарту процессын кирегә үзгәртү аерым бер телне җанландыру яки анарга ярдәм күрсәтү ысулларының иң нәтиҗәле булуы өчен, үзенә бу телнең ни дәрәҗәдә кулланылыштан чыкканын билгеләүне ала.

Яңарыш лингвистикасы[үзгәртү]

Яңа лингвистик парадигма һәм дисциплина буларак Яңарыш лигвистиканы en:Ghil'ad Zuckermann алга сөрә. "Zuckermann'ның яңарыш лингвистикасы термины еонтакт лингвистикасы термины моделеннән үрнәк алып булдырылган [телләр контакты (ингл.) мәкаләсен кара]. Яңарыш лингвистикасы, башка мәсьәләләр арасында, телнең кире кайтарылуына, яңарылышына һәм җанландырылуына караган универсаль механизмлар һәм чикләүләрне өйрәнү белән шөгылләнә. Бу фәнни тикшеренү өлкәсе төрле яңарыш торышлыкларын чагыштырып, үз өлешен дөньяның төрле урыннарында йокыга чумган телләрне актив кулланылышына кайтару проектларны берләштерүче эпистемологик күпер буларак кертә."[2]

Zuckermann җирле үзенчәлекләр һәм идеосинкразияләрнең ("local peculiarities and idiosyncrasies") булуын таный[3], ләкин искәртә: "...бар яңарыш торышлыклары өчен уртак чикләүләр бар. Аларның нинди булуын аңлау яңарыш тарафдарларына һәм дөньяның алдынгы илләр лидерларына үз эшләрен нәтиҗәлерәк ясарга ярдәм итәр. Мәсәлән, фундаменталь сүзлекне һәм фигыльләрнең төрләнешен, авазлар һәм җөмләдәге сүзләр тәртибенә караганда кире кайтару җиңелрәк. Телне җанландыру белән янучылар реалист булырга, "Чын тамырларга кайтырга яки үләргә!" кебек контр-продуктив, моральны төшерүче шигарьләрдән баш тартырга тиешләр.[3]

Телдән баш тарту процессын кирегә үзгәртү этаплары[үзгәртү]

en:Joshua Fishman тәкъдим иткән юкка чыгу куркынычы янаган (яки йокыга чумган) телләрне җанландыру яки аларны тотрыклы хәлгә чыгару моделе[4][5] сигез этаплык процессны билгели. Соңгырак этапларга күчү, алдынгы этапларга ирешкәч һәм анда тасвирланган хәлнең тотрыклы (ягъни гадәт) дәрәҗәгә чыгарылганнан соң гына тәкъдим ителә. Бу сигез этап шундый:

  1. Тел өйрәнчекләре ролен хезмәт итәчәк олыларның телне өйрәнүләре (телдә сөйләшүне дәвам итүчеләрнең күбесе өлкәннәр һәм башка сөйләшүчеләрдән иҗтимагый яктан изоляцияләнгән булган очракларда рекомендацияләнгән).
  2. Телнең актив сөйләшүчеләрдән (яки кулланучылардан) иҗтимагый яктан интеграцияләнгән төркемне булдыру (бу этапта гадәттә язу телгә караганда сөйләм теленә күбрәк игътибар итү нәтиҗәлерәк була).
  3. Телне еш кулланган кешеләр күләме сизелерлек булган урыннарда, барлык яшь төркемнәре һәм гаиләләр эчендә телнең формаль булмаган кулланалышын алга сөрү, һәм телне көндәлек тормышында (иң әзеннән кайбер контекстларда) эксклюзив рәвештә кулланучы, аның өчен саклану урыны һәм телнең куллануны алга сөрүче мәхәллә институтларны булдыру аркылы җанландыру.
  4. Барлык яшь төркемнәре арасында тел кулану өлкәсендә сөйләм компетенциясенә ирешелгән җирләрдә, телдә уку-язуны өйрәнүне алга сөрү - ләкин дәүләт мәгариф системасының яклавын яки ярдәмен көтмәгән рәвештә.
  5. Саннар белән нигезләнгән һәм дәүләт рөхсәт иткән урыннарда телнең мәҗбүри дәүләт мәгариф системасында куллануны алга сөрү.
  6. Элгәре этаплар ирешелгән һәм гадәткә әверелгән җирләрдә, телнең эш урынында түбәнрәк дәрәҗә коммуникацияләрдә куллануны алга сөрү.
  7. Элгәре этаплар ирешелгән һәм гадәткә әверелгән җирләрдә, телнең масса-күләм мәгълүмат чараларында һәм җирле үзидарә хезмәтләрендә куллануны алга сөрү.
  8. Элгәре этаплар ирешелгән һәм гадәткә әверелгән җирләрдә, телнең хөкүмәт, югары белем бирү һ.б. өлкәләрдә кулланылышын алга сөрү.

Бу телне җанландыру моделе көчләрне иң нәтиҗәле якларга юнәлтүне, элгәре этапларга ирешмичә соңгырак этапларга чыгу торышлыгы белән энергияне бушка сарыф итмәүне күздә тотып төзелгән. Мәсәлән, гаиләдә телне кулланучы гаиләләр юк дәрәҗәсендә булганда, телнең телевидение һәм хөкүмәт хезмәтләрендә кулланылуы өчен кампания алып бару мәгънәсе һәм файдасы бик түбән злеге.

Юкка чыгу куркынычы астында калган телгә үсәргә ярдәм итүче факторлар[үзгәртү]

en:David Crystal, үзенең Language Death ("Тел үлүе"),[6] китабында юкка чыгу куркынычы янаган телдә сөйләшүчеләр астагы 6 шартка туры килгәндә, телләренең тәраккыяте дәвам ителәчәге постулат алга сөрелә:

  1. яшәгән җәмгыятьләрендәге доминант төркеме күзләрендә үзләренең престижын үстерүләре
  2. үзләренең байлыгын үстерүләре
  3. доминант төркеме күзләрендә үзләренең легитим саналган көчләрен үстерү
  4. белем бирү (мәгариф) системасында көчле вәкиллек итү
  5. телне язу белән тасвирлый алулары (тәрҗемәче искәрмәсе - төрле гомуми һәм махсус сүзлекләр, һәм кулланмалар ярдәмендә)
  6. электрон технологияләрне куллана алулары

Аерым үрнәкләр[үзгәртү]

Телне бишектән өйрәнеп анарда туган тел дәрәҗәсендә сөйләшүчеләр (ингл.) булмаган үле (ингл.) дәрәҗәсенә җиткән телнең киләчәге тотрыклы булган (беренчел тел дәрәҗәсендә берничә миллион сөйләшүчеләрнең җәмгыяте) дәрәҗәгә кайтару очрагы тарихта әлегә бер генә тапкыр яшәлде - бүген Израиль байрагы Исраил милли теле иврит (Hebrew language) белән булган хәл. Бу очракта, яңарышын уникаль тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләрнең җиңеләйтте - Ивритның яңарышын кара (ингл.).

Ләкин үткәндә берничә период заманында, телне бишектән өйрәнеп анарда беренчел тел дәрәҗәсендә сөйләшүчеләр булмаган әдәби телләрнең югары престижга ия булуы һәм лингва франка (ингл.) дәрәҗәсендә халыкара телләре ролен уйнаулары сәбәпле, аларда практик сәбәпләр өчен берничә миллион сөйләшүчеләрнең булуы мәгълүм.

Кытай байрагы Кытай Халык Җөмһүриятеда берничә Манчу теле (ингл.) энтузиастлары төркемнәре, тугандаш Cибе теле (ингл.) әлегә дә ана теле дәрәҗәсендә яши биргән Шеңҗан-Уйгыр автономияле районының Чапчал-Cибе автоном уездына (ингл.) сәфәрләр кылып, шулай ук сакланып калган сүзлекләр һәм дәреслекләрне кулланып, үз ата-бабалары булган манчу халкы (ингл.) телен киредән тормышка кайтарырга торышалар.[7]

АКШ байрагы АКШда берничә Американ кызылтәнлеләр төркемнәренең үлемгә таба юлга баскан телләрен җанландырырга торышлыклары билгеле.[8]

Пәрәвездә йөзләрчә сирәк кулланган телләрне өйрәнергә теләүчеләр өчен алар буенча укыту материаллары урнаштырылган.[9] Тагын 6,000 тирәсе телләрне дини текстлар кебек башка максат өчен ясалган һәм киңрәк таралыш алган телләргә тәрҗемәләре булган аудиоязмаларны тыңлау юлы белән азмы-күпме дәрәҗәдә өйрәнү мөмкин.[10][11]

Телнең яңарышы белән шөгыйльләнүче оешмалар еш аерым бер диалектны сайлый, кайвакыт берничә вариантка нигезләнеп берне стандарт итеп сайлый, күбесенчә замандаш сүзләргә бәйле неологизмнар уйлап чыгару, иске сүзләргә яңа мәгънәне өстәү, тугандаш телләрдән калькалау (замандаш иврит өчен гарәпчәдән, корнча өчен уэльсча һәм бретончадан), яки замандаш халыкара телләрдән турыдан-туры күчермә буларак яңа формаларны өсти. Башка вариантлар тарафдарлары сайланган форма "чын/дөрес түгел", һәм тел яңарышын оригиналь максатына ирешелмәде дип хис итә алалар.

Соңгы арада гына, Җир йөзендә 2000 дәр артык тел юкка чыккан. Сөйләшүчеләр саны түбән булган телләр юкка чыгу куркынычы янаган телләр исемлегенә кертелгән.

БМО юраулары буенча бүген Җир йөзендә кулланылган телләрнең яртысыннан күбрәгендә сөйләшүчеләр саны 10,000 кешедән түбәнрәк, дүрттән бер өлеше очрагында - 1,000 сөйләшүчедән азрак. Бу телләрне саклауга көч кертелмәгән очракта, киләчәк 100 ел эчендә буларның күпчелеге юкка чыгачак.

Юкка чыгу куркынычы янаган телләрне саклау һәм яңарышы эшчәнлеген алып баруга Юкка чыгу куркынычы янаган телләр фонды (ингл.) багышланган.

Аурупа[үзгәртү]

19 гасыр дәвамында һәм 20 гасыр башында, төрле Аурупа илләренең мәркәз хөкүмәтләре мәгарифтә һәм рәсми кулланылышта үз телләрен генә кулланырга рөхсәт итү нәтиҗәсендә, башка җирле һәм өйрәнелгән телләрнең кулланылышы азайды (мәсәлән Бөекбритания, Франция, Испания, Италия һәм Греция, өлешчә - Германия һәм Австрия).

Соңгы берничә дистә ел дәвамында, җирле милләтчелек (ингл.) һәм кеше хокуклары (human rights) хәрәкатьләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә Аурупа дәүләтләре сәясәтләре мультикультурализмга (ингл.) таба үзгәрде; элек алга сөрелгән региональ телләрнең кулланылышын кысу практикалары "лингвицид" (ингл.) кебек терминнар белән билгеләнеп, каты тәнкыйтькә дүчар булды. Алып барылган кампанияләр нәтиҗәсендә җирле телләр статусы күтәрелде, кайбер Аурупа регионнарында җирле телләр милли тел белән тиңләштереп, рәсми тел дәрәҗәсенә иреште. Бу өлкәдә Аурупа Шурасы'ның гамәлләре (Аурупаның азчылык һәм региональ телләре хартиясен ингл. кара) Аурупа Берлеге'нең рәсми статусын чикләнгән рәсми телләргә генә бирүгә карата зур контрастта тора (Аурупа Берлеге телләрен карагыз ингл.).

Тел яңарышы (җанландырылуы) хәрәкәте шулай ук спектрның икенче ягында, күп гасырлар буенча Аурупада югары белем бирү һәм академик аралашу максатлары өчен куллану өчен махсус өйрәнелгән һәм өстә тасвирланган периодка кадәр кыйтгада урнашкан барлык университетларны берләштергән латин телен дә читләтеп узмаган. Бу телне үз теле буларак санаган халык калмавы сәбәпле, бу хәрәкәть милли яки югарырак дәрәҗә хөкүмәтләрдән ярдәм алмауга карамастан, аны кулланылучылар саны үсештә (кулланылыштагы латинча мәкаләсен карагыз, ингл.).

Азия[үзгәртү]

Япония байрагы Японияның төньягында яшәүче җирле айну халкының (ингл.) айну теле (ингл.) әлегә үлемгә таба юлга баскан булсада, аны җанландыру эшчәнлек дәвам ителә. Хоккайдо утравында яшәгән айнуларның 2006 сораштырылуы катнашканнардан 4.6% гына айну телендә "азмы-күпме сөйли белүен" яки аралаша алганын күрсәтте.[12] 2001 елгы мәгъләматлары буенча, айну теле Японияның башлангыч яки гомуми урта белем бирү мәктәпләрнең берсендә дә укытылмаса да, Хоккайдодагы күп санлы тел үзәкләрендә һәм университетларында, шулай ук PrefSymbol-Tokyo.svg Токионың Чиба университетында (ингл.) тәкъдим ителә иде.[13]

Критика[үзгәртү]

Телләрне юкка чыгудан яклауга көч түгү кирәкмәгән нәрсә дип санаучылар да юк түгел - шундыйларның бер үрнәге язучы Кенан Малик (ингл.) була ала. Телләрнең үлеме табигый һәм күп очракларда кешенең тыкшынуына карамастан нәтиҗәсе алдан фаразлый алырлык феномен булу сәбәпле, Малик дөньяның барлык телләрне саклап калырга торышу "иррациональ" булуын алга сөрә. Шулай ук телләрнең үлеменең файдалы якларның булуы да - калабиргән телләрдә күбрәк кешеләрнең сөйләшә алулары коммуникация дәрәҗәсен күтәрә, шулай да икътисади үсешкә һәм низагларның азаюына китерә алуы - ассызыклана.[14][15]

Исемлекләр[үзгәртү]

  • Юкка чыгу куркынычы янаган телләр исемлеге (ингл.)
  • Юкка чыккан телләр исемлеге (ингл.)
  • Телләр стандартларын билгеләүче оешмалар исемлеге (ингл.)
  • Җанландырылган телләр исемлеге (ингл.)

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. en:Ghil'ad Zuckermann, "Stop, revive and survive", The Australian, Higher Education, June 6, 2012.
  2. Zuckermann, Ghil'ad and Walsh, Michael 2011. 'Stop, Revive, Survive: Lessons from the Hebrew Revival Applicable to the Reclamation, Maintenance and Empowerment of Aboriginal Languages and Cultures', Australian Journal of Linguistics Vol. 31, No. 1, pp. 111-127.
  3. 3,0 3,1 Ghil'ad Zuckermann, "Stop, revive and survive", The Australian, Higher Education, June 6, 2012.
  4. Fishman, J. A. (1991). Reversing language Shift: Theory and Practice of Assistance to Threatened Languages. Clevedon : Multilingual Matters.
  5. Fishman, J. A. (ed.) (2001). Can Threatened Languages Be Saved? Reversing Language Shift, Revisited: A 21st Century Perspective. Clevedon : Multilingual Matters.
  6. Crystal, D. (2000). Language Death. Cambridge : Cambridge University Press. ISBN 0-521-65321-5
  7. In China, the Forgotten Manchu Seek to Rekindle Their Glory by Ian Johnson. The Wall Street Journal. Retrieved on 2009-10-05.
  8. Indian Tribes Go in Search of Their Lost Languages, Patricia Cohen, New York Times, April 5, 2010 [1]
  9. Reviews of Language Courses. Lang1234. Retrieved on 12 Sept 2012.
  10. Countries of the World. Global Recordings Network. Retrieved on 11 Sept 2012.
  11. Geographic Language Museum. ForeignLanguageExpertise.com. Retrieved on 11 Sept 2012.
  12. Cultural Diversity, Heritage and Human Rights: Intersections in Theory and ... - William Logan, Máiréad Nic Craith - Google Books
  13. Can Threatened Languages Be Saved?: Reversing Language Shift, Revisited : A ... - Joshua A. Fishman - Google Books
  14. http://www.bbc.co.uk/news/magazine-11304255
  15. http://www.kenanmalik.com/essays/die.html

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Өстәмә әдәбият[үзгәртү]

  • Grenoble, L. A. and Whaley, L. J. (1998). Endangered Languages: Language Loss and Community Response. Cambridge University Press. (ISBN 0-521-59712-9)
  • Nettle, D. and Romaine, S. (2000). Vanishing Voices. Oxford University Press. (ISBN 0-19-515246-8)
  • Reyhner, J. (ed.) (1999). Revitalizing indigenous languages. Flagstaff, AZ : Northern Arizona University, Center for Excellence in Education. (ISBN 0-9670554-0-7)

Сылтамалар[үзгәртү]

Оешмалар[үзгәртү]

АКШ[үзгәртү]


Калифорния[үзгәртү]


Телнең җанландырылуы өчен технологияләр[үзгәртү]

Телнең җанландырылуы буенча методологияләр[үзгәртү]