Тоба һәлакәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Тоба янартавының Пулау Симеулуэдан 80 км югарылыктан атылуның күренеше моделе.
Тоба янартавының супер-атылуы
Фәнни классификация
Халыкара фәнни атамасы
СООБЩЕНИЕ ОБ ОШИБКЕ
Не указан параметр latin
uselang=ru}}
[{{fullurl:commons:Special:Search/{{{latin}}}|uselang=ru}} ]

Тоба янартавын супер-атылуы Җирнең тарихында иң өре янартау атылуларыннан берсе дип билгеле. Бүгенгә кадәр 69 000 һәм 77 000 ел элек арасында Индонезияның Суматра утравында урын алган.

Супер-атылу[үзгәртү]

Тоба атылуы яки Тоба вакыйгасы[1] бүген Тоба күле дип билгеле урында якынча 73 000 (+/- 4000) ел [2] [3][4] [5] элек урын алды. Тоба һәлакәте белән бәйле атылуы соңгы 1 миллион ел дәвамында Тобада өч эре янартау атылуыннан иң соңгысы.[6] Соңгы атылуның дәрәҗәсе юрамалары янартау шартлавы индексы буенча 8нче дәрәҗәсендә булганы исәпләнелә (ягъни "мега-колоссаль"), яки дәрәҗәсе ≥ M8; аның 100 × 30 км² зурлыгында кальдера комплексының барлыкка килүенә керткән өлеше бик зур.[7] Атылуның күләме каты-таш эквиваленты юрамалары буенча 2000 км3 һәм 3000 км3 арасында дип билгеләнә, ләкин атылган магма күләменең иң еш күрсәтелгән саны - DRE 2800 км3 (якынча 7*1015 кг). Аның 800 км3 өлешенең Җир йөзенә көл буларак төшүе исәпләнелә.[8] Бу вакыйга якын тарихында урын алган иң өре 1815 елгы Индонезиядәге Тамбора тавы атылуыннан (Төньяк ярымшарда 1816 елгы "Җәйсез елга" сәбәпче) атылган күләме буенча ике дәрәҗә (100 тапкыр тирәсе) югарырак.[9]

Тоба атылуы Индонезиядә урын алуына карамастан, ул барлык Көньяк Азияны (Һинд океаны, Гарәп һәм Көньяк Кытай диңгезен алучы территорияны) якынча 15 см көл юрганы белән каплады. [10]

Янартау атылуы нәтиҗәсендә килгән кыш һәм салкынаю[үзгәртү]

Атылуның соңгы бозлык периоды башлануы белән бер арага туры килүе галимнәрнең игътибарын җәлеп итте. Майкл Л. Рампино һәм Стефен Селф фикерләре буенча, бу атылу уртак глобаль өслек температурасының 3–5 °C га төшүенә һәм соңгы бозлык циклының җылыдан салкын температураларга күчешен тизләтүенә китергән "кыска, драматик салкынаю яки 'янартау кышы'на" сәбәпче булды.[11]

Генетик бөке теориясе[үзгәртү]

Кеше популяциясе белән бәйле генетик бөкеләр[үзгәртү]

Эволюцион биологы Ричард Даукинс бар кешеләрнең анасыннан тапшырылган митохондриядагы ДНК һәм атасыннан тапшырылган Y хромосомадагы ДНК төзелешләре 140 000 һәм 60 000 ел элек бердәм булулары турында фаразларны тәкъдим итте. Ягъни, бүген яшәгән барлык кешеләрнең бердәм борыңгы анасы булган хатын (Митохондриаль Һава) 140 000 ел элек яшәгән, бердәм борыңгы бабасы булган ир (Y-хромосомалы Адәм) 60 000 белән 90 000 ел элек яшәгән.[12]

Башка имезүчеләрдәге генетик бөкеләр[үзгәртү]

Атылуның кайбер хайваннарның юк ителүенә, башкаларның популяция санында бөке тудыруына китерүе ихтимал (аеруча Көньяк-Көнчыгыш Азия, Һиндстан, төньякка Кытайга һәм көнбатышка Аурупа һәм Африкага кадәр). Көнчыгыш Африка шимпандзесы,[13] Борнеодагы орангутан,[14] үзәк Һиндстан макака,[15] чита һәм юлбарыс[16], һәм төш геннарының аермасы булган көнчыгыш һәм көнбатыш түбәнлек гориллаларының[17] популяциялары барысы да 70 000 – 55 000 ел элек арасында бик түбән дәрәҗәсеннән яңадан күтерәлгәне билгеле.

Тоба вакыйгасыннан соңгы миграция[үзгәртү]

Атылу заманында кешеләр популяцияларның кай якларда яшәүләре әлегә билгесез. Барлык исән калганнары Африкада яшәгәннәре булып, аларның токымнарының дөнья буенча күчеп урнашулары иң ышанычлы сценарий булып кала. Ләкин соңгы археологик табышлары кешеләрнең популяцияләре Жвалапурамда (Көньяк Һиндстан) исән калулары мөмкинчелеген күрсәтә.[18]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Калып:Harvnb, p. 200; Калып:Harvnb, p. 174; Калып:Harvnb, p. 1593–1594; Калып:Harvnb; Global Volcanism Program.
  2. Калып:Harvnb.
  3. Ambrose (1998), 623–651; Zielinski (1996), 837–840
  4. Калып:Harvnb.
  5. Oppenheimer (2002); Rampino & Self (1993a), passim; Self & Blake (2008), 41
  6. Калып:Harvnb, p. 913; Калып:Harvnb.
  7. Калып:Harvnb, p. 1593.
  8. Калып:Harvnb, p. 174; Калып:Harvnb, p. 913.
  9. Калып:Harvnb, p. 114; Калып:Harvnb, p. 837.
  10. Калып:Harvnb, p. 173
  11. Калып:Harvnb, passim.
  12. Dawkins, Richard (2004). The Ancestor's Tale, A Pilgrimage to the Dawn of Life. Boston: Houghton Mifflin Company. ISBN. Калып:Hide in printКалып:Only in print. 
  13. Калып:Harvnb.
  14. Калып:Harvnb.
  15. Калып:Harvnb.
  16. Калып:Harvnb.
  17. Калып:Harvnb.
  18. Калып:Harvnb, passim.

Әдәбият[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү]

en:Toba catastrophe theory