Томас Транстремер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Томас Транстремер
Transtroemer.jpg
2008 ел фотосурәте
Туу датасы: 15 апрель 1931(1931-04-15) (83 яшь)
Туу урыны: Стокгольм, Швеция
Ватандашлык: Швеция байрагы Швеция
Эшчәнлек төре: шагыйрь, язучы, психолог
Иҗат итү теле: Швед
Дебют: «17 dikter» (1954)
Премияләр: Nobel prize winner.svg Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе (2011), Петрарки премиясе (1981)
Бүләкләр: Бонниер нәшриятының шигъри бүләге (1983)

Томас Йоста Транстремер (швед. Tomas Gösta Tranströmer; 1931 елның 15 апрелендә Стокгольмда туган) — XX гасыр швед әдәбиятының күренекле вәкиле, шагыйрь, язучы. 2011 елның Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе иясе[1].

Төп белгечлеге буенча — психолог. Төрмәдә утыручылар һәм авыр җәрәхәтләр алган кешеләр белән эшләгән[2].

1990 еллар башында авыр инсульт кичерә. Аның нәтиҗәсендә тәненең уң ягы катып кала. Транстремер сул кулы белән язарга өйрәнә.

Гомерен Вестерос шәһәрендә кичерә. Аннары хатыны белән Стокгольмга күчә.

2011 елда Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясенә лаек була. Аны ул «үз шигырьләрендә бай эчтәлекле, җиңел аңлаешлы образлар белән чынбарлыкка яңа караш тудыру» өчен ала.

Иҗат[үзгәртү]

Әдип – 12 шигырь һәм проза җыентыклары авторы.

Китаплары:

  • «17 dikter» (1954) — «17 шигырь»
  • «Hemligheter på vägen» (1958) — «Юлдагы серләр»
  • «Den halvfärdiga himlen» (1962) — «Ярым тәмамланган җәннәт»
  • «Klanger och spår» (1966) — «Тәрәзәләр һәм ташлар»
  • «Mörkerseende» (1970) — «Төнге төш»
  • «Stigar» (1973) — «Сукмаклар»
  • «Östersjöar» (1974) — «Балтыйк»
  • «Sanningbarriären» (1978) — «Хакыйкать киртәсе»
  • «Det vilda torget» (1983) — «Кыргый квадрат»
  • «För levande och döda» (1989) — «Тереләр һәм вафатлар өчен»
  • «Sorgegondolen» (1996) — «Гондол кайгысы»
  • «Den stora gåtan» (2004) — «Зур табышмак»

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]