Томас Эдисон
| Томас Эдисон | |
| Тулы исеме | Thomas Alva Edison |
|---|---|
| Һөнәре | уйлап табучы |
| Туу датасы | 11 февраль 1847 |
| Туу җире | Майлан, Огайо |
| Гражданлыгы | |
| Үлем датасы | 18 октябрь 1931 (84 яшь) |
| Үлем җире | Вест Оранж, Нью-Джерси |
То́мас А́лва Э́дисон (инг. Thomas Alva Edison; 1847 елның 11 феврале, Майлан, Огайо — 1931 елның 18 октябре, Вест Оранж, Нью-Джерси) — дөньякүләм танылган уйлап табучы, эшмәкәр. АКШта ул 1893 патент алган, бөтен башка илләр буенча якынча 3 мең патент. Эдисон телеграфны, телефонны, киноҗиһазларны камилләштергән, электроникага һәм күп кенә электро-җиһазларны уйлап чыгарган, фонографны ясаган. Шулай ук ул телефон сөйләшүе башында «алло» сүзен кулланырга тәкъдим иткән.
1928 елда ул АКШның иң югары бүләге — АКШ Конгрессы милли медале белән бүләкләнә.
Балачакта Томас Эдисон авырулы бала булган иде. Аңа 7 яшь булганда, гаиләсе белән Порт-Гурон-га күчкән. Юл вакытында скарлатина белән авырып киткән, нәтиҗәдә колаклары начар ишетә башлаган.
Мәктәптә Томас Эдисон авыр бала булып саналган. Укытучы аңа хәтта «аңгыра» дип әйткәне билгеле. Өч ай мәктәптә укыганнан соң, әнисе аны мәктәптән алып, үзе укыта башлады.
1860 елдан башлап, Томас сатучы булып эшли башлый. Аннары ул телеграфист буларак эшли, монда ул үз җиһазларын куллана башлый. 22 яшьтә ул үз ширкәтен нигезли, профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлый.