Тоташ тирәлекләр механикасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Калып:Тоташ тирәлекләр механикасы Тоташ тирәлекләр механикасымеханиканың, газсыман, сыек һәм каты деформацияләнүчән җисемнәрнең хәрәкәтен өйрәнүче бүлеге.

Тоташ тирәлекләр механикасында, теоретик механикада үсеш алган ысуллар нигезендә, бирелгән урынны (пространствоны) тулаем эзлексез тутыручы материаль җисемнәрнең, аларның молекуляр төзелешенә әһәмият бирмичә, хәрәкәте өйрәнелә. Шуның белән бергә, тыгызлык, тизлек кебек җисемнәрнең характеристикалары эзлексез дип санала. Чөнки тоташ тирәлекләр механикасында кулланылган үлчәмнәр, молекула үлчәмнәреннән җитәрлек зур. Җисемнең бирелгән үзлекләрен өйрәнү өчен кирәк булган минималь күләм билгеләнгән күләм (урыс. Представительный объём), яки физик кечкенә күләм дип атала. Бу гадиләштерү аппаратның эзлексез функцияләре өчен яхшы эшкәртелгән иң югары математиканы тоташ тирәлекләр механикасында кулланырга мөмкинлек бирә. Эзлексезлек фаразыннан (гипотезасыннан) башка, урын һәм вакыт турында да фараз кабул ителә – бөтен процесслар, нокталар арасындагы ераклык билгеләнгән пространствода карала һәм алар вакыт белән үзгәрәләр. Тоташ тирәлекләрнең классик механикасында вакыт бөтен күзәтүчеләр өчен бертөрле ага, ә релятивистикта – урын һәм вакыт бергә урын-вакытка берләшәләр.

Су, һава кебек гади материаль җисемнәрдән башка, тоташ тирәлекләр механикасында аерым тирәлекләр дә карала: кыр тирәлегеэлектромагнит кыр, нурланыш кыры, гравитация кыры һ.б.

Тоташ тирәлекләр механикасы механик мисалларны математик мисалларга, ягъни , математик операөияләр ярдәмендә, ниндидер сан, яки функция табу мисалларына чыгару ысулларын карыйлар.

Шул ук вакытта фән деформацияләнүче җисемнәр өчен гомуми үзлекәр һәм законнар табу ысулларын тикшерә.

Тоташ тирәлекләр механикасы тәэсире астында, математиканың комплеслы анализ, интеграль тигезләмәләр һәм аерым чыгарылмаларда дифференциаль тигезләмә өчен кырый мисал лар (урыс. краевые задачи) кебек өлешләре үсеш ала.

Тоташ тирәлекләр механикасы түбәндәгеләргә бүленә:

Бу бүлекләрнең һәрберсе таррак бүлекләргә бүленә. Мәсәлән, каты җисемнәр механикасы сыгылмалылык теориясенә, пластиклык теориясенә, ярылу теориясенә һ.б. бүленә.

Моны да карагыз[үзгәртү]