Трамплиннан сикерү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Чаңгыда трамплиннан сикерү
Vikersund skiflygingsbakke.jpg
Викерсунд (Норвегия)
Халыкара федерация FIS
Беренче тапкыр искә алына 1868 ел
Сыйфатламасы
Төрләр К120 шәхси беренчелек; К120 команда беренчелеге; К90
Категория кышкы спорт
кирәк-ярак чаңгылар
Үткәрелү урыны чаңгы трамплины
Олимпия уеннарында 1924

Трамплиннан сикерү (инг. ski jumping) – төрле биеклектәге ясалма трамплиннардан сикерүне үз эченә алган спорт төре. Аерым спорт төре буларак та исәпләнә, шул ук вакытта чаңгы буенча икебәйге программасына керә.

Тарихи белешмә[үзгәртү]

Тарихына килгәндә, ул Норвегиянең Телемарк провинциясендә барлыкка килгән. Урындагы халык шул ярыш төре белән 1840 еллардан бирле мавыга. Ул вакытта, еш булмаса да, таудан чаңгыда шуып төшү (слалом) бәйгесе уздырыла.

Күпмедер вакыт үтү белән чаңгычылар арасыннан таудан төшүне өстен күргән “таучылар” төркеме бүленеп чыга. Алар тау битләрендә яткан түмәләчләрдән сикереп ләззәт тапканнар. Алары да канәгатьләндерми башлагач, калкулыкларны үзләре ясый башлый. Шулай ук, чаңгычылар башта тигез урынга килеп төшүне хуп күрсә, аннары, мавыгуларына нинди дә булса киеренкелек өстәргә теләп, кыя урынга төшә башлыйлар.

Ярышта катнашучының нинди ераклыкка сикергәнен рәсми рәвештә теркәү 1868 елдан башлана. Иң беренче нәтиҗә дә билгеле – 19 метр. Ярыш даими үткәрелмәү сәбәпле, күрсәткечләр бик әкрен үсә. 1906 елдан башлап чаңгычылар таудан тизлеккә төшү, чокыр-чакырлы урыннарны оста үтү буенча үзара ярыш үткәрә башлый. Әкренләп бу ярышлар программасы борылышлар башкару, кечкенә трамплиннардан сикерү кебек “сынаулар” белән баетыла. Нәтиҗәлә, берничә үзбаш чаңгы спорты төрләре барлыкка килә: узышу, слалом һәм трамплиннан сикерү. Шулай итеп, Норвегия халкы арасында слаломга караганда трамплиннан сикерү һәм узышу дисциплиналары билгелелек яулый. Чаңгы спорты буенча дөнья беренчелекләренең, кышкы Олимпия уеннарының килеп чыгышына «Төньяк уеннары» (1901 елдан) булышлык итә. 1920 еллардан башлап Халыкара чаңгы федерациясе чаңгының бөтен төр ярышлары буенча Бөтендөнья беренчелеген, ә 1924 елдан Халыкара олимпия комитеты кышкы Олимпия уеннарын үткәрә башлый.

Дүрт елга бер генә мәртәбә уздырылган Олимпия уеннары спортчыларның көрәшкә булган “сусавын басмый” дип, Халыкара чаңгы федерациясе 1929 елдан башлап ел саен чаңгы спортының бөтен төрләре буенча дөнья беренчелекләрен үткәрә. 1950 елдан чаңгы узышы, икебәйге һәм трамплиннан сикерү буенча беренчелекләр дүрт елга бер тапкыр, ягъни кышкы Олимпия уеннары аралыгында уздырыла башлый.

ССРБ һәм Русиядә халәте[үзгәртү]

1950 елларда Советлар союзы спортчылары халыкара ярышларда катнаша башлый. Шул чорда Ю. Скворцов белән А. Ларионов Бөтендөнья студентлары Кышкы уеннарында җиңү яулап кайталар. 1961 елда Н. Шамов Норвегиядә Холменколлен уеннарында җиңә, ә К. Цакадзе Финляндиянең Лахти шәһәрендә узган ярышта беренчелекне ала. 1962 ел дөнья беренчелегендә Н. Каменский Закопанеда (Польша) 90 метрлык трамплиннан сикереп, көмеш медаль яулый.

Бүгенге көнгә кадәр чаңгы белән трамплиннан сикерү спортында илебез спортчылары арасында, яуланган уңышның зурлыгы җәһәтеннән, В. Белоусовка җитүче юк. Ул 1968 елда Гренобль шәһәрендә узган Олимпиадада (90 метрлык трамплинда) алтын медаль хуҗасы була.

Сикерү стильләре[үзгәртү]

“Парашютчы” норвеглар[үзгәртү]

1924-1954 елларда чаңгы белән трамплиннан сикерү спортында норвегларга җитүче булмый диярлек. Алар дөнья чемпионатларында да, кышкы Олимпиадаларда да гел беренче урын яулый. Башкаларга исә, Норвегия “парашютчыларының” гәүдәләрен алга сузып, һава ярып очуларын күзәтергә генә кала.

Аэродинамик очу стиле[үзгәртү]

1954 елда фин спортчылары Норвегиянең “очучы чаңгычылар”ының 30 еллык гегемониясен туктатуга ирешә. Бу уңышка алар аэродинамик стильне (куллар тәнгә сыланган йә алга таба сузылган, очу вакытында гәүдә чаңгылар өстендә яткан кебек күренә) куллану ярдәмендә ирешә. Моннан тыш, фин спортчылары ботинкаларны чаңгыга тартып торган пружинаның көчен киметә бирә. Нәтиҗәләр озак көттерми: 1954 елдан башлап бөтен дөнья чемпионатларында, Олимпия уеннарында алар беренче урыннарны яулый. 1960 елда гына Скво-Велли бистәсендә (АКШ, Калифорния штаты) узган кышкы Олимпия уеннарында бу очу стилен яхшырак үзләштергән немец Хельмут Рекнагель финнарны артта калдыруга өлгәшә. Әммә чираттагы Уеннарда (Австрия, Инсбрук шәһәре) фин Вейко Канконнен бу дисциплинада беренчелекне яңадан үз иленә кайтара.

V-рәвешле стиль (Боклев стиле)[үзгәртү]

1989 елда чаңгы белән трамплиннан сикерү спортында швед чаңгычысы Ян Боклев революция ясый. Ул беренче булып этелеп китү “өстәленнән” аерылганнан соң чаңгы очларын аерып оча башлый. Беренче вакытта судьялар ул керткән яңалыкка ятсынып карый, хәтта техника өчен Боклевка түбән балл куеп йөдәтәләр. Әммә еракка очуда швед спортчысына җитүче булмый һәм аңарчы бер дә призлы урынга дәгва итмәгән Ян 1988, 1989 еллардагы Дөнья кубокларында уртак зачетта җиңү яулый. Әкрен генә V-образлы сикерү техникасы бөтен дөньяга тарала. Хөкемдарларлар да, чаңгы очларын аерып сикерүчеләрне мәрхәмәтлерәк хөкем итә башлый.

Дисциплина төрләре[үзгәртү]

Бүгенге көндә чаңгы белән трамплиннан сикерү ярышы түбәндәге дисциплиналар буенча үтә: К120 шәхси беренчелек – 120 метрлы трамплин, ир-егетләр; К120 команда беренчелеге – 120 метрлы трамплин, ир-егетләр; К90 шәхси беренчелек – 90 метрлы трамплин, ир-егетләр; Кышкы Олимпия уеннарында ярышның һәр төрендә илнең җыелма командалардан дүртәр спортчы гына катнаша ала.

Ярышларда бәяләү системасы[үзгәртү]

Трамплиннан сикерү - спортчыдан зур кыюлык һәм хәрәкәтләр камиллеген таләп итә. Сикерүләрне башкару техникасы (стиле) биш хөкемдар тарафыннан бәяләнсә, иң күбе 20 мәрә бирелә. Аннары, судьялар куйган балларга махсус таблица буенча исәпләнгән ераклык өчен мәрәләр кушыла. Моннан тыш, спортчының җиргә килеп төшү техникасы да бәяләнә. Егылса йә җиргә кулы белән таянса, 30 мәрәен югалта. Критик ноктага (К) кадәр “очу” спортчыга 60 мәрә бирә. Критик нокта трамплинның “күәте” буенча билгеләнә: мәсәлән, 60 метрлыныкы – 60 метрга, 90 метрлыныкы – 90 метрга тиң. 120 метрлык трамплинда һәр метр 1,8 мәрә, ә 90 метрлыкта – 2 мәрә “тора”.

Чыганаклар[үзгәртү]

Очты! Очты! Һаваларны ярып очты… Чаңгычы… "Шоңкар",№2, 2010 ел. (башк.)