Тригонометрия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Тригономе́трия (грек. τρίγονο (өчпочмак) һәм грек. μετρειν (үлчәргә), ягъни өчпочмакларны үлчәү) — тригонометрик функцияләрне һәм аларның геометриягә карата кулланылышын өчрәнүче математиканың бүлеге. Бу төшенчәне беренче булып немец математигы Бартоломеус Питискус (Bartholomäus Pitiscus, 15611613) куллана[1], фән үзе исә борынгы заманда ук астрономия, геодезия һәм архитектурада хисап алып бару өчен кулланыла.

Тригонометрик исәпләүләр барлык геометрия, физика һәм инженерлыкның барлык өлкәләрендә диярлек кулланылалар.

Тригонометрик функцияләрнең билгеләнмәсе[үзгәртү]

Берлек әйләнә эчендә θ почмагының тригонометрик функцияләре

Башта тригонометрик функцияләр турыпочмаклы өчпочмак якларының үзара нисбәте белән бәйле була. Аларның бердәнбер аргументы булып почмак (турыпочмактан тыш) тора:

  • Синус — каршыдагы катетның гипотенузага чагыштырмасы.
  • Косинус — эргәдәш катетның гипотенузага чагыштырмасы.
  • Тангенс — каршыдагы катетның эргәдәш катетка чагыштырмасы.
  • Котангенс — эргәдәш катетның каршыдагы катетка чагыштырмасы.
  • Секанс — гипотенузаның эргәдәш катетка чагыштырмасы.
  • Косеканс — гипотенузаның каршыдагы катетка чагыштырмасы.

Чыганаклар[үзгәртү]