Тубыл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Тубыл
Байрак Герб
Байрак
Герб
Ил Русия
Өлкә Төмән өлкәсе
Координаталар 58°11′43″т.к. 68°15′29″кч.о. / (G)
Шәһәр башлыгы Оленберг Иван
Нигезләнде 14.6.1587
Мәйдан 392,35 км²
Климат төре уртача
Халык саны Red Arrow Down.svg 99 698 кеше (2010)
Телефон коды 3456
Почта индексы 626150
Рәсми сайт http://tobolsk.admtyumen.ru/
Тубыл (Русия)
Red pog.png
Тубыл (Төмән өлкәсе )
Red pog.png

Тубыл (рус. Тобольск) — Русия шәһәре. Төмән өлкәсенең Тубыл районы үзәге. Өлкә үзәге Төмәннән 240 чакрым читтә урнашкан. XVIIXIX гасырларда Себер башкаласы булып саналган.

1586 елны воеводалар Василий Сукин, Иван Мясной һәм письменный голова Данила Чулков гаскәр белән Себергә килеп җитәләр, алар борынгы татар шәһәрләре Чимги-Тура һәм Тубыл-Тура өстендә Төмән һәм 1587 елда Тобольски хәрби кәлгә-калаларын салалар”, дип яза язучы Фәүзия Бәйрәмова.[1]

География[үзгәртү]

Тубыл Көнбатыш Себердә, Төмәннән 247 километр төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Иртышка Тубыл елгасы кушылу урыны янындагы порт.

Тубылдан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)
Салехард ~ 1771 км Ханты-Мансийск ~ 415 км Түбән Варта ~ 795 км
Соргыт ~ 562 км
Пермь ~ 982 км
Җилләр розасы
Томск ~ 1358 км
Екатеринбург ~ 536 км
Чиләбе ~ 621 км
Төмән ~ 246 км
Курган ~ 414 км
Омск ~ 480 км

Климат[үзгәртү]

  • Елның урта температурасы — 0,9 °C
  • Елның урта җил тизлеге — 2,9 м/с
  • Елның урта һава дымлылыгы — 75%
Тубыл климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 5,5 5,5 14,7 29,5 35,7 37,2 36,1 33,8 30,1 23,0 12,3 4,5 37,2
Уртача максимум, °C −12,7 −10,3 −1,4 7,3 16,3 22,4 23,9 20,4 13,7 6,1 −4,7 −10,7 5,9
Уртача температура, °C −17,1 −15,6 −7 1,8 10,2 16,7 18,7 15,3 9,0 2,2 −8,2 −14,9 0,9
Уртача минимум, °C −21,6 −20,7 −12,6 −3,2 4,7 11,4 13,7 10,7 4,9 −1,2 −11,8 −19,3 −3,8
Абсолют минимум, °C −48,5 −47,7 −41,8 −30,3 −14,6 −2,2 1,2 −2,9 −6,5 −34,4 −40,1 −51,8 −51,8
Явым-төшем нормасы, мм 23 17 17 24 44 57 67 73 53 40 34 27 476
Чыганак: Погода и климат

Тубылда татар мәгарифе[үзгәртү]

Тубылдагы татар бистәсенең күренеше. Уртасында татар мәчете. 1912 елдагы С. М. Прокудин-Горскийның фотосүрәте.

1934 елда өлкә татар педагогия училищесы Тубыл шәһәренә күчерелгән, 1955 елда мөстәкыйль уку йорты буларак ябылды, рус педагогия училищесына татар бүлеге итеп күчерелеп, 3-4 едан соң ул бүлек тә ябылды. Татар педагогия училищесы үзенең яшәү дәверендә өлкә мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары өчен бер мең ярым укытучы әзерләп чыгарган.

1950 елда Төмән дәүләт педагогия институты каршында татар мәктәпләре өчен рус һәм татар телләре укытучыларын әзерләү өчен икееллык курслар ачыла, ул бүлек 1953 нче елда Тубыл педагогия институтына 4 еллык аерым-аерым татар теле һәм рус теле бүлекләре итеп күчерелә. Татар теле укытучылары әзерли торган бүлек 1959 нчы елда соңгы чыгарылышын ясап, ябыла. 6 елдан соң, 1965 нче елда, рус–татар бүлеге дә ябыла.

Шул еллар арасында Тубыл педагогия институты 250 татар теле һәм рус теле укытучылары әзерләп, татар мәктәпләренә юллый. Ул елларда соңрак филология фәннәре докторлары Фәрит Хатипов, Азат Әхмәдуллин, Гомәр Саттаров һәм Габделхәй Әхәтовлар студентларга нигезле белем бирү белән бергә, аларны һәръяктан үсеш алган татар мәгърифәтчеләре итеп тәрбияләп чыгардылар. Ул буын укытучылары өч-дүрт дистә еллар дәвамында Төмән өлкәсендә туган телне тиешле дәрәҗәдә саклап килделәр.

Шуннан соң, 1990 нчы елга кадәр, өлкәдә татар мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф, татар теле һәм рус теле укытучылары әзерләү туктатылып торылды.[2]

Тубылның үзендә дә туксан яшьлек 15 нче номерлы татар этнокультуралы мәктәбе бар. 1918 елда мәдрәсә булып ачылган бу бинаны татарлар 1960 елларда татар мәктәпләренә көн бетә башлаган вакытларда саклап калган. Биредә барлыгы 350 бала укый. Шуның 25 проценты руслар. Укучыларга татар теле һәм әдәбият атнага ике тапкыр укытыла.[3]

Халык[үзгәртү]

1840[4] 1856[5] 1897[6] 1913[5] 1926[5] 1931[5] 1939[5] 1959[7] 1970[8] 1979[9] 1989[10] 2002[11] 2010[12]
16 362 ~16 100 29 544 ~24 500 ~18 200 ~23 500 ~32 200 36 484 49 260 61 969 94 143 92 880 99 698

Милли состав: урыслар (75,6 %), татарлар (16,0 %), украиннар (2,5 %), башкалар (5,9%).[13]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]