Туган тел

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Туган тел latin yazuında])

Габдулла Тукай тарафыннан 1909 елда язылган шигыре турындагы мәкалә өчен «Туган тел» шигырен карагыз.

Туган тел
Киләсе икенчел тел
Кайда өйрәнелә социолингвистика[d]
Моның каршысы чит тел
Азәрбайҗанның Нахичевань (рус.) шәһәрендә туган телгә һәйкәл

Беренчел тел (шулай ук L1 яки туган тел[1]) — кеше тумыштан (ягъни сабыйлыктан) яки критик период (ингл.) дәвамында өйрәнгән[2], яки кеше иң яхшы үзләштергән һәм еш шул кешенең социологик мәдәни кемлеге өчен нигез булган тел(ләр).

Шул сәбәпле, кешенең беренче телдән тыш сөйләшә алган бар башка тел(ләр) икенчел тел дип атала(лар)[3].

Телләр төрләренә (рус.) килгәндә, кайбер телләрдә яки җәмгыяви катламларда кулланылган туган тел яки ана теле терминнары кешенең беренчел тел урынына этник төркемгә бәйлелеген күрсәтү өчен кулланыла.[4]. Кеше тормышында төп ролен уйнаган беренчел телләреннән берсе доминант тел (Кешенең көндәлек тормышында һәм эшчәнлегендә иң күп кулланылган тел)[5] яки еш киңрәк контекстуаль мәгънәле төп тел термины белән билгеләнә. Бу мәсъәләдә тулырак мәгълүмат өчен түбәндәге Терминология бүлеген карагыз.

Терминология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни әйләнештә кайвакыт очраган туган тел термины кешенең теге яки бу телдә шул телдән тыш бернинди телдә сөйләшә алмаган кеше дәрәҗәсендә сөйләшә белгән дәрәҗәсен билгеләү өчен кулланыла. Шулай ук, кайбер телләрдә туган тел төшенчәне билгеләү өчен еш ана теле төшенчәсен билгеләгән сүзне куллану сәбәпле, бу ике термин арасында аермыйлар. Төп тел (контекст буенча күпмәгънәле) һәм доминант тел төшенчәләре арасында да охшаш хәл күзәтелә.

Ана-ата теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Ана-ата теле" терминның чыгышы баланың тел сәләтләре анасы/атасы тарафыннан үстерелә башлый һәм шулай булгач анасы сөйләшкән тел бу баланың төп теле булачак дигән төшенчәдән килә.—ягъни бүген шундый карашларның тулысынча мантыйксыз булуын әйтеп була. Термин берече тапкыр Католик руханиләр тарафыннан үзләре кулланган латин теле урынына җирле халык белән аралашу өчен кулланылган телне билгеләр өчен уйлап чыгарыла.[6]

Сидней шәһәрендә Халыкара туган тел көненә багышланган һәйкәлне ачу мөрәсиме, 19 февраль 2006

Джон Рональд Руэл Толкин үзенең 1955 елгы "Инглизчә һәм уэльсча (ингл.)" лекциясендә "туган тел" белән "бишек теле" арасындагы аермасын билгели - соңгысы кеше үзенең беренче балачак елларында өйрәнелгән тел булса, кешенең чын "туган теле" бәлки башка булуы ихтимал, ягъни мәсъәлән табигый тел өчен тәм (ингл.) белән билгеләнә алуы мөмкин, һәм соңрак тормышның дәвамында теге яки бу тел яки диалект өчен көчле эмоциональ бәйләнеш буларак пәйда булуы ихтимал (Толкин үзенең очрагында шундый бәйләнеш аеруча Уэст Мидландс (ингл.) регионында таралган Миддл Инглиш (ингл.) өчен тууын билгеләгән иде).

Туган тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай да беренче булып өйрәнелгән тел кешенең доминант тел булмавы да ихтимал — мәсьәлән гаиләләре яңа тел мохитенә күчкән иммигрант балалар өчен, яки ана телен балачакта өйдә (җәмгыятнең күпчелеге тарафыннан кулланылган тел урынына) өйрәнеп, соңрак беренче өйрәнелгән телне (ингл.) өлешчә яки тулысынча югалткан кешеләрдә (телнең онытылуын (ингл.) карагыз).

Кай бер очракларда, кешенең берничә туган тел булуы да мөмкин — мәсъәлән баланың ата-аналары төрле телләрдә сөйләшкәндә. Бу балаларны/кешеләрне гадәттә билингв (ингл.) дип атыйлар.

Туган телен билгеләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чыгыш нигезендә: беренче буларак өйрәнелгән тел(ләр) - (кеше үзенең беренче дәвамлы сөйләм аралашуларны оештырган тел).
  • Эчке идентификация нигезендә: кеше сөйләшүче буларак үзен идентификацияләгән тел(ләр);
  • Тышкы идентификация нигезендә: кешенең бу тел(ләр)дә сөйләшүче буларак идентификцияләнгән тел(ләр), башкалар тарафыннан.
  • Лингвистик компетенция (ингл.) нигезендә: кеше иң яхшы белгән тел(ләр).
  • Функция нигезендә: кеше ягыннан иң күп кулланган тел(ләр).

Википедиянең рус телле бүлегеннән[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туган телСоциолингвистика (рус.) һәм Этнология (рус.) фәннәренең төп төшенчәсе, әлегә дисциплина-ара статусны алды[7]. Әлегә «Туган тел» терминының бердәм билгеләмәсе юк, бу термин әлегә бик төрле, кайвакыт каршылыклы мәгънәдә кулланыла [8][9][10][11][12].

Махсус өйрәнүсез бала чагында үзләштерелгән тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер концепция буенча (Д. С. Ушаков, В. И. Беликов һәм Л. П. Крысин, Д. Кристал), туган тел дип кеше балачагының беренче елларыннан башлап тел мохитендә яшәп махсус өйрәнүсез үзләштерелгән телне билгелиләр[13][14] (беренче тел). Бала төрле дәрәҗәдә берничә телне дә үзләштерә ала, ләкин шундый очраклар киң таралмаган. Махсус өйрәнү нәтиҗәсендә, яки тел мохитендә буларак өлкәнрәк яштә үзләштерелгән тел икенчел тел (рус.) дип атала[15] (шундыйларның да берничә булуы ихтимал).

Кайбер авторлар туган һәм беренче тел төшенчәләрне аералар. Бу аеруның сәбәбе, тормышта кешенең туган теле тормыш дәвамында алмашыну очраклары булуы[16]. Вахтин һәм Головко язган социолингвистика дәреслеге «ана теленең — туган теле булуы, туган теленең исә беренче тел булуын һичшиксез билгеләү урынсыз» дип махсус ассызыклап ала[17].

Функциональ тарафтан беренче тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче төшенчә буенча, туган тел – кешенең табигый рәвештә, ягъни махсус остәмә көч таләп итмичә, уйлауда һәм үз фикерләрен сөйләмдә һәм язуда белдерүдә кулланылган[7] һәм кеше тарафыннан «максималь тирән һәм тулы рәвештә үзләштерелгән, уйлау өчен иң кулай, җиңел һәм уңайлы, аралашуда иң еш кулланылган»[9] тел дип билгеләнә (төп[11], яки функциональ тарафтан беренче тел).

Кайбер авторлар, киресенчә, туган һәм функциональ тарафтан беренче тел төшенчәләре тиң булмау яклы[18]. Социолингвистика буенча фәнни эшләрдә кешенең үз компетенциясе нигезендә башка бер кеше өчен «туган тел» нинди булуын билгеләүнең кимчелекләре ассызыклана. Еш икетелле кешеләр бер (укуда кулланылган булган) телне яхшырак белсәләрдә), аффектив бәйләлеге көчлерәк булган башка телне туган тел дип йөртәләр[16].

Этник кемлек теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өченче концепция буенча, туган тел кеше үзен әгъза буларак идентификацияләгән берәр халык яки этник төркемнең теле дип бәяләнә, ягъни шул төркемдәге элекке буыннары, аларның рухи байлыклары белән бәйләүче, этник/милли кемлек нигезе булган тел[7][18][19][20][21].

Шулай ук кайбер авторлар «туган тел» терминны этник күзлегеннән билгеләүне дөрес күрми. «Социолингвистика» дәреслеге авторлары В. И. Беликов һәм Л. П. Крысин туган тел төшенчәсеннән аермалы буларак этник тел[13] төшенчәсен кертәләр. Кеше өчен туган телнең бу кешенең милләте белән бер булмау мөмкинлегедә бар (еш очраган вәзгыять, аеруча XX гасыр өчен хас булган глобаль миграция агымнары сәбәпле) — кеше нинди телнең туган тел булуын үзе генә билгели[22].

Телләрнең күптөрлелеген саклау мәсъәләсенә игътибарны җәлеп итү өчен ЮНЕСКО Халыкара туган тел көнен булдырды.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Руслан Трапезников:"Үземне чын татар дип әйтә алам. Икенче яклардан килсәм дә татар телен бик яраттым, бүген ул минем өчен беренчел тел булып тора.", "Азатлык.org", 2012 елның 5 июнь, 21.11.2012 тикшерелде
  2. Bloomfield, Leonard. Language ISBN 81-208-1196-8
  3. Ялкын.ru/Ике милләтнең уртак теле:"Инглиз телен җир йөзендәге 400 миллион кеше туган теле дип таный. Ә калган бер миллиарды икенчел тел итеп өйрәнә.", 23.05.2012, 21.11.2012 тикшерелде, archived from the original on 2015-10-15, retrieved 2021-08-12 
  4. "K*The Native Speaker: Myth and Reality By Alan Davies ISBN 1-85359-622-1 Калып:Page needed
  5. Академик.ру: "Доминант тел" билгеләмәсе.(рус.)
  6. [Ivan Illich] in Patttanayak, 1981:24 cited in "(M)other Tongue Syndrome: From Breast to Bottle"
  7. 7,0 7,1 7,2 Беларуская мова. Прафесійная лексіка: дапам. / аўт.-склад. В. В. Маршэўская, І. В. Піваварчык, А. С. Садоўская. — Гродна: ГрДУ, 2006. С. 7
  8. Дьячков М.В. Социальная роль языков в многоэтнических обществах. Пособие для университетов и педагогических институтов. — М.: ИЯНР и ИНПО, 2002. С. 15
  9. 9,0 9,1 Снитко Е.С., Маймакова А. Понятие родного языка и его интерпретация в современной лингвистике
  10. http://www.uni.ulsu.ru/aspir/doc/avtoref/2006/06/Suhodoeva.doc(үле сылтама)
  11. 11,0 11,1 http://www.philology.bsu.by/files/materialy%20yazyk%20i%20sotsium%202.pdf
  12. http://elibrary.ru/item.asp?id=11692332
  13. 13,0 13,1 Беликов В. И., Крысин Л. П. Социолингвистика, М., 2002.
  14. Толковый словарь русского языка Ушакова — Родной язык(үле сылтама), 1935—1940
  15. Crystal, David (1997). The Cambridge Encyclopedia of Language. Second edition. Cambridge, Cambridge University Press, p. 372.
  16. 16,0 16,1 Susanne Romaine. Bilingualism. Second edition. Blackwell Publishing, 1995. P. 22
  17. Н. Б. Вахтин, Е. В. Головко. Социолингвистика и социология языков. Санкт-Петербург, 2004. С. 46
  18. 18,0 18,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2012-01-18, retrieved 2012-11-17 
  19. Василь Іванишин, Ярослав Радевич-Винницький. Мова і нація. — Дрогобич: Видавнича фірма «Відродження», 1994. С. 121
  20. Мікуліч Т. М. Мова i этнічная самасвядомасць. — Мн. 1996
  21. http://elibrary.ru/item.asp?id=11839599
  22. Владимир Филатов. Прикусив родной язык.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]