Туртык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Туртык latin yazuında])
Туртык
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Воядинский сельсовет[d]
Халык саны 84 (2010)[1]
Почта индексы 452827
Карта

ТуртыкБашкортстанның Яңавыл районында урнашкан авыл. 2009 елның 1 июлендә авылда барлыгы 34 хуҗалык, 81 кеше яши, пенсионерлар 24 кеше, эшчеләр-15; яшьрәк гаиләләр-8; укучылар-6; студентлар-3; уку бетергәннәр (дипломлылар)-3; армияга китүче -1; садик яшендә - 3 бала. Магазин, пункт, клуб эшли. 1 июльдән пунктның санитаркасын бетерделәр.[2]

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң беренче Миңлебай белән Габдулла исемле кешеләр килгән (төпләре Кисәккаен якларыннан булырга тиеш). Алар бик бай булганнар. Патша Екатерина II байларны кысрыклый башлаганга, алар качып шушында урнашканнар. Шулай акрынлап, халык күчеп килә башлаган. Күпчелек кешеләр Кисәккаен, Тартар якларыннан килгәннар. Күчеп килгән һар гаилә агачларны кисеп, икешәр катлы өйләр салганнар, мал күп асраганнар, иген чәчкәннәр. Шулай авыл зурая барган: өч оч барлыкка килгән: таубаш, югары оч һәм түбән оч, 250 дән артык хуҗалыкка җиткән. Түбән очта елга буенча беренче булып Сайфаттал исемле кеше урнашкан, шуңа елганы да аның исеме белән Сайфаттал елгасы дип аталганнар (Сайфаттал Ушыя-таудан килгән). Чишмәгә “Таш чишмә” исеме биргәннәр. Ә, авылны каеннардан турыга төшкәнгә Туртык (туры сүзеннән чыккан) дип атаганнар. Байлар бик күп булган. Сайфаттал да бик бай булган, аның үзенең смала заводы булган. Ярлы халык шул байларга хезмәт итеп көн күргән. Бай кешеләрнең 2 катлы амбарлары булган, 25сарык, 3сыер, 3 ат асраганнар, җирләре күп булган. Авыл бик зур булган, авыл уртасында зур базар булган. Тирә-як авыллардан кешеләр килеп, шул базарда сәүдә иткәннәр.

Пермь ягыннан килгән Мөхәммәд Мөкыйм ишан хәзрәт 1847 елда авылда мәчет төзеткән. Бу мәчетне Чайковски ягыннан атлар белән агач ташып салганнар. Мәчет 2 катлы, манаралы булган. Бу мәчет хәзерге көндә дә исән, аны “Ишан бабай мәчете” дип йөретәләр. Мөхәммәд Мөкыйм ишан хәзрәттә бай булган, 40 булмәсе, 2 катлы өе, маллары күп булган. 1932 елда Мадарисов Рзаитдин исемле укытучы манарасын кистергән. Мөхәммәд Мөкыйм ишан хәзрәтнең зират эчендә дә аерым зираты бар. Ул кирпеч белән әйләндереп алынган, түбәләре матурлап тимер рәшәткәдән, калайдан эшләнгән. Кабер өстендә 4 кырлы язулы таш куелган.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[1]
84

Авыл белән бәйле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]