Түбән Кама сусаклагычы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түбән Кама сусаклагычы latin yazuında])
Түбән Кама сусаклагычы, Яр Чаллы.

Түбән Кама сусаклагычыКама сусаклагычлары каскадыннан иң түбәндәгесе. Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикалары һәм Пермь крае территорияләрендә Түбән Кама ГЭСы буасы корылгач барлыкка килә. 1978-81 елларда су 62 м биеклеккә кадәр күтәрелә. Мәйданы – 1084 км², су күләме 2,8 км³. Озынлыгы Кама буйлап 185 км һәм Агыйдел буйлап 157 км. Су агышы Түбән Кама ГЭСыннын өстәрәк урнашкан (Кама, Воткинск) сусаклагыч буалары белән көйләнә. Суднолар йөрешле. Су белән тәэмин итү, сугару, балык үрчетү өчен файдалана.