Түбән Мәтәскә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түбән Мәтәскә latin yazuında])
Түбән Мәтәскә
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Арча районы
Координатлар 56°8'17"тн, 49°55'12"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 453 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422022
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Нижние Метески

Түбән МәтәскәТатарстан Республикасының Арча районындагы авыл.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан артында хәзерге Арча районына керә торган ике Мәтәскә авылы яшәп килә: аның берсе – Түбән Мәтәскә. Е.И. Чернышев күрсәтүенчә, бу авыллар Казан ханлыгы чорында ук булган[1].

Мәтәскә халкы, нигездә, җир эшкәртеп көн күргән, кышкы сезонда, өстәмә табыш алу максаты белән, халык башка һөнәрләр белән шөгыльләнгән, читкә китеп бәхет эшләгән. Тарихи яктан Югары Мәтәскә алданрак нигезләнгән булса да, XIX гасырда кеше саны, икътидаси мөмкинлеге ягыннан Түбән Мәтәскә өстенлек ала. Бу – нигездә, Себер юлы тракты өстендә урнашкан Түбән Мәтәскәдә почта станциясе төзелү белән бәйле.XIX гасыр ахыры рәсми документларыннан күренгәнчә, авылның 7 крестьяны ямщик хезмәтендә торган . XX йөз башында Түбән Мәтәскә авылының почта станциясе Николай Васильевич Михайлов милкендә була, станцияне карап торучы булып Василий Добрынин хезмәт итә. Биредә почтага хезмәт күрсәтү өчен 16 пар ат тотылган[1].

Почта йорты Казанның беренче гильдияле сәүдәгәре В.А. Савин тарафыннан төзелә. 1825 елгы тасвирламада бу йорт түбәндәгечә сурәтләнгән: «Озынлыгы тугыз сажин һәм бер аршин, киңлеге җиде сажин һәм бер аршин булган кирпич фундаментлы бер бина. Түбәсе кызылга буялган калайдан». Бина алты бүлмәдән торган, мич белән җылытылган. Йортка керә торган ишек башына зур «А» хәрефе һәм дә ике башлы бөркет сурәте куелган була. Утарда ямщиклар өе, кирәк-яраклар саклау бинасы һәм ат абзары урнашкан. XX йөз башында Казан губернасында 8 почта станциясе булса, шуларның икесе Казан өязе Түбән Мәтәскә һәм Карадуган авылында урнаша. Авыл аша почта юлы үтү бер яктан отышлы булса, крестьяннар өчен акча эшләү мөмкинлеген арттырса, икенче яктан, авыл тормышына тынычсызлыклар да алып килә. 1891 елның 13 декабрендә Карадуган арасы белән Мәтәскә арасын үткәндә берничә кеше, талау максаты белән, почтальоннарның юлына чыга. Талаучыларны куркыту өчен, почтальоннар һавага атарга да мәҗбүр булалар. Талаучылар урманга кереп качалар. Бу хәлдән соң почтальоннарны саклау һәм трактның куркынычсызлыгын тәэмин итүне көчәйтергә дигән боерык алына[1].

Казан артындагы күп кенә авылларга хас булганча, Мәтәскә авылы кешеләре Казан шәһәренең завод-фабрикаларына китеп тә эшләгәннәр, байларда хезмәтчеләр дә булып торганнар. Вакытлыча кышкы сезонда гына эшләргә килгән татар крестьяннары Казан шәһәрендә яшәп тә калган.

XIX йөз ахыры мәгълүматлары буенча, ике Мәтәскә авылында да йортларның өчтән бер өлешенең түбәсе салам белән ябылган. Шуның өстенә әле 1879 елда Түбән Мәтәскә авылында зур янгын чыгып, 60 йорт янып бетә . Түбән Мәтәскә авылында көндәлек кирәк-ярак сату өчен кибет (лавка) тотучылар да була. 2 кибет хуҗасы Мәгърифә Халитова һәм Ногман Шакиров үз авылы кешеләре булса, Нәбиулла Хәйбуллин – чыгышы белән Наласадан . Түбән Мәтәскә кешесе Гайнетдин Шәмсетдинов Казиле авылында Арча мещаны Дмитрий Федорович Кустовтан су белән эшләүче тегермән арендалап торган[1].

Ике Мәтәскә авылы Казан артының «Күкчә җыены»на караган, аны икенче төрле «Кыр җыены» дип тә атап йөрткәннәр[1].

Мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылның яңа җамигъ мәчете 1856 елда төзелә. Озынлыгы 5 сажин булган мәчетнең намаз укый торган өлеше 3 сажин, ә калганы – керү, кием һәм аяк киемнәрен калдыра торган урын. XX йөз башында 78 хуҗалыгы булган авылда мәчеткә йөрүче кеше саны 150 гә җиткән, 1906 елның 23 февралендә мәхәллә халкының мәчетне зурайту һәм ремонтлауга рөхсәт сорап язган үтенеченә уңай җавап алынган. Элеккеге мәчет бинасы 9 ­сажинга кадәр озынайтылган, һәр якка өчәр тәрәзә өстәлгән һәм михрабка да тәрәзә куелган. Мәчет түбәсе калай белән капланган. Шулай ук мәхәллә халкы исәбенә мәчет бинасы тулаем төзекләндерелгән[1].

Түбән Мәтәскә авылы мәчетендә 1841 елдан башлап Мөхәммәдхәләф Сөләйманов (билгеләнү турында указы 1841 елның 17 июненнән), аннан аның улы – Мөхәммәдшакир Мөхәммәдхәләфев (1873 елның 30 ноябреннән) хезмәт иткән. 1895 елдан бу вазифаны Сәлахетдин Гыймадетдинов (1895 елның 18 июненнән), Мөхәммәдфатыйх Мөхәммәдшакировлар ала (1905 елның 5 мартыннан). Мөхәммәдшакир Мөхәммәдхәләфев бер үк вакытта Күтернәс авылы мулласы вазифасын да үти. Соңрак Күтернәс авылы халкына Күпербаш авылы мулласы хезмәт күрсәтә башлый.[1].

Мәдрәсә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан арты авыллары үзләренең мәдрәсәләре белән данлыклы була. Уку-укытуның куелышы, шәкертләр әзерләү ягыннан Курса, Кышкар мәдрәсәләреннән калышмаган, татар җәмгыятендә абруйлы мәдрәсә Түбән Мәтәскә авылында да эшләп килгән. XIX гасырның 80 нче елларында Мөхәммәдшакир Мөхәммәдхәләфев 15 ир баланы укыта, шул вакытта 17 кыз да дин дәресләре ала. Сәлахетдин Хисаметдинов укыткан 90 нчы елларда шәкертләр саны 34 кә җитә. Әлеге мулладан соң билгеләнгән Мөхәммәдфатыйх Мөхәммәдшакиров мәдрәсәнең авторитетын бик тиз кайтара, ул эшләгән 3 ел эчендә шәкертләр саны 20 дән 42 гә җитә, ә гадәттә еллар дәвамында укучы кызларның саны тотрыклы рәвештә 17–18 кеше булса, ул эшләгәндә кызларның саны да 36 га җитә.[1].

Зират[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәтәскә авылы зиратында XVI йөз урталарында ук куелган кабер ташлары безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Каберташ язмалары белгече А. Гайнетдинов Түбән Мәтәскә авылында тарихи яктан игътибарга лаеклы 9 кабер ташын күрсәтә. Шулар арасында иң борынгы кабер ташлары 1541–1542 елларга карый, алар – Аман хуҗа Кунак Хуҗабай улына һәм Җаян хуҗа Кунак Хуҗабай улына куелган ташлар. Түбән Мәтәскә имамнарына куелган барлык кабер ташлары да сакланып калмаган, әмма XX йөз башында бу авылда имамлык иткән дамелла Мөхәммәдфатыйх мулла Мөхәммәдшакир улы Яхинга (имамлыкка Указы 1905 елның 5 мартыннан) 1934 елны вафатыннан соң куелган таш Түбән Мәтәскә авылының тарихи ташлары рәтендә тора. Югары Мәтәскәдә тарихи ташлардан бары тик берсе генә ачыкланып, аның 1915 елга караганлыгы билгеле.[1].

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[3]

Авыл белән бәйле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.