Түбән Табын

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түбән Табын latin yazuında])
Түбән Табын
Карта
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Мөслим районы
Координатлар 55°22'9.170"тн, 53°2'2.987"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423977
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Нижний Табын

Түбән ТабынТатарстан Республикасының Мөслим районындагы авыл.

Почта индексы — 423977.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбән Табын авылы район үзәгеннән төньяк-көнбатышка таба 16 километр ераклыкта, Ык елгасының сул як ярында урнашкан.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.4 °C -11.2 °C -6 °C 4.2 °C 13.3 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4.1 °C -5.2 °C -10.7 °C 3.8 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.8 °C.[2]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл борынгы: биредә инде VII гасырда көнбатыш-себер җирлеге кешеләре урнашкан, соңрак Казан татарлары вак төркемнәр булып күчә башлаган. XIX гасырда авылда дәүләт крестьяннары яшәгән. Аларны башкорт, татар һәм типтәрләргә бүлгәннәр. Авылның исеме шушы беренче мәхәлләдәге борынгы җәмгыять исеменнән алынган: Кара Табын – Табын. Бу күчеп килүчеләр элек Башкорт Республикасы территориясендә, көнчыгышта, Урал елгасы яр буенда яшәгәннәр.

Өлкән авыл кешеләренең истәлекләренә караганда, XVIII гасыр уртасында җирле крестьяннар Пугачев восстаниесендә катнашкан, күпләгән кешеләр корбан булган. Әмма күмелгән урыннар сакланмаган. Баш күтәрүчеләр төркеме күрше Тугаш авылында оешкан, ул авыл Табынның җирле үзидарә территориясенә керә, аңа якын-тирә авыллар крестьяннары да кергән. Авылларның күп кенә кешеләре качып ятарга мәҗбүр булган һәм фетнәчеләр киткәч кенә кире кайтканнар. Түбән Табын авылында 1870 елда 64 хуҗалыкта 360 кеше яшәгән. Халык, нигездә, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән.

1929 елда авыл халкы күмәк хуҗалык оештыра. Ул вакытта авылда 145 хуҗалык була, шуларның 74е яңа оешкан күмәк хуҗалыкка керә. Колхоз рәисе итеп Газизов Вәгыйзь, ә авыл советы рәисе булып Гыйлаҗев Котдус билгеләнә. Колхоз «Ык буе»дип атала. 1930 елда авылга беренче трактор кайтаралар. Беренче тракторчылар булып хатын – кызлар- Сафина Нурзан һәм Шәрифуллина Гайшә булдылар.

Бөек Ватан сугышында 146 авыл кешесе фронтка китә, 87се әйләнеп кайтмый. Бүген бары тик бер сугыш ветераны гына исән. 50 нче еллар ахырында, 60 нчы еллар башында кече колхозларны эреләндерә башлыйлар. 1960-80 елларда авылда зур төзелешләр чоры була. Ул вакытта колхоз рәисе Шәйхрамов Хәкимулла Хәким улы була. Терлекчелек комплекслары, мәдәният йортлары, тегермән, ындыр табагы, янгын сүндерү комплекслары, колхоз идарәсе бинасы, кибетләр, мәктәпләр һәм коттеджлар төзелә.

90 нчы еллар башында авылга юл уңаеннан газ үткәрәләр, бу бик күп мәшәкатьләрдән азат иттерә. Ул вакытта Кадыйров Рәфис Мидхәтович колхоз белән җитәкчелек итә. Авылда мәчет һәм аның каршында Ислам дине дәресләре нигезләре буенча укытыла торган мәктәп булган. Аннан соң Октябрь революциясенә кадәр тагын бер ике катлы мәчет төзелгән. Ә авылда эшләп килүче мәктәпләр 1924 елдан башлап башлангыч мәктәп буларак эшли башлаган. 1961 елга кадәр үз эшчәнлеген дәвам итә. 1961 елда мәктәпне 8 еллык, ә 1972 елдан урта мәктәп итеп үзгәртәләр. 1981 елда кирпечтән яңа ике катлы мәктәп төзелә. Бүген авыл хуҗалыгы җирләре «Туган як » ААҖ карамагында, алар «Чаллы икмәге» ЯАҖ химаясендә. Җитәкчесе – генераль директоры Юнысов Рафаэль Сөләйман улы.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.