Түнтәр районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түнтәр районы latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

СССР да Колхозлар төзегәндә идарә итү җиңелрәк булсын өчен кантоннарны бүлгәләп районнар төзиләр. Түнтәр районы 1930 елның 10 августында төзелгән. 1932 елның 2 март указы белән Түнтәр районы Балтач районы дип үзгәртелгән

Район үзәге итеп Түнтәр авылын сайлап алуның нигезе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Революциягә кадәр хәзерге Балтач районына кергән авылларның бер өлеше Казан губернасына, Шушма елгасыннан башлап, төньяктарак булган авыллар Вятка губернасына (Малмыж өязенә) кергән.

Революциягә кадәр Түнтәр авылы Татарстанның төньягында урнашкан муллалар хәзерли торган мәдрәсәсе (училищесы) белән дан тоткан авыл. Ул Балтач төбәгенең географик үзәге һәм бер үк вакытта мәгърифәт үзәге дә булган.

Арча кантоны чорында1924 елда ике урында: Арчада (хәзерге 1 санлы мәктәп) һәм Түнтәрдә Икенче баскыч (тугызьеллык) мәктәп ачыла. Аны тәмамлаучылар Казан университетының рабфагына кабул ителәләр. Түнтәрдә укырга бөтен Балтач төбәгеннән һәм Арча төбәгенең төньяк авылларыннан укучылар туплана. Менә шушы сәбәпләр Әлеге районның үзәге итеп сайларга килешенгән.

Түнтәрдә (район үзәге бклган чорда (1931 ел) Октябрь (1 май) демонстрациясе

Район үзәгенең Түнтәр авылында урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Колхозлар төзегәндә идарә итү җиңелрәк булсын өчен кантоннарны бүлгәләп районнар төзиләр. Түнтәр районы 1930 елның август аенда төзелә. Әлеге районга Балтач, Яңгул, Арбор волостларына караган авыллар керә. Волосьлар бетерелә. Район оешмалары Түнтәрдә барысы да байларның, муллаларның татып алынган биналарында урнаша. Аптека белән базарга гына урын табылмый.

26 августта ВКП(б)ның беренче район конференциясе үткәрелә. Анда 46 делегат катнашты. Конференция 17 кешедән район комитетын сайлый. Партия райкомының иң беренче составы: Гариф Усманов, Гыйниятулла Хәмидуллин, Әхияр Фәрдиев, Мәгъсүм Әхмәтҗанов, Заһидуллина, Анастасия Головьева (Чепья), Закир Галиев (Түнтәр) һ.б була, Сентябрь аенда Түнтәр авылында Советларның беренче район съезды була. Ул оештыру мәсьәләләрен карый. Съездны үткәрергә аңа кадәр кантон башкарма комитеты председателе булып эшләгән Габдулла Хәкимов килә. Соңрак ул Татарстан Үзәк башкарма комитеты секретаре, Татарстан халык комиссарлары Советы председателе урынбасары булып эшли...

Түнтәр авылының төп юллары. Район үзәге булган чорда (1931 ел) кызыл сызк белән, хәзерге замандагылары яшел сызык белән күрсәтелгән

Түнтәр авылы ни өчен район үзәге булып калмаган?[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җитәкчеләргә авылның урнашуы ошамый. Урамнар тар, бормалы. Зур елгасы юк, инеш кенә. Иң авыры юллар. Ул чорда Балтач-Чепья юлы булмый. Арча-Карадуган-Көшкәтбаш-Түнтәр-Арбор-Шода төп трасса санала. Бу трассада Көшкәтбаштан Түнтәргә күтәрелә торган биек тау зур комачау булып тора. Тауның бик текә булуы киләчәктә машиналар йөрешенә зур кыенлык тудырачагы фаразлана. 1931 елда ук район үзәген Балтачка күчерү турында югарыдан рөхсәт алына. 1931 елда Түнтәрдәге оешмалар урнашкан агач биналарның барысын да Балтачка ташып бетерәләр. Түнтәрдә бары тик Ишми ишан хуҗалыгында урнашкан май заводы гына кала. 1938 елда Чепья районы төзелгәч, ул Чепья районыныкы санала. 1932 елда Балтач-Чепья маршрутында проектланып, аңа таш юл салына башлый.

Районда төзелгән оешма җитәкчеләренең төп бурычы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район төзелгәч, район оешмаларының җитәкчеләре барысы да авылларга колхоз оештыручы җаваплы кеше - уполномоченныйлар буларак, авылларга беркетелә.  Айлар буе алар шул авылларда яшиләр. Гаиләләре, җитәкче буларак оешмалары янына кайткалап кына китәләр. Балтач төбәгендә беренче булып Түнтәрдә 1926 елда ук “Кызыл сабанчы” исемле машинный ширкәт төзелә. Ширкәткә дәүләт уру-сугу машиналарын ссуда белән арзан бәягә кайтара. Бу ширкәт эшчәнлеге колхозларны  пропагандалый.

1929 елда Түнтәрдә беренчеләрдә булып “Үрнәк” колхозы оештырыла. Бу эшкә Казаннан Таткомуниверситеты студенты Исхаков Фатыйх җибәрелә. Фатыйх Муса Җәлилнең якташы һәм якын дусты була. Түнтәр мәктәбендә укыта һәм республика җитәкчеләре бклән элемтәгә кереп 1930 елның җәендә “Үрнәк” колхозына районның беренче тракторы “Фордзонны” кайтаруга ирешә. Вакыйганың шактый кызыклы тарихы бар. Ф.Исхаков Түнтәрдән киткәч, Казанда җитәкче постларда эшли, Бөек Ватан сугышында катнаша. Ахыргы тормышын Лаеш районы Атабай авылында яши.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Р. Зарипов, Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008
  • Р. Зарпов, Әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]