Тәмәке

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Тәмәке
Tabak 9290019.JPG
Чәчәк атучы Виргиния тәмәкесе
Фәнни классификация
Өспатшалык: Эукариотлар
Патшалык: Үсемлекләр
Бүлекчә: Ябыкорлыклылар
Сыйныф: Икеөлешлеләр
Тәртип: Пасленчәчәклеләр
Гаиләлек: Пасленчалар
Асгаиләлек: Nicotianoideae
Триба: Nicotianeae
Ыруг: Тәмәке
Латин атамасы
Nicotiana
L.
Секция һәм төрләре

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр
Викиҗыентыкта

ITIS 30562
NCBI 4085

Тәмәке (лат. Nicotiána) – пасленчалар (эт җиләге) семьялыгыннан берьеллык озын сабаклы, үлән үсемлекләр ыругы, аның яфракларында никотин бар. Хуҗалыкта зур әһәмияткә ия. Ул нигездә Төньяк Америкада таралган 70 ләп төрне үз эченә ала. Алар — берьеллык, сирәк кенә күпьеллык үләнчел үсемлекләр һәм куаклар. Яфраклары тоташ, тигез читле. Таҗы алсу, кызыл яки яшькелт сары төстә, бүрәнкәсыман, кабарган ак көпшәле. Тартмачык 2 оялы, 2 капкач ярдәмендә ачыла. Бу үсемлек авыр, начар исле. Культурада чын тәмәке (N.tabacum) һәм махорка (N.rustica) төрләре киң таралган. Аларда агулы никотин алкалоиды бар. Кешеләр киптерелеп, бик ваклап туралган, төелгән яфракларын һәм сабакларын тарталар, суыралар, исниләр яки чәйниләр. Алардан шулай ук никотин кислотасы (PP витамины), лимон кислотасы алалар. Европага тәмәкене XV гасыр ахырында — XVI гасыр башында алып кайталар һәм башта аны декоратив һәм дару үләне буларак үстерәләр.[1]

Христофор Колумб экспедициясендә катнашучылар индеецларның яфракларны бөтереп трубкага беркетеп куюларын, очында ут күренгән трубканы суырып, авызларыннан төтен чыгаруларын күргәннәр. Бу трубканы индеецлар “сигаро” дип атаганнар. Тәмәкене Европага 1493 нче елда Колумбның икенче экспедициясе вакытында испан монархы Роман Панно алып кайта. Европада яшәүчеләр “табак” (ул үсә торган Тобаго утравы атамасыннан) дип исемләгәннәр.

1560 елда тәмәке Франциягә эләгә. Португалиядәге Франция илчесе Жан Нико аны баш авыртуы (мигрень) белән интегүче Екатерина Медичига бирә. Нико тәкъдиме белән королева тәмәкене ваклый һәм исни. Чынлап та, берникадәр вакытка бу аңа җиңеллек китерә, һәм Жанно Нико хөрмәтенә бу дәва чарасын Екатерина Медичи никотин дип атый. Шулай итеп, тәмәкене һәртөрле авырулардан дәвалану чарасы итеп куллана башлыйлар. Аңардан төнәтмә, сыгынты (экстракт), дару ясаганнар. Ләкин бу озак дәвам итми. Тәмәкене дөрес кулланмау сәбәпле, агуланганнар. Бу дәүләт башлыкларын тартучылар белән каты көрәш алып барырга мәҗбүр иткән. Әйтик, Михаил Федорович патшалык иткән чорда тартучыларны бик каты җәзалаганнар. Аларны таяк, камчы белән кыйнаганнар, ә тәмәке сатучыларның борыннарын кисәләр һәм ерак шәһәрләргә сөргенгә җибәрәләр.

1697 елда Петр I Русиядә рәсми рәвештә тәмәке сатуны һәм тартуны рөхсәт иткән, тәмәке сату үзе генә казнага бик зур табыш китергән. 19 нчы гасыр уртасында папирос, 20 нче гасырның икенче яртысыннан сигаретлар ясый башлаганнар.

Виргиния штатында тәмәке плантациясе

Тәмәке үстерү[үзгәртү]

Тәмәкенең иң популяр төрләре: киңяфраклы яки Мэриленд тәмәкесе, кызыл чәчәкле (Nicotiana macrofilla); ал чәчәкле виргиния тәмәкесе (Nicotiana tabacum); гади махра (Nicotiana rustica), сары чәчәкле.

Тәмәкенең яфраклары тарту өчен, иснәү һәм чәйнәү өчен кулланыла. Тарту өчен сигара һәм папирос сортларын кулланалар.

Тарта торган тәмәкенең янучанлыгы мөһим. Яхшы янсын өчен тәмәке иккәндә хлорлы тоз кергән ашламалар кулланмыйлар. Хлорны киметер өчен тәмәке яфракларын селитра яки поташка чылаталар. Хушландыру өчен тәмәкегә сумалалар, ниль, бетнек, чәй яфрагы белән кушып кайнаталар.

Русия шартларында тәмәкене 55 параллельдән төньягракта үстермиләр. Тәмәке өчен иң яхшы ашлама – сыер тизәге, шулай ук көнбагыш көле, кош тизәге уңайлы.

Тәмәкенең вегетатив чоры шактый озын. Шуңа да аны башта аерым җирдә (теплицада яки кояшлы урында) үстерәләр.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]