Тәңре
Bu mäqäläneñ Latin älifbasındağı igezäge bar.
Тәңре – Төрки-монгол чыгышындагы Ауразия халыкларының политеистик пантеонында иң бөек Күк алласы[1]. Аның башка исеме – "Мәңгелек күк".
Беренче тапкыр кытай елъязмаларында, һуннарны тасвирлаганда “dhiu liei” (Chinese: 撑犁) буларак языла:
"匈奴谓天为撑犁” : Һуннар Тяньне (天 – кытайча күкнең, яки күкләрнең исеме) Тәңре дип әйтәләр.
Урта гасырларда терки телле халыклар илләрендә, шулай ук борынгы төрекләрдә дә (төркетләрдә дә), ханнар үзләренең хакимиятләрен Тәңре ризалыгына нигезләнеп корганнар. Бу хакимнәр, аларга аерым бәрәкәт – кот биргән, Тәңре бүләге ияләре кебек кабул ителгәннәр, алар тәхетле исменәр йөреткәннәр (мәсәлән, Тәңрекот, Котлуг, Коталмыш).
Төрки халыкларның ата-бабалары анимистлар булалар, шаман ышануларына карап алар күк алларын һәм табигать көчләрен хөрмәтләгәннәр. Мәхмүт Кашкарый фикеренчә, Тәңре үсемлекләрне барлыкка китерүче һәм яшен атучы буларак билгеле булган. Төрки халыклар, "күкнеке, илаһи" кебек сүзләрне аңлаткан "Тәңре" сыйфатын, аерым мөһим әйберләрне күрсәтү өчен кулланганнар (мәсәлән, Хан-Тәңре тау очы Көнбатыш Саянда). Хәзерге Төркиядә, шулай ук татарларда да "Tanrı" сүзе "алла" сүзенә альтернатива буларак кулланыла.
Могол тәңречелегендә төп илаһи асыл булып Күк-Ата (Тәңре/Тенгер Etseg) һәм Җир-Ана (эдже/Gazar Eej) тора. Чынгызхан үзенең хакимияте чыганагын Тәңре әмере дип аңлаткан, һәм ул үзенең карарларын "Мәңгелек Зәңгәр Күк ризалыгы белән" дип башлаган. Күк алласына вакытка буйсынмаучы һәм мәңгелек зәңгәр Күккә кебек табынганнар.
Атама килеп чыгышын шумер күк алласы Дингр белән бәйлиләр.[2]
[үзгәртү] Кушымталар (русча)
- ↑ Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона Санкт-Петербургъ, 1890–1907 [1]
- ↑ Мифы народов мира: энциклопедия. Т.2. М., 1988