Төзәтүче шарошка

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төзәтүче шарошка latin yazuında])

Төзәтүче шарошка (рус. Шарошка-звездочка шарошка-звездочка для правки абразивных кругов, ингл. grinding wheel dresser) - шомартучы тәгәрмәчләрнең һәм башка абразив материалларның өслеген чистарту һәм геометриясен төзәтү өчен махсус эш коралы. Шарошкалар шомартучы тәгәрмәчләрнең тәүге рәвешен кайтарыр өчен кулланыла. Төзәтү шулай ук тәгәрмәчне баланслау ысулларының берсе булып тора. Кайбер урыннарда шарошка сүзен шарожка дип язалар.

Кулланылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төзәтүче шарошкалар металл эшкәртү барышында кулланыла. Шарошкаларның кулланылу аланы бик киң: физик-химик лабораторияләр, механик эшкәртү цехлары, корал һәм станок ясау, тимерче һәм кою, зур машина ясау заводлары, атом сәнәгате һ.б.

Шарошканың төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шомартучы тәгәрмәчләрне төзәтүче шарошкалар эсселек белән эшкәртелгән махсус тимердән ясалган шарошка-йолдызчыклардан һәм тоткычтан тора. Йолдызчыклар тоткычның хәрәкәт итми торган күчәрендә урнаштырыла һәм хәрәкткә әйләнә торган тәгәрмәчкә тигәндә килә. Шарошка тәгәрмәчнең тәүге рәвешенә кайтара алырлык тик бер генә корал булып санала. Тәгәрмәчне чистартып, аның геометриясен төзәтү - шарошканың алмаз кораллардан төп аермасы. Шарошка йолдызчыгының карбонланган яисә азотланган булуы зарур. Гомумән, шарошканың катылыгы 54-58 HRC шартлы берәмлегеннән ким булмаска тиеш.

Шарошка төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шомартучы шарошкалар күп төрле була. Әмма иң киң җәелгән төрләре түбәндәгечә (D-тышкы диаметр, d-эчке диаметр):

  • Төзәтүче шарошка D35*d8
  • Төзәтүче шарошка D40*d10
  • Төзәтүче шарошка D38*d13
  • Төзәтүче шарошка D50*d14
  • Төзәтүче шарошка D70*d20
Төзәтүче шарошка-
йолдызчык D35*d8
Төзәтүче шарошка-
йолдызчык D38*d13
Төзәтүче шарошка-
йолдызчык D40*d10
Файл:Төзәтүче шарошка-йолдызчык D35*d8.jpg Файл:Төзәтүче шарошка-йолдызчык D38*d13.jpg Файл:Төзәтүче шарошка-йолдызчык D40*d10.jpg
Төзәтүче шарошка-
йолдызчык D50*d14
Төзәтүче шарошка-
йолдызчык D70*d20
Төзәтүче шарошка
җыелган хәлдә
Файл:Төзәтүче шарошка-йолдызчык D50*d14.jpg Файл:Төзәтүче шарошка-йолдызчык D70*d20.jpg Файл:Төзәтүче шарошка җыелган хәлдә.jpg

Шарошкалар шулай ук кискен һәм тупас тешле була ала. Тоткычлары исә "җиңелчә" һәм "сәнәгый" була.

Кискен тешле Тупас тешле
Файл:Кискен.jpg Файл:Төзәтүче шарошка-йолдызчык D50*d14.jpg
Җиңелчә Сәнәгый
Файл:Cinelca.jpg Файл:Төзәтүче шарошка җыелган хәлдә.jpg

Йолдызчыкларны сәнәгатнең төрле тармакларында куллану өчен соңгы вакытта башка төрләр дә чыгарыла башлады:

  1. Көпшәләрне чистарту өчен шарошкалар
  2. Сварка җөйләрен чистарту өчен шарошкалар
  3. Көймә төпләрен чистарту өчен шарошкалар

Шарошка белән эшләгәндә иминлек кагыйдәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шарошка белән эшләгәндә саклау күзлекләрен киегез. Шулай ук, тузанның сулыш гозывларына керүен киртәләү өчен саклау маскасын кию тәкъдим ителә.
  2. Тәгәрмәчне үзәгеннән югарырак өлешеннән төзәтегез, югыйсә, шарошкалар тәгәрмәчкә "кадалачаклар".
  3. Тоткsчны мөмкин кадәр очыннан тоту сезгә зуррак күтәргәч тәэмин итәчәк. Коралның сабын бераз өскә күтәрергә кирәк. Салмак хәрәкәтләр белән коралны артка-алга йөретегез. Эшегезне корал эшләсен.
  4. Тәгәрмәчне мөмкин кадәр еш төзәтегез, тәгәрмәчнең тәмамән шома хәлгә килүен көтмәгез. Шомартучы тәгәрмәчнең нәтиҗәлелеге төшүе сизелә башлангач ук, аны шарошкалар белән чистартыгыз. Бу гамәл сезнең бары тик бер дәкыйкагызны алачак, әмма эш нәтиҗәлелегегез һәм тәгәрмәчнең эшләү дәвере артачак.
  5. Коралга ясаган басымыгызны үзгәрмәс хәлдә тотарга тырышыгыз.
  6. Төзәтү вакытында чыгучы очкыннар - коралга ясалган басымны үстерү кирәклегенең ишарәсе.
  7. Тәгәрмәчнең зурлыгына туры килүче шарошкалар кулланыгыз.

Шарошканы сайлау буенча тәкъдимнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шомартучы тәгәрмәчнең диаметры 200мм'дан зур түгел, орлыклылыгы 10. Тәкъдим ителгән йолдызчыклар зурлыгы: 35*10, 40*8.
  2. Шомартучы тәгәрмәчнең диаметры 500мм'дан зур түгел, орлыклылыгы 40. Тәкъдим ителгән йолдызчыклар зурлыгы: 38*13, 50*14.
  3. Шомартучы тәгәрмәчнең диаметры 800мм'дан зур түгел, орлыклылыгы 80. Тәкъдим ителгән йолдызчыклар зурлыгы: 70*20. Шулай ук ныгытылган ике күчәрле шарошка тоткачлары.

Шарошка сүзенең башка мәгънәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Борау, борфреза - тишү өчен, яисә ташның, металлның һәм агачның өслекләрен арчу өчен эш коралы.
  2. Кәгазь ясау сәнәгатендәге аппарат төре.
  3. Бораулау өтергесе - нефт чыгару тармагында коеларны бораулау өчен кулланылган коралның исеме.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шарошкаларның төрләре(үле сылтама)

Шарошкаларның төзелеше 2010 елның 1 декабрь көнендә архивланган.