Төньяк тимер юлы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Төньяк тимер юлы
рус. Северная железная дорога
Эшләү еллары:

1953 — …

Ил:

ССРБРусия

Идарә шәһәре:

Ярославль

Статус:

эшли

Буйсынуы:

ААҖ «Русия тимер юллары»

Телеграф коды:

СЕВ

Бүләкләр:

Order of Red Banner of Labor thumb.png

Озынлык:

5956 км[1]

Төньяк тимер юлы (ААҖ «Русия тимер юллары» филиалы) — Русиянең Аурупа өлешенең төньякта һәм төньяк-көнчыгышында урнашкан тимер юлы. Архангельск, Иваново, Кострома, Вологда, Ярославль, Владимир өлкәсе һәм Коми Республикасы территориясе аша бара. Идарә шәһәре — Ярославль.

Юл озынлыгы — 5 956 км; Мәскәү, Октябрь һәм Горький тимер юллары белән чиктәш.

ССРБ Министрлар Советы карары буенча 1953 елның 15 мартында Төньяк һәм Ярославль тимер юллары берләштерү нәтиҗәсендә оештырыла.

Юл тарихы[үзгәртү]

ТТЮ схемасы

Хәзерге Төньяк тимер юлының беренче (Новки — Иваново) участогы 1865 елда төзелгән. Александров — Ярославль — Вологда сызыгы 18701872 елларда файдалануга тапшырыла, шул ук елларда Рыбинск — Сонково һәм ИвановоКиңәшмә сызыклары төзеләләр.

ВологдаАрхангельск сызыгы 1898 елда төзелгән. 1905 елда Обухово — ЧереповецВологда, ә 1906 елдаВологдаВятка юлы файдалануга тапшырыла.

1907 елның 1 гыйнварында Мәскәү-Ярославль тимер юлына Төньяк тимер юллары (рус. Северные железные дороги) исеме кушыла.

19291932 елларда МәскәүЗагорск электрлаштырылган участогы файдалануга тапшырыла. 1936 елда, Элемтә юллары халык комиссариаты боерыгы буенча Төньяк тимер юллары Төньяк (идарә шәһәре — Вологда) һәм Ярославль тимер юлларына бүленә. 19371942 елларда Коношадан Воркутага кадәр Печора тимер юлы төзелә.

1953 елда Төньяк һәм Ярославль тимер юллары берләштерәләр, идарә шәһәре Ярославль була. 1959 елда Төньяк тимер юлына Печора тимер юлы кушыла.

Юлның төзелеше[үзгәртү]

Yar railway.jpg

2010 елның сентябрьга кадәр юл составына 5 бүлекчәсе кергән.

  • Архангельск бүлекчәсе
  • Вологда бүлекчәсе
  • Сольвычегодск бүлекчәсе
  • Сосногорск бүлекчәсе
    • Сосногорск бүлекчәсенең Воркута филиалы (элекке заманда — Воркута бүлекчәсе)
  • Ярославль бүлекчәсе

2010 елда юл бүлекчәсез идәрә төзелешенә күчә, дүрт регион оештырыла:

  • Архангельск регионы
  • Вологда регионы
  • Сольвычегодск регионы
  • Сосногорск регионы
  • Ярославль регионы

Локомотив хуҗалыгы[үзгәртү]

Юл составына Данилов, Вологда, Коноша, Буй, Исакогорка, Няндома, Ярославль, Череповец, Шарья, Иваново, Печора локомотив деполары керәләр.

Узел станцияләре[үзгәртү]

Төп күрсәткечләре[үзгәртү]

Күрсәткеч 2006
Файдалану озынлыгы, км 5951,7
Хезмәткәрләр саны 64 757
Йөк ташылган, мең т. 225 451
Пассажирлар ташылган: ерак бара торган элемтә буенча, мең кеше 15 310
шәһәр яны элемтә буенча, мең кеше 25 414

Бүләкләр[үзгәртү]

  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1968 ел).

Искәрмәләр[үзгәртү]