Убыр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Убыр - кешенең үзе белән бергә яки ияләшкән кешесенең үзендә була торган татар халык мифик җан иясе.

Убыр ияләшкән карчык.

Миф буенча, убыр ешрак хатын-кызга ияләшә. Убыр ияләшкән кеше- «убырлы кеше». Убырлы кеше баш түбәсеннән билгеле була. Убырлы кешенең баш түбәсендә кечкенә генә чокыр сыман урын була, шуңа күрә андый кешегә түбәсе тишек, бу убырлы икән, диләр.

Убырлы кеше йокыга киткәч кенә убыр аннан аерылып китә дә, уттан ясалган йомгак күк булып морҗадан очып чыгып, теләсә дуңгыз, теләсә кара мәче, теләсә кара эт булып аулакта йөри-йөри дә иясенә тагы әйләнеп кайта.

Мифка ышансаң, убыр ир кешеләрнең исәнлек-саулыгы өчен куркынычлы түгел: ул үзе ирләрдән курка, ирләр күзенә күренүдән бик саклана. Убыр кешеләргә бик күп явызлыклар кыла. Бигрәк тә хатын-кызга явызлык тидерергә бик ярата. Шуның өчен дә убырны тотарга, аны үтерергә бик тырышалар. Убырны тоту да, үтерү дә бик җиңел булмый. Убырны тота башласаң, ул шунда ук вак кына чаткыларга бүлгәләнә дә очып күздән югалып китә ала.

Миф буенча, юлын белсәң убырны тотарга мөмкин. Аның име: күлмәгеңне сүтеп ятарга кирәк икән. Шуннан соң убыр аяк очыңа килә дә ялына башлый икән. Сиңа, үзеңә, балачагаңа, ыру-тамырыңа, иптәшләреңә, үз күр¬гәннәреңә, боларның терлекләренә кимчелек китермәскә сүз бирә икән. Мондый чагында убырны кыйнасаң, бу убырның иясе йокысыннан уянгач сызлана, имрәнә башлый, ди. Убырны кыйнаулар, сугулар барысы да шул убыр иясенә кайтып тия икән.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

Татар халык легендалары һәм мифлары.